МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 138 учащихся/138 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 331 332 333 ( 334 ) 335 336 337 338 339 340 >>
-
Шәүкәт Биктимеров вафат 29.05.2012

Бүген 83 яшендә татар театрының легендасы Шәүкәт Биктимеров арабыздан китеп барды. Сәхнәдә әҗәлне алдый алган Әлмәндәр бабай, кызганыч, тормышта әҗәлне алдый алмады...
-
Күңелле стартлар
29.05.2012
28 нче май көнне көн явым – төшемле булуга карамастан, башлангыч сыйныф укучылары барысы да экскурсиягә килгәннәр иде. Ләкин алар көннәрен бушка уздырмадылар, мәктәп спорт залында уйнап, күңелле стартлар оештырып, ял итеп кайтып киттеләр
-
Туризм. 29.05.2012

Мәктәбебезнең бертөркем укучылары туризм ярышына әзерләнделәр. Алар Кара күл буена барачаклар. Укучыларыбызга бу ярышта зур уңышлар телик. Матур җиңуләр белән, тагын да күп дуслар табып, күңелле ял итеп кайтсыннар дигән теләктә калабыз без.
-
Бакча эшләре тәмам 29.05.2012

Яңа мәктәп салганлыктан, мәктәбебезнең тәҗрибә участогын үзгәртергә туры килде. Шунлыктан бар эшне яңа баштан башларга туры килде. Икенче җиргә бакчалар ясап, инде барлык яшелчәләр, чәчәкләр дә утыртылды. Быел мәктәпкә теплица да алынды, үзебезнең ир –егетләребез дә теплица ясадылар. Теплицаларга кыяр, помидорлар утыртылды. Инде бакчада чәчү эшләре төгәлләнде. Укучыларыбызның тәҗрибә участогында эшләү графигы да билгеләнде. Алда, җәй айларында бакчаларда тырышып эшлисе, мул уңыш үстерәсе калды. Хезмәт сөючән тырыш укучыларыбыз һәм укытучыларыбыз тырышырлар, Алла боерса.
-
Имтиханнар, имтиханнар. 28.05.2012

28 нче май көнне 11 сыйныф укучыларының Бердәм Дәүләт Имтиханнары башланып китте. Бу көнне тарих һәм информатика фәннәреннән сайлап алу имтиханнары булды. Безнең укучыларыбыз Шарифуллин Илфат тарихтан, Галимов Хәлим информатикадан имтиханнар тапшырдылар. Илфат, Хәлим, алган белемнәрегезне нык туплап, тырышып эшләгез, зур уңышлар сезгә!
-
Табигатькә сәяхәт
26.05.2012
26 нчы май көнне укытучылар һәм укучылар коллективы табигать кочагына сәяхәткә чыктылар. Һәр класс тәмледән –тәмле ашлар пешереп ашаганнан соң, күңелле уеннар уйнап, рәхәтләнеп ял итеп кайттылар. Эх, ямьле дә соң безнең туган ягыбыз!
-
Соңгы кыңгырау бәйрәме 25.05.2012

25 нче май көнне авылыбызның мәдәният йортында “Соңгы кыңгырау” бәйрәме булып үзды. Шатлыклы да , шул ук вакытта моңсу да булган бу бәйрәм укучыларыбыз күңелендә матур хисләр калдырды. Укучыларыбыз исеменә район җитәкчелегеннән, мәгариф бүлегенннән, авылыбызның җирле үзидарәсе тарафыннан, әти – әниләрдән бары тик изге теләкләр, матур сүзләр генә әйтелде.
-
“Дуслык учагы – 2012” 24.05.2012

24 нче май көнне мәктәбебезнең 8 сыйныф укучылары класслары белән Малмыж шәһәрендә үткән Пионериянең 90 еллыгына багышланган дуслык учагында булып кайттылар. Безнең укучыларыбыз бию коллективы белән барды. Әлеге чара укучыларга бик ошады, алар шат күңел белән, матур хисләр белән кайттылар.
-
Мониторинг 23.05.2012

8 һәм 10 сыйныф укучылары төрле фәннәрдән мониторинглар эшли башладылар. Укучыларыбызның нәтиҗәләре дә уңай. Өлгермәүче балалар юк. Афәрин, укучылар. Калган фәннәрдән дә тырышып эшләгез, зур уңышлар сезгә!
-
Имтихан 23.05.2012

22 май көнне 11 сыйныф укучылары татар теле фәненнән язмача имтихан тапшырдылар. 4 сәгать дәвамында 11 сыйныф укучылары үзләренең фикерләрен туплап, табигатьне саклау темасы астында изложение яздылар.










