МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 138 учащихся/138 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 331 ) 332 333 334 335 336 337 338 339 340 >>
-
Балаларны саклагыз! 06.07.2012

Җәй җитү белән күп кенә балалар әти-әниләренең игътибар үзәгеннән читтә кала - мәктәптә укытучыларның күзәтүенә өйрәнгән ата-аналар җәй җитү белән әлеге вазифаны үз өсләренә алырга ашыкмыйлар - балалар югалу, юл һәлакәтләре һәм суга бату очраклары ешая.
-
Хезмәт һәм ял лагеры
03.07.2012
Мәктәптә 2 нче июльдән хезмәт һәм ял лагеры эшли башлады. Алар мәктәп бакчасында эшли, ял итә һәм ике мәртәбә туклана. Алар белән Рим Фәргатович җитәкчелек итә
-
Мөселман балалар сабан туе
02.07.2012
1 нче июль авылда традицион мөселман балалар сабан туе узды. Бәйрәмдә халык бик күп иде, хәтта Ульян өлкәсе, Чувашия кунаклары, Мәскәүләр дә бар иде. Бәйрәмдә ТР Диния назәрәтенең мөфти урынбасары Габдулла хәзрәт, 1000 еллык исемендәге мәдрәсә ректоры Ильяс хәзрәт, ТР Дәүләт Советы депутаты Фәрит Мифтахов та бар иде.
-
Яңа стандарт белән!!! 02.07.2012

Россия мәгарифендә тагын бер уку елы соңгы аккордларын бирә. Бердәм дәүләт имтиханы дигән спектакль инде төгәлләнде дияргә була, бары тик резерв көннәрендә имтихан бирүчеләр генә әле гельле каләмнәрен җыеп куймадылар. Мәгариф түрәләре елдагыча күрсәткечләрнең берничә процентка яхшыруы турында тантаналы рапортлар бирәләр. Күрсәткечләр, чынлап та, яхшыра, ә мәгарифтәге реаль хәл еларлык булып кала бирә.
-
Мөселман балалар лагеры 30.06.2012

Мөселман лагеренда без сәламәтлекләребезне ныгыттык, иман дәресләренә йөрдек. Авылыбыз остабикәләре: ДаутоваФаизә апа, Файзрахманова Сәвия апа, Рахматуллина Хәмидә апалар белән тәрбияви очрашулар оештырдык.
-
Мөселман балалар лагеры 29.06.2012

-
Әрәпә 29.06.2012

28 нче июнь мөселман балалары лагеры тарафыннан авылда әрәпә җыелды. Авыл халкы бүләкне жәлләмәде, балаларны сөендерде. Ат белән Шафигуллин Рашит абый йөрде. Бизәлгән ат авылга бәйрәм төсе бирде.
-
9 нчы сыйныфларда чыгарылыш кичәсе
28.06.2012
9нчы класс укучылары мәктәптә иң ишле класс. Алар да быел ГИА бирде. Имтиханнарын тапшырып, кулларына аттестат алды алар. Алар да бәйрәмне табигать кочагында дәвам итте
-
Мәктәпләр заманча технологияләрне үзләштерә 28.06.2012

Соңгы елларда мәгариф өлкәсе саллы үзгәрешләр кичерде. Белем бирү учреждениеләре әледән-әле нинди дә булса яңалыкны үз җилкәсендә сынап, аны тормышка ашыруда катнаша. Хәзерге шартларда «мәгариф» дигән төшенчә үзе дә үзгәрә башлады. Элегрәк ул мәктәптә укыту процессын гына күздә тотса, хәзер киңрәк мәгънә ала.
-
Чыгарылыш кичәсе
27.06.2012
27нче июль көнне11нче сыйныф укучылары туган мәктәпләре белән саубуллашты. Алар кулларына өлгергәнлек аттестатлары алды. Бәйрәм мәдәният йортында узды. Аларга документларны мәктәп директоры Г.Г.Бариева тапшырды. Авылның күмәк хуҗалык рәисе Р.Ф.Солтанов укучыларга хәер-фатиха бирде, изге теләкләрен әти-әниләргә дә җиткерде.










