Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422053 с.Шикши, ул. Школьная, дом 4а, Сабинский район, Республика Татарстан |
| Телефон: | +7(843)-624-61-18 |
| E-Mail: | Shikshi.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шикшинская ООШ" |
| Руководитель: | Ханнанов Ильдар Фанисевич |
| Год основания учреждения: | 1985 |
| У нас учатся: | Бездә укыйлар:70 |
| У нас учат: | Бездә укыталар: 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << ( 191 ) 192 193 194 195 196 197 198 199 200 >>
-
Байлар Сабасында кунакта 04.06.2011

"Кыңгырау" лагере балалары бүген Байлар Сабасы буйлап экскурсиягә бардылар.Район үзәгенең иң гүзәл урыннарында булдылар. Яңа төзелгзн футбол мәйданчыгын карап, үзәк китапханәдә яңа газета-журналлар белән таныштылар. Экскурсиядән соң көн "Иң акыллы бала" конкурсы белән дәвам итте.
-
Янә лагерьда! 03.06.2011

Бүген лагерьда ачылыш тантанасы булып узды. Аны лагерь начальнигы Гарифуллина Г.Р. ачып җибәрде һәм балаларга күңелле ял, шәп кәеф теләде. Көн буена дәвам иткән кызыклы конкурслар, мавыктыргыч "Хәзинә эзләү" уеныннан соң балалар "Инглизчә дискотека"да биеп күңел ачтылар.
-
Лагерьнын 2нче коне 02.06.2011

Балалар бүген дә шат күңел белән "Кыңгырау" сәламәтләндерү лагеренә ашкынып килделәр. Көн дәвамында алар төрле җырлар, биюләр өйрәнделәр, мини-футбол уйнадылар, пешекче апаларыбыз пешергән иң тәмле ризыклар белән сыйландылар. Ә иң истә калганы "Үз стилебезне булдырабыз" конкурсы булгандыр. Балалар үзләре ясап килгән прическаларны тәкъдир итеп, төрле номинацияләрдә урыннар яуладылар. Ниндиләре генә юк иде прическаларның! Исемнәре аеруча үзенчәлекле иде: "Хайван койрыклары", "Кобра", "Ватылган лампочка", "Чүп-чар баскан бакча" һ.б. Лагерьның бу көне дә бик күңелле үтте.
-
Лагерь башланды! 01.06.2011

Бүген, 1 июнь- Балаларны яклау көнендә мәктәбебезнең "Кыңгырау" сәламәтләндерү лагере үз эшен башлап җибәрде.Көн бик кызыклы, вакыйгаларга бай булды.Күңелле музыка астында иртәнге зарядка, Англия турында презентация карау, бәйрәм уңаеннан асфальтта рәсем конкурсы, авыл чишмәсенә экскурсиягә бару балалар күңеленә хуш килде.Лагерьда үз-үзеңне тоту,куркынычсызлык кагыйдәләре белән танышып, инструктажга кул куйдылар.Мәктәп көн буена балаларның шат авазыннан тынып тормады.
-
Сохраним леса Татарстана! 28.05.2011

"Сохраним леса Татарстана!" Республика конкурсында безнең мәктәптән 4 укучы төрле номинацияләрдә катнашты. Зәйнәгыева Зәлинә (укытучысы Гарипова А. Р.) картинасы, Габделхакова Айгөл (укытучылары Гарифуллина Г. Р., Зәйнәгыева З. Ф.)шигырь, плакат, фотосурәт, Габделхакова Алия (укытучы Габделхакова М. Р.) әкият һәм шигырь, Вәесова Гөлданиянең (укытучы Кәримова А. И.) шигырьләре уңай бәяләнделәр һәм таныклыкка ия булдылар. Зәйнәгыева Зәлинәнең "Саба урманында" картинасы "Прекрасные леса моего Татарстана" номинациясендә IIIурынга лаек булды.
-
Соңгы кыңгырау 24.05.2011

Мәктәбебезнең сигез 11нче класс укучысы өчен 24 майда соңгы кыңгырау чыңлады. Бәйрәмгә район администрациясеннән, мәгариф бүлегеннән вәкилләр, әти-әниләр, ветеран укытучылар килделәр. Чыгарылыш класс укучыларына матур теләкләр әйтелде. Ә укучыларыбыз укытучыларга, әти-әниләренә булган рәхмәт хисләрен җырлар һәм шигъри юллар аша җиткерделәр. Алда бердәм дәүләт имтиханнары көтә. Ак юллар сезгә, укучыларыбыз!
-
Тәҗрибә уртаклашып
21.05.2011
21 май көнне ТИН укытучысы Гатиятов Р.Р. 10 класс укучылары белән тормыш иминлеге нигезләре фәненнән "Организационная структура вооруженных сил" темасына ачык дәрес күрсәтте.
-
Пионерия туган көн
19.05.2011
Пионерия туган көне уңаеннан спорт мәйданчыгында җәйге эстафета һәм кросс үтте. Анда 1-8 класс укучылары катнашты.
-
Ачык дәрес
17.05.2011
17 май көнне, тәҗрибә уртаклашу максатыннан, 7 класста математика фәненнән укытучы Назирова Д.А. "Тигезләмәләр системасы чишү" темасын гомумиләштереп кабатлау дәресе үткәрде. Укучылар контроль эшкә зур әзерлекләрен күрсәттеләр.
-
Бөек Җиңүгә 66 ел
10.05.2011
9 май - Бөек Җиңүгә 66 ел. Безнең мәктәп укучылары һәм укытучылары да бу көнне ветераннарны бәйрәм белән котлау өчен һәйкәл янына җыелдылар. Укучыларның чыгышларыннан сугыш һәм тыл ветераннары бик кәнагать калдылар. Яшәсен җирдә тынычлык!











