Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422053 с.Шикши, ул. Школьная, дом 4а, Сабинский район, Республика Татарстан |
| Телефон: | +7(843)-624-61-18 |
| E-Mail: | Shikshi.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шикшинская ООШ" |
| Руководитель: | Ханнанов Ильдар Фанисевич |
| Год основания учреждения: | 1985 |
| У нас учатся: | Бездә укыйлар:68 |
| У нас учат: | Бездә укыталар: 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 191 192 193 194 195 196 197 198 ( 199 ) 200 >>
-
Мәдәният дөньясында 15.02.2011

2011 нче ел юбилейларга бай. М. Җәлилгә 105 ел, Г.Тукайга 125, татар театрына 105, якташыбыз Т. Хаҗиәхмәтовның тууына 105 ел. Шул уңайдан татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зәйнәгыева З. Ф. мәктәбебездә туган телне, сәнгатьне яратучылар арасында "Мәдәният дөньясында" дигән интеллектуаль уен- марафон үткәрде. 5 нче һәм 6 нчы класслар класс җитәкчеләре Галимҗанова Г. Г., Гарипова А. Р. җитәкчелегендә тырышып әзерләнделәр һәм "Тапкырлар", "Зирәкләр" исеме астында чыгыш ясадылар. Уенда укучылар Г.Тукай, М.Җәлил иҗаты, татар театры, рәсем, җыр сәнгате, китап һәм туган тел темасына биремнәр үтәделәр. Бәйрәмдә кунак булып Былтыр да катнашты. Һәр тур музыкаль бизәлеш белән бәйләп алып барылды. Интеллектуаль уен укучылар өчен файдалы узды.
-
Муса Җәлил - патриот шагыйрь 15.02.2011

Бүген 15 нче февраль көнне 10 нчы сыйныф укучылары 8 нче сыйныф укучылары өчен бөек шагыйрь - Муса Җәлилнең иҗатына багышланган "Муса Җәлил - патриот шагыйрь" дип исемләнгән кичә - викторина үткәрделәр.
-
Теннис ярышы 14.02.2011

14 нче февраль көнне башлангыч сыйныф укучылары арасында өстәл теннисы буенча ярыш булып узды. Аның нәтиҗәләре буенча II класстан Зиннатов Айзат, III класстан Хусаинова Раилә, IV класстан Ибрагимов Фаил җиңүче дип табылдылар.
-
"Мәкаль әйтәм, дәвам ит" 14.02.2011

Мәктәптә 21нче февраль- Халыкара Туган тел көненә багышланган чаралар дәвам итә. 14нче гыйнвар көнне 6нчы класс һәм 7нче класслар арасында "Мәкаль әйтәм, дәвам ит" уены булды. Әлеге уенда халык авыз иҗаты җәүһәрләре булган мәкальләрне иң күп белүчеләр ачыкланды. 6нчы класстан Зәйнәгыева Зәлинә, 7нче класстан Вәисова Гөлдания җиңүчеләр булып танылдылар.
-
"Тел күрке - сүз" 14.02.2011

"21 февраль - Халыкара Туган тел көне" уңаеннан Кашапова Г.З. башлангыч класслар арасында "Тел күрке - сүз" дип аталган исем астында кичә үткәрде. Кичә укучыларның 3 телдә хәерле көн теләүләре белән башланып китте. Кичәдә туган тел турында шигырьләр, мәкаль- әйтемнәр искә төшерелде. Кичә укучыларның китапчыкларга язылган теләкләрне укуы белән тәмамланды.
-
Волейбол 14.02.2011

Буген, ягъни 14 февраль көнне Сабада Татарстан Республикасының 8-нче спартакиадасында волейбол буенча район туры узды. Шекше мәктәбеннән кызлар командасы (1996-1998 еллар) да актив катнашты. Алар Шытсу авылы мәктәбе укучыларын 2:0 исәбе белән җиңеп, Тимершык мәктәбе укучыларына 2:1 исәбе белән юл куйдылар. Аларга алдагы уеннарында һәм укуларында уңышлар теләп калабыз.
-
"Лыжня России - 2011" 13.02.2011

Бүген 13 февраль көнне Шекше урта мәктәбе базасында "Лыжня России - 2011" дип аталган массакүләм чаңгыда шуу ярышы узды. Әлеге ярышта укучылар, укытучылар, техник хезмәткәрләр актив катнашты.Иң кечкенә шуучыга 3 яшь.
-
Татарстан Республикасының 8-нче яшүсмерләр спартакиадасы 12.02.2011

Буген, ягъни 12 февраль көнне Сабада Татарстан Республикасының 8-нче спартакиадасында волейбол буенча район туры узды. Шекше мәктәбеннән егетләр командасы (1995-1997 еллар) да катнашты. 14 февраль көнне узачак ярышларда кызлар командасына (1996-1998 еллар) да уңышлар теләп калабыз.
-
Герой- пионерлар белән танышу 11.02.2011

11нче февраль көнне 11нче класста "Хәрби-патриотик айлык"ка багышланган тәрбия дәресендә укучылар Советлар Союзы герое дигән бөек исемгә лаек булган пионерлар белән таныштылар. Валя Котик, Леня Голиков, Марат Казей, Зина Портнованың батырлыклары турында бик кызыксынып тыңладылар. Әлеге яшь пионерларның тәвәккәллеге, батырлыгы кебек сыйфатлары укучыларда соклану хисе уятты.
-
"Дулкыннар " конкурсында катнашабыз! 11.02.2011

Нәҗип Җиһановның тууына 100 ел булуга багышланган "Дулкыннар" Республика конкурсының район турында безнең укучылар да катнашты. Гарипова Динәнең (8 класс) "Кара урман" сюитасына , Зайнагиева Зәлинәнең (6 класс) "Зөһрә" балетына төрле ысуллар кулланып ясалган рәсемнәре сайлап алу турына җибәрелде.











