Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422053 с.Шикши, ул. Школьная, дом 4а, Сабинский район, Республика Татарстан |
| Телефон: | +7(843)-624-61-18 |
| E-Mail: | Shikshi.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шикшинская ООШ" |
| Руководитель: | Ханнанов Ильдар Фанисевич |
| Год основания учреждения: | 1985 |
| У нас учатся: | Бездә укыйлар:68 |
| У нас учат: | Бездә укыталар: 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
-
"Чаңгы шуу көне" 03.02.2011

2-3 февраль көннәрендә безнең мәктәптә " Хәрби-патриотик айлыкка" багышланган чаңгы ярышлары булып узды. 1-11 класс укучылары, укытучылар коллективы чаңгыга бастылар. Даими шөгыльләнүбезнең нәтиҗәсе - Шарипов Делюс (8 класс), Хөсәенов Данир (9 класс), Гомәров Ильнур( 7 класс) беренче булып килделәр. Укытучылар да укучылардан калышмады. 1 урында Зайнагиев Н. М., 2 урында- Гарипова А. Р., 3 урында-Зиннатова Э. Ш..
-
Чәчкә Заһирова батырлыгы 02.02.2011

2 февраль көнне 7 класс укучылары Бөек Ватан сугышында бик күп батырлыклар күрсәткән Чәчкә Заһирова тормышы белән таныштылар һәм күп мәгълүмат алдылар.
-
“Хәрби-патриотик тәрбия айлыгы”
01.02.2011
1 февраль көнне Шекше урта мәктәбендә “Хәрби-патриотик тәрбия айлыгы” башланды. Айлык дәвамында күп кенә кызыклы чаралар, спорт уеннары һәм башка төрле конкурслар планлаштырыла. Барлык укучыларны чараларда актив катнашырга чакырабыз.
-
Ата-аналар җыелышы 28.01.2011

28 январь көнне безнең мәктәптә ата-аналар җыелышы булып узды. “Баланы фикерләргә өйрәтәбез! " темасына доклад белән Галимзянова Г.Г. , Габдулхакова М.Р. чыгыш ясадылар. Алар тренинг формасында ата-аналарга балаларның фикерләү сәләтен үстерүнең юлларын күрсәттеләр. Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гарифуллина Г.Р. укыту- тәрбия процессында таяна торган төп документлар белән таныштырды. Укыту эшләре буенча директор урынбасары Давыдова Т.А. I нче яртыеллык нәтиҗәләре, БДИ һәм ГИА га әзерлек турында әйтеп китте. Ахырдан ата-аналарны кызыксындырган сорауларга директор Зайнагиев Н.М. җавап бирде.
-
"Бәйсез дәүләтләр берләшмәсе" дәресе 25.01.2011

Бу ай дәвамында классларда БДБ тарихына багышланган дәресләр үтте. Бу чараларның максаты булып балаларда патриотик хисләр тәрбияләү, һәр илнең кануннарына һәм символларына карата кызыксыну уяту, ул дәүләтләрнең сәясәте, сәнәгате, яшәеш нормалары белән таныштыру тора. Башлангыч классларда уен формасында "Дуслык белән көчле без!" исемле чара үткәрелде (җит. Кашапова Г. З., Мирасова Л. Т., Габдрахманова Р. М.). 5-6 класста "Яшәсен дуслык!" дәрес-практикумында балалар БДБ символларыннан "Дуслык панносы" ясадылар һәм анда үз теләкләрен яздылар (җит. Галимзянова Г. Г.) 7 класста "БДБ илләре буенча сәяхәт-дәрес" узды (җит. Габдулхакова М. Р.). Өлкән классларда "Бәйсез дәүләтләр берләшмәсе" класс сәгатьләре үткәрелде.
-
Шахмат ярышларында 24.01.2011

22нче гыйнвар көнне мәктәбебез шахмат командасы Шәмәрдәндә узган турнирда катнашты. Һәр уенчы 7 кеше белән уйнарга тиеш иде. Ярышка нәтиҗә 5 турдан соң ясалды. Хисматова Гөлназ (11 класс), Гарипова Динә (8 класс), Ахметшина Зәлия (4 класс), Гыйләҗетдинов Булат (5 класс), Фатыйхов Салават (6 класс) турда бөтен белемнәрен файдаланып уйнадылар. Нәтиҗәдә команда 3 урынны яулады. Ә команда җитәкчесе Гарипова Алсу Рәшитовна хатын-кызлар арасында 1 урынны алды һәм медаль белән бүләкләнде.
-
Олыларга ярдәм итәбез! 24.01.2011

24 январь көнне 7 класс укучылары янә Бикә әбигә булышырга бардылар. Егетләр бик көчле бураннан соң йорт тирәсен басып киткән кардан чистарттылар, ә ул арада кызлар өйдәге эшләрне карадылар. Бикә әби укучыларга рәхмәтләр укып калды.
-
"Сөйкемле Шүрәле" 20.01.2011

"Сөйкемле Шүрәле" Бөтенроссия иҗади эшләр конкурсында күп укучыларыбыз бик теләп катнаштылар. Иң матур эшләр республика турына җибәрелде. Алар: Халиуллина Нурсиләнең (7 класс) батик ысулы белән ясалган "Шүрәле" рәсеме (җитәкчесе - Гарипова А.Р.), Зиннатова Әдиләнең «Фатыйма белән Сандугач» шигыренә аппликация юлы белән ясалган иллюстрациясе (җитәкчесе - Гарипова А.Р.), 3 класс укучыларының "Бала белән күбәләк" әсәре буенча крючок белән бәйләп эшләнгән рәсеме (җитәкчесе - Кашапова Г. З.), 2 классның торцевание һәм кәгазьдән үрү ысулы белән башкарылган "Туган авыл" макеты (җитәкчесе - Зиннатова Э. Ш.), 1 классның "Эш беткәч, уйнарга ярый" шигыренә аппликацияле рәсеме (җитәкчесе -Мирасова Л. Т.), 4 классның саламнан ясалган "Шүрәле" рәсеме (җитәкче - Ханнанова А. С.).
-
"Әй, Сабам, гүзәл Сабам!"
20.01.2011
Саба районының 80 еллыгына багышланган "Әй, Сабам, гүзәл Сабам!" район бәйгесендә мәктәбебез укучылары актив катнашты. Зиннатова Әдиләнең (5 класс) Сабага багышлап язган шигыре тирән мәгънәгә ия. Ул туган җиренә мәхәббәт, районыбыз өчен горурлык хисләре белән сугарылган. Ул сертификатка ия булды. Назирова Венера, Ханнанова Алинә, Галиева Хиндия (10 класс) витраж ысулы белән эшләнгән "Ялгыз нарат" рәсеме бәйгедә 3 урынга лаек булды (җитәкчесе Гарипова А. Р.) һәм аларга Грамота, истәлек бүләге тапшырылды. Укучы кызларыбыз Кашапова Илзирә, Габдулхакова Айгөл, Махмутова Гүзәлләрнең (җитәкчесе Кашапова Г. З.) Саба районы оешуга багышланган "Тарих битләреннән" исемле компьютер презентациясен жюри тирән эчтәлеген,зәвыклы бизәлешен ассызыклады һәм 1 урынга лаек дип тапты.
-
Укытучылар да сынау тота! 19.01.2011

19 январь көнне районыбыз укытучылары арасында БДИ формасында имтихан тапшырдылар. Безнең мәктәптән дә Гарифуллина Г. Р., Давыдова Т. А., Габдулхакова М. Р. сынатмадылар. Алда катнашачак укытучыларга да уңышлар теләп калабыз!











