Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422053 с.Шикши, ул. Школьная, дом 4а, Сабинский район, Республика Татарстан |
| Телефон: | +7(843)-624-61-18 |
| E-Mail: | Shikshi.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шикшинская ООШ" |
| Руководитель: | Ханнанов Ильдар Фанисевич |
| Год основания учреждения: | 1985 |
| У нас учатся: | Бездә укыйлар:68 |
| У нас учат: | Бездә укыталар: 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 191 192 193 ( 194 ) 195 196 197 198 199 200 >>
-
Тәҗрибә уртаклашып 13.04.2011

Бер төркем укытучылар (Амиров Ф.М., Амирова Л.С., Каримова А.И.,Ханнанова А.С.) Казан шәһәре Мәгариф үзәгенең 178 нче мәктәбе белән якыннан таныштылар. Алар заманча ачык дәресләрдә булдылар, түгәрәкләр эшчәнлеген карадылар, чын мәгънәсендә тәҗрибә туплап кайттылар.
-
"Инфознайка-2011" Халыкара конкурсы 12.04.2011

2 класс укучылары Халыкара "Инфознайка 2011", "Конкурс Специалистов" конкурсларында актив катнаштылар. Һәр укучы Сертификатка ия булды, ә Зиннатов Айзат Җиңүче Дипломына һәм истәлек бүләгенә лаек булды. Афәрин!
-
12 апрель-Космонавтика көне 12.04.2011

12 апрельдә Космонавтика көнен билгеләп үтәбез. 1961 нче елның 12 апрелендә, дөньяда беренче буларак, бортына кеше утырган "Восток” космик корабле җир тирәли орбитага чыгарылды. Бу кеше-очучы космонавты Юрий Алексеевич Гагарин. Ул илебез хөкүмәте тапшырган эшне үтәде. Әлеге истәлекле көн Шекше урта мәктәбендә дә билгеләп үтелде. Дөньяны танып-белү эшчәнлеген үстерү, әйләнә -тирәлектә баручы күренешләрне аңлауларына этәргеч бирү, матурлыкны күрә белергә өйрәтү, туган җиргә мәхәббәт тәрбияләү максатыннан, 8нче һәм 11нче классларда тәрбия сәгате Космонавтика көненә багышланды. Укучылар Ю. Гагарин турында видео карадылар һәм бик күп яңалык тупланган презентация белән таныштылар.
-
Космонавтика көне 12.04.2011

12 апрель - Космонавтика көне уңаеннан 7 класста (класс җитәкчесе Габдулхакова М.Р.) "Син Ю. Гагаринны яхшы беләсеңме?" дигән темага класс сәгате үтте. Укучылар Ю.Гагарин турында төрле кызыклы чыгышлар ясадылар. Бу тәрбия сәгатендә укучылар космонавт турында бик күп кызыклы мәгълүматлар алдылар.
-
Аҗаган - 2011 09.04.2011

8 апрель көнне безнең мәктәптә "Аҗаган - 2011" зона ярышлары узды. Анда Шекше, Шәмәрдән, Корсабаш, Явлаштау, Иштуган мәктәп командалары мылтыктан атуда, автомат җыюда, ОЗК киюдә, төзелеш һәм җыр конкурсларында көч сынаштылар. Шекше мәктәп командасы 1, Шәмәрдән - 2, Явлаштау - 3 урынга лаек булдылар.
-
Фәнни конференциядә 07.04.2011

6 апрель көнне мәктәбебезнең 3 укучысы Ә. Кәримуллин исемендәге I зона фәнни- гамәли конференциядә катнаштылар. Татар филологиясе бүлегендә Нәзирова В. (укытучысы Зәйнәгыева З. Ф.) "Китап язмышы- халык язмышы", рус филологиясеннән Гарипова Д. ( укытучысы Гарифуллина Г. Р.) "Всё в натуральном виде", тарихтан Мәҗитова Э. (укытучысы Хабирзянова Р. И.) "Калатау итәгендә" дигән темага чыгышлар ясап, сертификатка ия булдылар.
-
8 класста - тест 05.04.2011

5 апрельдә 8 класс укучылары рус теле фәненнән онлайн-тест үтә башладылар. Укучыларга уңышлар телибез! Укырга, укырга һәм укырга!
-
Ата-аналар җыелышы
02.04.2011
1 апрель көнне мәктәптә 8 класс укучыларының ата-аналар җыелышы узды. Анда класс җитәкчесе Гатиятов Р.Р. III нче чирек нәтиҗәләре белән таныштырды. Фән укытучылары ата-аналарны үз фәне буенча Интернет - тест һәм ГИА таләпләрен аңлаттылар. Директор урынбасарлары Давыдова Т.А. һәм Гарифуллина Г.Р.лар укыту-тәрбия процессының торышын яктырттылар.
-
Конференция 31.03.2011

30 март көнне Килдебәк мәктәбендә үткән V Район фәнни-гамәли конференциясендә безнең мәктәптән 6 укучы катнашты. Бөтенесе дә Сертификатка ия булдылар. Ә 10 класс укучысы Ханнанова Алинә (укытучы-Давыдова Т. А.) рус теле секциясендә 1 урын алды. Афәрин, Алинә!
-
Хәрәкәттә - бәрәкәт 31.03.2011

Мәктәбебезнәң бер төркем укучылары "Нарат" боз сараена барды. Укучылар рәхәтләнеп тимераякта шудылар, язгы каникулның соңгы көнен күңелле уздырдылар.











