Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422053 с.Шикши, ул. Школьная, дом 4а, Сабинский район, Республика Татарстан |
| Телефон: | +7(843)-624-61-18 |
| E-Mail: | Shikshi.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шикшинская ООШ" |
| Руководитель: | Ханнанов Ильдар Фанисевич |
| Год основания учреждения: | 1985 |
| У нас учатся: | Бездә укыйлар:70 |
| У нас учат: | Бездә укыталар: 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 191 192 193 194 195 ( 196 ) 197 198 199 200
-
"Универсиаданы каршылап!" 18.02.2011

Укучыларыбыз төрле конкурсларда бик теләп катнашалар. "Универсиаданы каршылап!" социаль реклама республика бәйгесендә 5 класс укучысы Габделхакова Айгөлнең эше (җитәкчесе Габделхакова Г.Р.) 3 нче урынга лаек булды. Аңа Мәгариф Министрлыгының класстан тыш эшләр буенча республика үзәгенең Дипломы тапшырылды.
-
Математиклар үсә 18.02.2011

12 февраль көнне 6 класс укучылары арасында математика фәненнән район олимпиадасы үткәрелде. Укучыбыз Фатыйхов Салават (укытучысы Назирова Д.А.) I урынны яулады. Бүгенге көндә Салават 26 нчы февральдә узачак республика бәйгесенә әзерләнә. Без Салаватка ышанабыз!
-
Тәҗрибә уртаклашып 18.02.2011
18 февраль көнне Кашапова Г.З. һәм Давыдова Т.А. Икшермә урта мәктәбендә булдылар. Ачык дәресләр, шөгыльләр карап тәҗрибә уртаклаштылар.
-
"Без - сәламәт гаилә" 18.02.2011

Кышның салкыннарына да карамыйча 3 класс укучылары (кл.җит.Кашапова Г.З.) әти - әниләрне мәктәпкә чакырдылар. "Без - сәламәт гаилә" исем астында күңелле эстафеталар үткәрделәр. Уеннар барышында гаиләләр үзләренең өлгерлекләрен, җитезлекләрен күрсәттеләр. Кичә истәлек бүләкләре тапшыру белән тәмамланды.
-
Кошларга ярдәм итик! 17.02.2011

Быел кыш салкыннарга һәм ак карга юмарт булды. Ләкин бу кошлар өчен уңайсызлыклар тудырды. Алар үзләренә азык таба алмыйлар. II класс укучылары (класс җит. Зиннатова Э.Ш.) кошларга ярдәм итү максатыннан җимлекләр ясап элделәр.
-
Волонтерлар 17.02.2011

Мәктәптә укучылар тарафыннан өлкәннәргә хезмәт ярдәме күрсәтелә. Әлеге ярдәм күрсәтүчеләрне "Волонтерлар" дип йөртәләр. 16 нчы февральдә 8 нче класс укучылары тарафыннан Мөхәммәдиева Фирдәүсә апага хуҗалык эшләре буенча физик ярдәм күрсәтелде. Аларга зур рәхмәт.
-
Конкурска әзерләнәбез 16.02.2011

"Проект" сүзе латин теленнән кергән. "Фикер, идея, план"- аның бер мәгънәсе. 16 нчы февраль көнне 3-4 нче класс укучылары башлангыч класс укытучысы Ханнанова А.С. белән проектлаштыруның нигезләре белән таныштылар. Әлеге укучылар мәктәптә үткәреләчәк "Минем укучым-минем горурлыгым" конкурсына әзерләнәләр.
-
Муса Җәлил әсәрләрен яратабыз, укыйбыз! 15.02.2011

Бүген патриот-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 105 ел. Шушы уңайдан мәктәбебездә күптөрле чаралар үткәрелде. II класста "Муса Җәлил әсәрләрен яратабыз, укыйбыз!" дигән тәрбия сәгате үтте.
-
Мәдәният дөньясында 15.02.2011

2011 нче ел юбилейларга бай. М. Җәлилгә 105 ел, Г.Тукайга 125, татар театрына 105, якташыбыз Т. Хаҗиәхмәтовның тууына 105 ел. Шул уңайдан татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зәйнәгыева З. Ф. мәктәбебездә туган телне, сәнгатьне яратучылар арасында "Мәдәният дөньясында" дигән интеллектуаль уен- марафон үткәрде. 5 нче һәм 6 нчы класслар класс җитәкчеләре Галимҗанова Г. Г., Гарипова А. Р. җитәкчелегендә тырышып әзерләнделәр һәм "Тапкырлар", "Зирәкләр" исеме астында чыгыш ясадылар. Уенда укучылар Г.Тукай, М.Җәлил иҗаты, татар театры, рәсем, җыр сәнгате, китап һәм туган тел темасына биремнәр үтәделәр. Бәйрәмдә кунак булып Былтыр да катнашты. Һәр тур музыкаль бизәлеш белән бәйләп алып барылды. Интеллектуаль уен укучылар өчен файдалы узды.
-
Муса Җәлил - патриот шагыйрь 15.02.2011

Бүген 15 нче февраль көнне 10 нчы сыйныф укучылары 8 нче сыйныф укучылары өчен бөек шагыйрь - Муса Җәлилнең иҗатына багышланган "Муса Җәлил - патриот шагыйрь" дип исемләнгән кичә - викторина үткәрделәр.











