МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 138 учащихся/138 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 331 332 333 334 335 336 337 338 339 ( 340 ) >>
-
Сәламәтлек театры
01.04.2012
29 нчы март көнне Бөрбаш мәдәният йортында Бөрбаш, Алан, Смәел, Салавыч, Норма урта мәктәпләре арасында сәләматлек театрлары конкурсы булып үтте. Коллективлар бик матур чыгыш ясадылар, конкурска нык әзерләнгәннәр. Балалар рольләргә кереп тырышып уйнадылар, каушап калмадылар.
-
Сынап карау имтиханнары
01.04.2012
29 һәм 30 нчы март көннәрендә 11 сыйныф укучыларының сайлап алу фәннәре буенча әзерлек имтиханнары үтте. Әлеге имтиханнар укучыларыбызга үзләрен сынап карау өчен үткәрелә. Укучылар имтханнарга әзерләнәләр, алар каникул чорында да һәркөнне консультацияләргә йөриләр.
-
Об утверждении федеральных перечней учебников, рекомендованных (допущенных) к использованию в образовательном процессе на 2012/2013 учебный год 31.03.2012

Приказ Министерства образования и науки Российской Федерации (Минобрнауки России) от 27 декабря 2011 г. N 2885 г. Москва "Об утверждении федеральных перечней учебников, рекомендованных (допущенных) к использованию в образовательном процессе в образовательных учреждениях, реализующих образовательные программы общего образования и имеющих государственную аккредитацию, на 2012/2013 учебный год"
Дата первой официальной публикации: 7 марта 2012 г. Опубликовано: в "РГ" - Федеральный выпуск №5722 7 марта 2012 г. Вступает в силу 18 марта 2012 г.
Зарегистрирован в Минюсте РФ 21 февраля 2012 г. Регистрационный N 23290
-
Бию иртәсе
27.03.2012
26 нчы март көнне каникул планы буенча башлангыч сыйныф укучылары өчен бию иртәсе куелган иде. Укучыларыбыз әлеге чарага бик теләп килделәр. Алар заманча һәм татарча биюләр биеделәр, бергәләп күңел ачтылар.
-
“Мәңге яшь кала йөрәк!”
23.03.2012
23 нче март көнне, иртән, укучыларыбыз тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гөлнур Ильясовнага 55 яшь тулу уңаеннан тәбрикләү тантанасы үткәрделәр. Гөлнур Ильясовнаның хезмәтенә ике бишле куеп, бик матур теләкләр теләделәр, рәхмәтләрен җиткерделәр, Гөлнур апаны хөрмәтләп истәлекле бүләкләр тапшырдылар
-
Класс җитәкчеләре игътибарына
23.03.2012
Мәктәп сайтының Видеотека бүлегенә класс сәгатьләрендә файдалану өчен хәрәкәт куркынычсызлыгына багышланган видеоязмалар урнаштырылды
-
Канатлы дусларга.
22.03.2012
21 нче март көнне укучыларыбыз канатлы дусларыбызга ярдәм итү максатыннан сыерчык оялары ясап алып килделәр. Барлык укучылар да актив катнашты, алар канатлы дусларыбызга һәрвакыт ярдәм итеп торалар. Кыш айларында берсеннән – берсе матур, әйбәт җимлекләр ясап алып килеп, кошларны тәмле ризыклар белән сыйлап тордылар.
-
Хәерле сәгатьтә!
19.03.2012
“Яңа мәктәп салабыз”- дигән хәбәрне ишеткәч, күңелдә икеләнүле уйлар аша өмет уты кабынды. Бәйрәмнән соң без ныклап эшкә дә керештек, барлык укучылар һәм укытучылар коллективы белән мәктәпне “сүтәргә” дә тотындык. Инде мәктәбебез сүтелеп бетү алдында тора. Бераздан бу урында яңа, заманча итеп эшләнгән мәктәп калкып чыгар. Биредә хезмәт куйган барлык кешеләргә дә без зур рәхмәтебезне җиткерәбез.
-
Көрәш
18.03.2012
17 нче март көнне авылыбызда зур чара булып узды. Фидаил Шакиров истәлегенә багышлап милли көрәш бәйгесе үткәрелде. Әлеге бәйгедә Кукмара, Саба, Балтач районнары мәктәпләреннән бик күп көрәшчеләр килгән иде. Безнең мәктәбебез егетләре дә бу бәйгедә призлы урыннарны яуладылар.
-
Коръән укучылар бәйгесе
18.03.2012
Район күләмендә үткәрелгән Коръән укучылар бәйгесендә безнең укучыбыз Гильмуллин Рифат II урынга лаек булды










