Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422053 с.Шикши, ул. Школьная, дом 4а, Сабинский район, Республика Татарстан |
| Телефон: | +7(843)-624-61-18 |
| E-Mail: | Shikshi.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шикшинская ООШ" |
| Руководитель: | Ханнанов Ильдар Фанисевич |
| Год основания учреждения: | 1985 |
| У нас учатся: | Бездә укыйлар:68 |
| У нас учат: | Бездә укыталар: 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 191 ( 192 ) 193 194 195 196 197 198 199 200 >>
-
Соңгы кыңгырау 24.05.2011

Мәктәбебезнең сигез 11нче класс укучысы өчен 24 майда соңгы кыңгырау чыңлады. Бәйрәмгә район администрациясеннән, мәгариф бүлегеннән вәкилләр, әти-әниләр, ветеран укытучылар килделәр. Чыгарылыш класс укучыларына матур теләкләр әйтелде. Ә укучыларыбыз укытучыларга, әти-әниләренә булган рәхмәт хисләрен җырлар һәм шигъри юллар аша җиткерделәр. Алда бердәм дәүләт имтиханнары көтә. Ак юллар сезгә, укучыларыбыз!
-
Тәҗрибә уртаклашып
21.05.2011
21 май көнне ТИН укытучысы Гатиятов Р.Р. 10 класс укучылары белән тормыш иминлеге нигезләре фәненнән "Организационная структура вооруженных сил" темасына ачык дәрес күрсәтте.
-
Пионерия туган көн
19.05.2011
Пионерия туган көне уңаеннан спорт мәйданчыгында җәйге эстафета һәм кросс үтте. Анда 1-8 класс укучылары катнашты.
-
Ачык дәрес
17.05.2011
17 май көнне, тәҗрибә уртаклашу максатыннан, 7 класста математика фәненнән укытучы Назирова Д.А. "Тигезләмәләр системасы чишү" темасын гомумиләштереп кабатлау дәресе үткәрде. Укучылар контроль эшкә зур әзерлекләрен күрсәттеләр.
-
Бөек Җиңүгә 66 ел
10.05.2011
9 май - Бөек Җиңүгә 66 ел. Безнең мәктәп укучылары һәм укытучылары да бу көнне ветераннарны бәйрәм белән котлау өчен һәйкәл янына җыелдылар. Укучыларның чыгышларыннан сугыш һәм тыл ветераннары бик кәнагать калдылар. Яшәсен җирдә тынычлык!
-
Без өмәдә 07.05.2011

7 нче май көнне мәктәп күләмендә өмә үтте. Һәр класс үзенә беркетелгән территорияне чистарттылар. Мәктәп яны тәҗрибә участогында да эш гөрләде. Мәктәп тирәбез ялт итеп калды.
-
Ветераннарны котлау 06.05.2011

6 нчы май көнне мәктәбебезгә Саба районының социаль яклау хезмәткәрләре килде. Алар башлангыч класс укучылары белән мастер-класс үткәрделәр. Укучылар 9 Май- Бөек Җиңү көне белән котлап ветераннарга матур котлау открыткалары ясадылар.
-
Тукай-дәресләрдә
29.04.2011
Г. Тукай елы уңаеннан, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Кәримова А. И. "Тиңдәш кисәкләр янында тыныш билгеләре" дигән темага ачык дәрес күрсәтте. Дәреснең һәр этабы бөек шагыйребез шигырьләре белән үрелеп барды: шигырьләрдә тиңдәш кисәкләрне таптылар, тыныш билгеләре куелышын аңлаттылар. Кроссвордлар чишү, карточка өстендә эш булды. Дәрес ахырында белемнәрен тест белән ныгыттылар, шул ук вакытта бергәләп дөрес җавапларны тикшерделәр.
-
Үзебезне сынап 27.04.2011

27 нче апрель көнне 3 класс укучылары Шәмәрдән мәктәбендә уздырылган "Безопасное колесо-2011" бәйгесенең II турында катнаштылар. Бирелгән табышмакларга, ребусларга, сорауларга җавап бирделәр. Юл билгеләрен белүләрен күрсәттеләр. Безнең мәктәптән Фатыйхова Миләүшә II урын, Махмутова Гүзәл III урынга лаек булдылар. Аларны җиңүләре белән котлыйбыз!
-
Габдулла Тукайга 125 ел 26.04.2011

Габдулла Тукайның тууына 125 ел. Иртә баштан укучыларны мәктәптә шагыйрьнең "Туган тел" көе каршы алды. Тәнәфесләрдә укучылар татар халык көйләренә караоке җырладылар, мәктәп залында оештырылган бай күргәзмә белән таныштылар. Дәресләрдән соң Г.Тукайга багышланган әдәби кичә үткәрелде. Кичә ахырында укучылар хор белән "Туган тел" җырын башкардылар.











