МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 138 учащихся/138 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 321 322 323 324 325 326 327 328 329 ( 330 ) >>
-
28-29 августта мәгариф мәсьәләләре буенча кайнар линия телефоннары эшләячәк 27.08.2012

28-29 августта халыкка хокукый ярдәм күрсәтү максатыннан мәгариф мәсьәләләре буенча "кайнар линия" телефоннары эшләячәк. Мәгариф учреждениеләрендә укучылар, аларның ата-аналары һәм укытучылар кайнар линия телефоннары аша мәгариф системасының төрле аспектларына кагылышлы сораулар бирә ала.
-
Альберт Гыйльметдинов: Мәктәп эшчәнлеге кимендә кичке сәгать 8 гә кадәр дәвам итәргә тиеш 25.08.2012

“Мәктәп эшчәнлеге кимендә кичке сәгать 8 гә кадәр дәвам итәргә тиеш. Ә күпчелек очракта анда тормыш төшке сәгать икедән соң тынып кала”, – дип белдерде ТР мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов Мамадыш районында “Дәрестән соң мәктәп” дигән темага багышланган укытучыларның төп август киңәшмәсендә. Мәктәпкә белем бирү генә түгел, хезмәткә өйрәтү, балаларның сәләтен ачарга ярдәм итү бурычы йөкләнә дигән сүз бу.
-
Милли мәгариф һәм татар телен өйрәтүдә һәм саклап калуда яңа технологияләр 24.08.2012

Ике ел вакыт узганнан соң, Казанга янәдән бөтендөнья татар яшьләре җыела. Матур традициягә әверелеп баручы әлеге форум быел юбилеен бәйрәм итә – аның беренче тапкыр оештырылуына инде 5 ел вакыт узып киткән.
Бөтендөнья татар яшьләре форумы 27-31 август көннәрендә үткәреләчәк. Анда Җир шарының 30 иленнән, Россиянең төбәкләреннән һәм Татарстаннан 800гә якын милләт киләчәгенә битараф булмаган яшьләр катнашыр, дип көтелә.
-
Татарстанда, яңа уку елы башлану уңаеннан, берьюлы ике операция уздырыла 23.08.2012

Татарстанда яңа уку елы башланыр алдыннан, 20 августтан 20 сентябрьга кадәр, “Игътибар - балалар!” һәм, параллель рәвештә, “Автобус” операцияләре уздырыла. Әлеге чараларның икенчесе аеруча мәктәп автобусларына кагыла.
Бүген Татарстан Республикасы буенча ЭЭМның ЮХИДИ идарәсендә уздырылган матбугат конференциясендә шулар һәм балалар катнашында килеп чыккан һәлакәтләр, аларны киметү юллары хакында сүз булды.
-
Төзелештә 13.08.2012

Яңа мәктәп салу эшләре көннән – көн алга бара. Мәктәп тирәсендә эш кайнап тора. Һәркем үз хезмәтен җиренә җиткереп, тырышып башкара. Кемдер идән җәя, кемдер ут кертә, кемдер ишек куя, кемдер стеналарын эшли.
-
Тәҗрибә участогында
12.08.2012
Мәктәп яны тәҗрибә участогында укучыларыбыз җәй буе тырышып эшләделәр. Кыяр, помидор, кәбестә уңышыннан пешекчеләребез мәктәптә эшләгән һәркем өчен яшелчә салатлары әзерлиләр. Мәктәбебезнең тәҗрибә участогында барлык яшелчәләрнең дә уңышы зур, димәк бу укучыларыбыз һәм укытучыларыбызның тырыш хезмәтләре нәтиҗәсе дигән сүз.
-
БДИда кабат үзгәрешләр көтелә 12.08.2012

Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр иткәнчә, бердәм дәүләт имтиханнарына тагын үзгәрешләр кертеләчәк. Дәүләт сынаулары катлаулыгы ягыннан ике баскычка - базалы һәм профильлегә бүленәчәк. Әлеге эксперимент 2014 елда гамәлгә ашырылыр дип көтелә.
-
Яңа мәгариф законыннан ни көтәргә? 12.08.2012

Елъярымга сузылган фикерләшүдән соң “Мәгариф турындагы” закон, ниһаять, хакимият тарафыннан уңай бәяләнде. Бу атнада ул Россия Дәүләт Думасы каравына кертеләчәк. Әмма белгечләр фикеренчә, документны камилләштерү юнәлешендәге эш әле тәмамланмаган. Хәзер дискуссияләр парламент дәрәҗәсендә дәвам итәр дип көтелә.
-
Хезмәт төбе – хөрмәт
10.08.2012
Күмәк хуҗалыкка ярдәм итү максатыннан укучыларыбыз эшкә чыктылар. Бер төркем укучыларыбыз амбар алдында эшләсәләр, кайберләре фермада һәм бәрәңге басуында эшләделәр.
-
Физкультура урынына – бию 08.07.2012

Пәнҗешәмбе көнне балаларга катлаулы фәннәр укытырга ярамый. Россиянең баш санитария табибы Геннадий Онищенко әнә шулай ди. “Математика яки физиканы бу көнне укытырга ярамый, чөнки пәнҗешәмбе балалар өчен генә түгел, олылар өчен дә атнаның иң авыр көне булып санала”, – дигән ул бу хакта. Роспотребнадзор җитәкчесе моннан тыш барлык балаларны беренче сменада гына укытырга һәм физкультурага өстәмә буларак мәктәпләрдә бию дәресләрен кертергә тәкъдим иткән. Ә сез яңа уку елында нинди үзгәрешләр кертер идегез?










