МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 138 учащихся/138 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 341 ) 342 343 344 345 346 347 348 349 350 >>
-
Волейбол
18.03.2012
Мәктәбебезнең 10 нчы сыйныфта укучы кызлары Шарипова Гөлнур һәм Дәминова Рәмзия районның җыелма командасында катнашып, республика буенча үткәрелгән волейбол ярышларында III урынны яулап кайттылар. Аларның тагын алда үтәчәк ярышларда катнашысылары бар , бу ярышларда да аларга уңышлар телик. Зур җиңүләр сезгә кызлар, зур уңышлар!
-
“Йолдызлык – 2012”
17.03.2012
16 март көнне район күләмендә “Йолдызлык – 2012” җыр һәм бию фестиваленең гала концерты булып үтте. Концертта безнең мәктәбебездән 3 номер катнашты. 1 сыйныф укучысы Газизуллин Кәрим нәфис сүз остасы, кызларыбыз бертуган Алия һәм Әдилә Исрафиловалар, Алия Газизовалар җырчы, 8 нче сыйныф укучылары биюче буларак чыгыш ясадылар.
-
Интернет дус 11.03.2012

Интернет – зыян, ул кешегә наркотик кебек тәэсир иткәнгә, бер кереп китсәң, аннан аерылып булмый, дип сүгәләр «дөньяви пәрәвез челтәрен». Балалар кечкенәдән интернет битләрендәге җыен әшәкелек, нәҗеслек, оятсызлыкны күргәнгә, начарлыкка өйрәнәләр, юньсез, әдәпсез булып үсәләр, дип тә әйтәләр. Күзгә, хәтергә зыяны да – интернетның тискәре сыйфатлары. Әйе, килешәм, интернетның яман яклары байтак, шулай да бу язмамда аны мактап язарга булдым әле.
-
“Канатлы дусларыбыз”
11.03.2012
5 марттан 10 нчы мартка кадәр мәктәбебездә кошлар атналыгы игълан ителде. Атналыкның программасы төзелде. Укучылар өчен класслар арасында КВН, шигырь һәм рәсем конкурслары да үткәреләчәк. Төрле кызыклы ребуслар, кроссвордлар да эшлиләр. Укучылар иҗаты стендында канатлы дусларыбызның укучыларыбыз ясаган рәсемнәре куелды.
-
“Ел хатын – кызы”
07.03.2012
Мәктәбебезнең алдынгы класс җитәкчесе буларак Нурания Садыйковна “Ел хатын – кызы сыйныф җитәкчесе” номинациясендә уңышлы гына чыгыш ясап, “ Рәхмәт хаты” һәм истәлекле бүләккә лаек булды. Казанда Пирамидада үткән бәйрәмгә кунакка чакыру алып, күңелле ял итеп кайтты.
-
Бәйрәм белән Сезне Хөрмәтле хатын-кызлар 07.03.2012

Кадерле хатын-кызлар!
Сезне язның иң күңелле һәм иң тормышчан бәйрәме – Халыкара хатын-кызлар көне 8 Март белән чын күңелдән котлыйбыз!
Һәрбер хатын-кыз иң ягымлы мактау сүзләренә, олы мәхәббәткә, ихтирамга һәм кайгыртуга лаек. Без, ир-атлар, бүген сезгә йөрәктә саклап йөрткән иң назлы сүзләребезне аеруча дулкынланып әйтәбез.
Бәхетле һәм сөекле булыгыз! Балалар һәм оныклар куанычын күреп яшәргә насыйп булсын. Тыныч тормыш, сәламәтлек, игелек һәм муллык телибез сезгә, кадерле хатын-кызлар! -
Класстан тыш чара 06.03.2012

Класстан тыш чара
-
Әлифба бәйрәме 04.03.2012

Әлифба бәйрәме
-
Бәйрәм концерты 04.03.2012

2 март көнне 6 һәм 7 сыйныф укучылары бәйрәм концерты куйдылар. Бәйрәм концерты бик матур булды. Укучылар яңа җырлар, яңа биюләр башкардылар. Бәйрәмдә әниләренә үз куллары белән ясаган бүләкләрен дә тапшырдылар. Бәйрәм һәркем күңелендә матур хисләр калдырды.
-
Олимпиада
03.03.2012
Район этабында 6 сыйныфлар арасында үткән математик олимпиадада безнең укучыларыбыз Сәләхетдинов Рәдис һәм Хайруллина Ләйсән дә катнашты. Районда нәтиҗәләре уңай булганлыктан, алар республика күләмендә үткәрелгән олимпиадаларда да катнашып кайттылар. Аларга алда да уңышлар телибез, гел шулай акыллы, тырыш балалар булып калсыннар.










