• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Балтасинский
  • Школы
  • МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1
Телефон: +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20
E-Mail: Sbrb.Blt@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ Бурбашская СОШ
Руководитель: Сибагатуллин Малик Тимерханович
Год основания учреждения: 1966
У нас учатся: 138 учащихся/138 укучы
У нас учат: 24 учителя/24 укытучы

Бөрбаш урта мәктәбе яңалыклары

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан халыклары Ассамблеясы Советы Рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшинның Туган тел көне белән котлавы

Опубликовано: 26.04.2012

26 апрельдә, бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көнендә, республикабызда Туган тел көне билгеләп үтелә. Башка бәйрәмнәр һәм истәлекле көннәр белән беррәттән бу көн һәркайсыбызның күңелендә аерым урын биләп тора. Асылда ул күпмилләтле Татарстан җәмәгатьчелегенең туган телгә – беркайчан да тутыкмас рухи ядкаребезгә, мәңгелек мәдәни мирасыбызга булган ихтирамның бер чагылышы.

"И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле! Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы!" Шагыйрьнең бу сүзләре һәркемнең йөрәгендә. Тукай һәм Пушкин, Низами һәм Хузангай, Тарас Шевченко һәм Янка Купала, Шато Руставели һәм Салават Юлаев... Бу бөек сүз осталары – милли шигърият классиклары – туган телнең бөтен гүзәллеген, аһәңен тирәнтен белеп, үз халкының рухи байлыгына, тарихи үткәненә һәм киләчәге хакындагы якты хыялларына дан җырладылар.

Һәр халыкның рухи иминлегенә һәм этник бөтенлеген саклап калуга аерылгысыз хокукын без, Һичшиксез, истә тотарга тиеш, ә ул, беренче чиратта, турыдан туры туган телгә бәйле. Кешелек югары технологияләр һәм мәгълүматлаштыру дәверенә аяк басты, мәдәниятләрне һәм төрле милләт вәкилләре арасындагы хезмәттәшлек һәм аралашу механизмнарын гомумиләштерү барган шартларда без күпмилләтле илебездә төрле телләрнең һәм үзенчәлекле диалектларның байлыгын һәм аһәңен саклап калырга тиешбез.

“Туган телеңне онытсаң, рухыңны югалтырсың...”– дип язган шагыйрь. Туган телен белмәгән кеше үз халкыннан да, милли тамырларыннан да аерыла, туган җиренә дә ят була. Мондый вәзгыять бик аяныч. Йөздән артык халык вәкиле дус һәм тату яшәгән Татарстанда күптеллелекне гамәлгә ашыру буенча күп эшләнә. Без һәркем үзен уңайлы хис итсен, туган телен белсен һәм туган телендә сөйләшә алсын өчен бар мөмкинлекләрне дә тудырырга тырышабыз. Республикада мәдәниятләрне саклау һәм үзара баету, милли традицияләрне һәм гореф-гадәтләрне саклап калу мәсьәләләре уңай хәл ителә. Яшьләрнең үз туган телләрен белүе һәм ана телендә аралашуы өчен шартлар тудыру – хакимият белән җәмгыятьнең уртак бурычы. Илебездәге иҗтимагый татулыкның һәм демократик үсешнең дә нигезе шул.

Кадерле дуслар!

Туган тел көне – күпмилләтле Татарстан халкы өчен һәрвакытта да тынычлык, дуслык һәм татулык бәйрәме булсын! Сезгә чын күңелдән исәнлек-саулык һәм бәхет телим.

http://tat.gossov.tatarstan.ru


Источник: http://belem.ru/node/3692

К списку новостей