Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422053 с.Шикши, ул. Школьная, дом 4а, Сабинский район, Республика Татарстан |
| Телефон: | +7(843)-624-61-18 |
| E-Mail: | Shikshi.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шикшинская ООШ" |
| Руководитель: | Ханнанов Ильдар Фанисевич |
| Год основания учреждения: | 1985 |
| У нас учатся: | Бездә укыйлар:68 |
| У нас учат: | Бездә укыталар: 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 191 192 ( 193 ) 194 195 196 197 198 199 200 >>
-
Укучылар конференциясе 26.04.2011

Габдулла Тукайның 125 еллыгы уңаеннан мәктәпкүләм укучылар конференциясе оештырылды. Анда төрле фәннәрдән 10 укучы чыгыш ясады. Укучылар үзләренең бай эчтәлекле чыгышларын әзерләп презентацияләрен тәкъдим иттеләр һәм жюри тарафыннан югары бәя алдылар. Һәр укучы һәм укытучылар мәктәп дирекциясенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
-
Очрашу тәэсирләре 25.04.2011

25 апрельдә районның балалар иҗат үзәгендә үткән яшь шагыйрьләр Ленар Шәех, Фәнил Гыйләҗев һәм композитор Рамил Кәнипов белән булган очрашуны укучыларыбыз ошатып, үзләренә илһам чыганагы алып кайттылар.
-
Баскет-шоу 25.04.2011

25 апрель көнне Шәмәрдән лиценда укучылар арасында "Баскет-шоу" уенында мәктәбебезнең 5-6 класс укучылары катнашты. Укучылар матур уен күрсәттеләр һәм 4 урынга лаек булдылар.
-
Тәҗрибә уртаклашабыз 23.04.2011

Мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зәйнәгыева Зөлфия Фоат кызы 6 класста татар әдәбиятыннан Л.Ихсанованың "Наил, Фаил һәм башкалар" әсәрен йомгаклау буенча "Яхшы кеше булу җиңелме?" дигән темага ачык дәрес үткәрде.
-
Мәктәптә "Ачык ишекләр" көне 23.04.2011

22 нче апрель көнне мәктәптә 1 нче класска укырга керүче укучылар һәм аларның әти-әниләре өчен "Ачык ишекләр" көне үткәрелде. 4 нче класс җитәкчесе Ханнанова А.С.ачык дәрес күрсәтте, ФГОС буенча 1 нче класс җитәкчесе Мирасова Л.Т. чыгыш ясады. Мәктәптәге укыту-тәрбия эшенең торышы һәм мәктәп таләпләре белән завуч Давыдова Т.А. таныштырды. Ата-аналар үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алдылар.
-
Янгын куркынычсызлыгы 22.04.2011

22 нче апрель көнне башлангыч класс укучыларына янгын куркынычсызлыгы буенча дәрес бирелде. Янгын булган очракта үз - үзеңне ничек тотарга икәнлекне искә төшерделәр. Эвакуация планын кабат өйрәнеп, практикада кулланып карадылар.
-
Рус теле укытучыларының район семинары 21.04.2011

21 апрель көнне мәктәбебездә "Работа над текстом как основа подготовки к ЕГЭ по русскому языку" темасына рус теле һәм әдәбияты укытучыларының район семинары узды. Эшлекле сөйләшүдә рус телен һәм әдәбиятын укытудагы мөһим мәсьәләләр- БДИ һәм ГИАга әзерләү, белем күтәрү курсларыннан яңалыклар- турында сүз барды. Мәктәпнең рус теле укытучылары Гарифуллина Г.Р. 8 класста К.Г.Паустовскийның "Телеграмма" хикәясе буенча "Зарубки на сердце" темасына "фильм төшерү" формасында дәрес-импровизация, Давыдова Т.А. 10 класста "Синтаксис словосочетания и простого предложения" темасына БДИга рус теленнән әзерлек дәресе үткәрде. Габдулхакова М.Р. кунакларга "В гостях у сказки" дигән "литературная гостиная" күрсәтте. Рус телчеләре семинары эшлекле үтте.
-
Теннис сөючеләр 19.04.2011

15 апрель көнне теннис сөючеләр Казан шәһәрендә булдылар. Якташыбызга көч бирделәр. Җиңү кабат Сабада.
-
Тәҗрибә уртаклашып 18.04.2011

18 нче апрель көнне башлангыч класслар укытучысы Кашапова Г.З. татар теле фәненнән ачык дәрес күрсәтте.
-
Йолдызларга омтылам 15.04.2011

Саба мәдәният йортында Космонавтиканың 50 еллык юбилее уңаеннан "Йолдызларга омтылам" дип исемләнгән смотр-бәйге оештырылды. Безнең мәктәп укучылары, Габделхакова Айгөл, Зиннатова Әдилә, Мирзагалләмова Диләрә, Зиннатов Айзат, Халиуллина Нурсилә, Фаваризова Рәлинә, бу бәйгедә актив катнаштылар һәм Грамотага лаек булдылар.











