Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422053 с.Шикши, ул. Школьная, дом 4а, Сабинский район, Республика Татарстан |
| Телефон: | +7(843)-624-61-18 |
| E-Mail: | Shikshi.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шикшинская ООШ" |
| Руководитель: | Ханнанов Ильдар Фанисевич |
| Год основания учреждения: | 1985 |
| У нас учатся: | Бездә укыйлар:68 |
| У нас учат: | Бездә укыталар: 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 191 192 193 194 195 196 ( 197 ) 198 199 200 >>
-
"Без-тату гаилә!" 01.03.2011

1 нче март көнне 4 нче класс укучылары һәм аларның әти-әниләре катнашында "Без-тату гаилә!" дигән кичә үткәрелде. Балалар әти-әниләре каршында матур шигырьләр, җырлар белән чыгыш ясадылар. Вальс һәм 6 төрле бию биеп имтихан тоттылар.
Кичәнең икенче өлешендә әти-әниләр арасында төрле ярышлар оештырылды. Призга Фаилнең әтисе Ибраһимов Фиргать абый лаек булды.
Балалар да, әти-әниләр дә бәйрәмнән канәгать булып таралыштылар.
-
Математика фәненнән Республика олимпиадасы 28.02.2011

Фатыйхов Салават, 6 сыйныф укучысы, (укытучы Нәзирова Д. Ә.), 26 февраль көнне үткәрелгән математика фәненнән Республика олимпиадасында катнашты. Яхшы нәтиҗәсен көтеп калабыз!
-
Настольный теннис 28.02.2011

26 нчы февральдә Саба үзәк мәдәният йорты бинасының "Теннис зал" ында үткән өстәл теннисы буенча Татарстан Республикасының 8 нче Спартакиадасы үтте. Анда безнең мәктәп укучылары да актив катнашты.
-
Рус теленнән ГИА 26.02.2011

26 февраль көнне 9 нчы класс укучылар Саба гимназиясенә рус теленнән ГИА бирергә бардылар.
-
Конкурс "Современный учитель" 25.02.2011

Укучылар гына тугел, укытучыларыбыз да төрле конкурсларда катнаша. Чираттагы Татар Дәүләт Гуманитар Педагогика Университеты үткәргән "Современный учитель" конкурсында катнашып, сертификат та алдылар.
-
"Сүзлекләрдә тел байлыгы" 25.02.2011

25 февраль көнне мәктәп китапханәсендә "Халыкара туган тел" айлыгы кысаларында "Сүзлекләрдә тел байлыгы" исемле библиографик дәрес үтте. Китапханәче 5 класс укучыларын тел һәм сүзлекләр тарихы, китапханә фондындагы сүзлек төрләре белән таныштырды. Укучылар кызыксынып сүзлекләр белән эшләделәр.
-
Эстафета уеннары 22.02.2011

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, 22 февральдә, мәктәп укучылары арасында эстафета уеннары булып узды. Барлык балалар 4 командага бүленеп ярыштылар. Җиңүче командага мәктәп дирекциясе истәлекле бүләкләр, ә калган командаларга Рәхмәт хатлары тапшырды.
-
Әтиләр сүзе-акылның үзе 21.02.2011

Шимбә көнне мәктәптә бәйрәм кичәсе гөрләде. 2 класс укучылары үзләренең әтиләре, бабайлары белән бергәләшеп җитезлектә, тапкырлыкта көч сынаштылар. Аннары укучылар бик матур концерт күрсәттеләр, үзләре ясаган бүләкләрен тапшырдылар.
-
Шугалакта 19.02.2011

19 нчы февраль көнне 4 нче класс укучылары әти-әниләре белән шугалакка килде. Тимераякта шуу, төрле уеннар, ярышлар бик күңелле булды.
-
Рус теленнән ГИА 19.02.2011

19 февраль көнне мәктәбебездә 9 класс укучылары рус теленнән (укытучы Габдулхакова М.Р.) ГИА бирделәр. ГИА барлык таләпләргә туры китерелеп үткәрелде.











