МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 138 учащихся/138 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 331 332 333 334 335 ( 336 ) 337 338 339 340 >>
-
Очрашу 04.05.2012

4 май көнне сугыш ветераны, авылыбызның иң өлкән кешесе Мөхәрләмов Юныс бабай һәм тыл ветераны Гарифуллин Барый бабайлар белән 5 – 7 сыйныф укучылары очрашу үткәрделәр. Юныс бабай инде өлкән яшьтә булуына карамастан бик матур итеп балалар белән фикерләрен уртаклашты. Барый бабай ул еллардагы халыкның нинди эшләр башкаруы хакында сөйләде
-
Очрашу
03.05.2012
3 нче май көнне башлангыч сыйныф укучылары сугыш чоры баласы, мәгариф ветераны Габделхак Исхакович белән очрашу үткәрде. Габделхак Исхакович укучыларга үзенең балачак хатирәләрен сөйләде. Сугыш елларының авыр вакыйгаларын искә төшерде...
-
Акча - бер көнлек, гыйлем - гомерлек... 02.05.2012

Быел Татарстан дәүләт вузларының коммерция бүлекләренә керәчәк беренче курс студентлары өчен уку бәясе 2-3 тапкыр артыр дип көтелә.
Гуманитар юнәлешләрдә белем алу елына 60200 сумнан ким тормаячак, техникларында - 112 меңнән башланачак. Бу Россия Мәгариф һәм фән Министрлыгы эшләгән яңа “Мәгариф өлкәсендә дәүләт хезмәтләрен норматив финанслау системасын” куллану белән бәйле. -
Хәйрия
02.05.2012
“Изгелек җирдә ятмас” - диелгән татар халык мәкалендә, мохтаҗ гаиләләргә ярдәм итү максатыннан мәктәбебезнең укучылар һәм укытучылар коллективы бик күп мәктәп кирәк - яраклары, кием – салымнар, уенчыклар җыеп, Балтачтагы Хәйрия кибетенә тапшырдылар.
-
“Куркынычсыз тәгәрмәч” 02.05.2012

Район күләмендә үткән “Куркынычсыз тәгәрмәч” ярышында катнашып безнең укучыларыбыз 21 мәктәп арасында VII урынны алып кайттылар. Укучыларыбызга киләчәктә тагын да тырышып, призлы урыннарга ия булуларын да телибез.
-
Туфан Миңнуллин вафат 02.05.2012

Ышанасы килми, әмма бу хак. Бүген төнлә сырхауханәдә татар халкының бөек язучысы Туфан Абдуллович Миңнуллин якты дөньядан киткән. Туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз. Мәрхүм белән хушлашу 3 май көнне 9.00 сәгатьтә Камал театры бинасында узачак.
-
Нәфис сүз осталары 28.04.2012

Башлангыч сыйныфлар арасында Габдулла Тукай шигырьләрен сөйләү буенча конкурс үткәрелде. Балалар сәнгатьле итеп, образга кереп,зур осталык белән шигырьләрне сөйләделәр.
-
Электронные образовательные ресурсы 28.04.2012

Открытие новой площадки проекта "Развитие электронных образовательных Интернет-ресурсов нового поколения, включая культурно-познавательные сервисы, систем дистанционного общего и профессионального обучения (e-learning), в том числе для использования людьми с ограниченными возможностями" состоялось.
В ближайших планах – знакомство с новыми ЭОР, работа предметных сообществ, семинары и мастер-классы.
-
“Куркынычсыз тәгәрмәч” 27.04.2012

Положение нигезендә укучыларыбыз атна – ун көннән бирле “Куркынычсыз тәгәрмәч” ярышына эзерләнәләр. Төрле тестлар эшлиләр, юл йөрү билгеләрен тирәнтен өйрәнәләр, спортзалда велосипедта төрле каршылыклар аша йөрергә өйрәнәләр. Мәктәпләр арасында үткән “Куркынычсыз тәгәрмәч” ярышында укучыларыбызга зур уңышлар, зур җиңүләр телик.
-
“Наполни сердце добротой”
27.04.2012
Изгелекнең чиге юк диләр. Мәктәп күләмендә 2 – 8 сыйныф укучылары арасында, күңелдә изге хисләр уяту максатыннан рәсем конкурсы үткәрелде. Укучылар күңелләрендә булган изге хисләрне төрлечә уйлап, ак биткә төшергәннәр. Балалар, күңелегездә булган изге хисләрегез бервакытта да сүрелмәсен иде, гел шулай ярдәмчел, олыны олы, кечене кече итә белегез.










