МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 138 учащихся/138 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 331 ( 332 ) 333 334 335 336 337 338 339 340 >>
-
Татар теле кемгә кирәк? 19.06.2012

Татар көчле, татар талантлы дип сөйләргә яратабыз, анысы. Даһиларыбыз күләгәсенә ышыкланып, күкрәк кагып йөрүне әйткән дә юк...
Тик үзәккә үткән тел мәсьәләсе генә чабудан тарта. -
Авылга кунакка бобр килгән 16.06.2012

Авылга кунакка бобр килгән
-
Мәчет каршында оештырылган җәйге лагерь эшли башлады 15.06.2012

рь
-
9-нчы сыйныфлар ГИАда. 08.06.2012

Быелгы 9-нчы класслар татар теле фәненнән яңа формада имтихан бирүдә катнашалар. Бүген алар Куныр урта мәктәбе укучылары белән гимназиядә “сират күпере”н кичәләр. Барысы да яхшы булыр дип өметләник, үз туган телебезне без камил дәрәҗәдә белергә тиеш!
-
Кулыгыз җиңел булсын! 07.06.2012

11-нче сыйныф укучыларының БДИ беренче нәтиҗәләре билгеле булды. Сайлап алу фәннәреннән Илфат тарихтан, Хәлим информатикадан 70 балл җыя алдылар. Афәрин, егетләр! Кулларыгыз җиңел булсын, укучыларыбызның алдагы уңышларына да сөенерлек булсын!
-
Кайсы һөнәр яхшырак? 06.06.2012

Мәктәпне тәмамлаучыларның, аларның ата-аналарының башларында бер уй – баланы кая укырга кертәсе? Ул аннан кем булып чыгачак? Укуын тәмамлагач, эш табып булырмы, хезмәт хакы күпме чыгар?
Татарстан Республикасының Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, «Хэд Хантер» порталы белән берлектә, югары уку йортын тәмамлап чыккач бирелә торган һөнәрләрнең рейтингын төзегән. -
TATAR доменын теркәүгә гариза бирелгән 06.06.2012

Халкыбызның алдынгы яшьләре янып йөргән мөһим проект, ниһаять, чишелешен табыр кебек. Бөтендөнья пәрәвезендә .tatar дигән югары дәрәҗәдәге доменны теркәүгә гариза бирелде.
Бу хәбәрне Казанда Интернет технологияләренә багышланган бер семинарда Ru-Center вәкиле Андрей Воробьев ирештерде. (Ул әлеге компаниядә PR һәм дәүләт органнары белән эшләүче департаментны җитәкли). Шулай ук .deti, .skolkovo, .рус кебек доменнар да үз язмышының хәл ителүен көтә. -
Мәктәп бакчасында җәйге эшлэр башланды
05.06.2012
Мәктәп бакчасында җәйге эшлэр башланды. 8-нче класс укучылары укытучылары Фирания Ханифовна, Вәсимә Мәгъфүровна белән помидор үсентеләрен утырттылар, чүп утыйлар, теплицага су сибәләр, чәчәк үсентеләрен карыйлар.
-
ГИА дәвам итә.
05.06.2012
9-нчы класс укучылары рус теле фәненнән имтиханга киттеләр. Ходай тел ачкычлары бирсен, яхшы оештыручылар насыйп булсын. Без аларга уңышлар телибез.
-
Сабантуйга әзерләнәбез 04.06.2012

Сабантуйга әзерләнәбез. 8-нче класс укучылары район Сабан туена әзерләнәләр. Алар бәйрәм ачылышында татар биюе белән чыгыш ясаячаклар. Җитәкчеләре Гөлнара Тәлгатовна белән берлектә әзерлек эшләре бара.










