МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 138 учащихся/138 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 331 332 333 334 335 336 337 ( 338 ) 339 340 >>
-
Өмә 23.04.2012

21 май көнне мәктәпнең укытучылар һәм укучылар коллективы өмәгә чыктылар. Мәктәп, мәчет, һәйкәл тирәсен чүп – чардан чистартып, тирә – юньне җыештырып куйдылар. Өмәдә барлык кеше дә бик актив катнашты һәм барысы да тырышып эшләделәр
-
Алтын каләм 22.04.2012

Мәктәбебездә төрле юнәлештә сәләтле укучыларыбыз шактый. Биючеләр, җырчылар, нәфис сүз осталары, каләм тибрәтүче – шагыйрьләр. Шулар арасында ел да шигырь язучы балаларның сәләтен тагын да үстерү максатыннан “Алтын каләм” конкурсы үткәрелә. Бу конкурска 5 сыйныф укучысы Латыйпова Алсу һәм 10 сыйныф укучысы Шарипова Гөлнурларның иҗатлары да җибәрелде
-
Тукай безнең күңелләрдә! 21.04.2012

Габдулла Тукай иҗатына багышлап укучылар стена газеталары чыгардылар. Газеталарга укучылар үзләре дә, Тукайга һәм аның иҗатына багышлап шигырьләр язганнар, аның шигырьләре һәм әкиятләре буенча рәсемнәр дә ясаганнар
-
Без Тукай оныклары! 20.04.2012

19 нчы апрель көнне 1 – 4 сыйныф укучылары белән берлектә, озайтылган көн тәрбиячесе Фәния Мансуровна Тукай туган көнен искә алып, аның иҗатына багышлап бик матур чара үткәрде. Бәйрәмгә Тукай әкиятләре геройлары да кунакка килде.
-
Мәктәпкә нигез салу эшләре башланды 20.04.2012

Ниһаять, яңа мәктәпкә нигез салу өчен эш башланып китте. Бер төркем эшчеләр балчык казу, мәктәп өчен төзелеш материллары кайтару эшләре белән шөгыльләнәләр.
-
Әкият сөйлим, тыңлагыз 18.04.2012

17 нче апрель көнне туган тел айлыгы кысаларында башлангыч сыйныф укучылары арасында әкиятләр сөйләү конкурсы үткәрелде. Мәктәп күләмендә үткәрелгән бу бәйгедә иң оста әкият сөйләүчеләр булып - 1 нче сыйныф укучысы Валиев Асаф, 2 нче сыйныф укучысы Гарифуллин Әнис, 3 нче сыйныф укучысы Нурмиев Илшат һәм 4 нче сыйныф укучысы Шәйхетдинов Шамил билгеләнде.
-
Волейбол
16.04.2012
14 – 15 нче апрель көннәрендә мәктәпләр арасында үткән волейбол ярышларында безнең 1996 – 1997 нче елгы кызларыбыз командасы зона ярышларында уңышлы чыгыш ясап, финал ярышларында катнаштылар һәм III урынны яуладылар.
-
Очрашу 14.04.2012

13 нче апрель көнне Бөрбаш мәчетендә 8 – 11 сыйныф укучылары Россия ислам университеты ректоры Рәфыйкъ Мөхәммәтшин белән очрашу үткәрделәр.
-
“Парклар маршы” 14.04.2012

Укучыларыбыз район күләмендә үтәчәк “Парклар маршы” экологик конференциясенә әзерләнәләр. Шигырьләр, сочинениеләр яздылар, рәсемнәр ясадылар, табигать күренешләрен фотога төшерделәр. Укучыларыбызга бу бәйгедә уңышлар телик!
-
Вcероссийский кoнкурс для шкoльников «Я ЗНАЮ ВCE»
13.04.2012
Оргкомитет проекта приглашает школьников общеобразовательных учреждений РФ, учащихся учреждений среднего профессионального образования к участию во Всероссийском конкурсе «Я знаю все».
Благодаря нашему проекту, теперь каждый желающий может принять участие в олимпиаде, не отходя от компьютера и проверить уровень знаний во всех областях.










