МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 138 учащихся/138 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 331 332 333 334 335 336 ( 337 ) 338 339 340 >>
-
“Чиста йорт”
27.04.2012
27 нче апрель көнне һәр класс үзенә беркетелгән әби – бабайларга, чишмәләргә бардылар. Йорт тирәләрен, чишмә буйларын чуп – чардан чистартып, җыештырып кайттылар. Башлангыч сыйныф укучылары авылыбызның Сабантуй бәйрәме була торган урынын чистарттылар.
-
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан халыклары Ассамблеясы Советы Рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшинның Туган тел көне белән котлавы 26.04.2012

26 апрельдә, бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көнендә, республикабызда Туган тел көне билгеләп үтелә. Башка бәйрәмнәр һәм истәлекле көннәр белән беррәттән бу көн һәркайсыбызның күңелендә аерым урын биләп тора. Асылда ул күпмилләтле Татарстан җәмәгатьчелегенең туган телгә – беркайчан да тутыкмас рухи ядкаребезгә, мәңгелек мәдәни мирасыбызга булган ихтирамның бер чагылышы.
-
“Алтын каләм”
26.04.2012
Район күләмендә үткәрелгән “Алтын каләм” конкурсында катнашып, 5 сыйныф укучысы Латыйпова Алсуның иҗаты II урынга лаек булды. Мәдәният йортында үткәрелгән Тукай көнендә Алсуга мактау грамотасы һәм истәлекле бүләк тапшырдылар. Афәрин ,Алсу! Киләчәктә дә зур уңышлар сиңа!
-
Онытылмас Тукай! 26.04.2012

26 апрель көнне, 5 – 11 класс укучылары Габдулла Тукайның тууына 126 ел тулу уңаеннан кичәгә җыйналдылар. Укучылар кичәдә кабат Тукайның тормышын, иҗатын искә төшерделәр. Аның онытылмас җырларын, шигырьләрен яттан сөйләделәр. Татар теле укытучысы Зөлфирә Зөфәровна кичәне бик матур оештырган.
-
Очрашу 26.04.2012

Югары сыйныф укучылары өчен очрашу
-
Интернет-опрос представителей родительской общественности 26.04.2012

На официальном сайте Министерства разделе образования и науки Республики Татарстан в разделе «НЕТ ПОБОРАМ!» размещены целевые вопросы для проведения Интернет-опроса представителей родительской общественности по порядку организации платных образовательных услуг и оказания благотворительной помощи образовательным учреждениям.
-
“Парклар маршы” 25.04.2012

Ел саен район күләмендә экологик юнәлештә “Парклар маршы” дип аталган зур чара үткәрелә. Чарага алдан төрле номинациядә конкурслар үткәрелә. Рәсем ясау, шигырь , сочинениеләр язу, табигатьнең матур, могҗизалы урыннарын фотога төшерү буенча үткәрелгән әлеге чарага безнең укучыларыбызның эшләре дә җибәрелгән иде. Анда Шарипова Гөлнурның сочинениесе III урынны алды һәм бик матур йомшак уенчык белән бүләкләнде.
-
Ярминкә 25.04.2012

25 нче май көнне укучылар һәм укытучылар коллективы ярминкә оештырдылар. Ярминкәдә авыл халкына тормыш - көнкүреш товарлары тәкъдим ителде. Товарларның бәяләре дә чагыштырмача бик арзан иде. Һәммә кеше бик теләп һәм ошатып булган товарларны алып бетерделәр. Ярминкәдән кергән 5000 сум акча Изге Болгар җиренә ярдәм итү өчен җибәреләчәк
-
Иҗат отчеты 25.04.2012

25 апрель көнне ярминкәдән соң укучылар еллык эшкә нәтиҗә ясап, иҗат отчет концерты куйдылар. Концертны барлык матур эшләренең нәтиҗәләре белән таныштырып, матур җыр – биюләр белән бәйләп алып бардылар. Концерт барлык кешегә дә бик ошады, тамашачы мәктәп коллективына зур рәхмәтләрен җиткереп таралыштылар.
-
Безнең укучыбыз Төркиядә 24.04.2012

Район мәктәпләреннән лидерлар булган бер төркем укучылар Төркиягә киттеләр. Бу бәхет безнең укучыбыз Шарипова Гөлнурга да елмайды










