Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422053 с.Шикши, ул. Школьная, дом 4а, Сабинский район, Республика Татарстан |
| Телефон: | +7(843)-624-61-18 |
| E-Mail: | Shikshi.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шикшинская ООШ" |
| Руководитель: | Ханнанов Ильдар Фанисевич |
| Год основания учреждения: | 1985 |
| У нас учатся: | Бездә укыйлар:70 |
| У нас учат: | Бездә укыталар: 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 181 182 183 184 185 186 187 188 189 ( 190 ) >>
-
Яңа уку елына әзерлек 16.08.2011
Шекше урта мәктәбе 2011/2012 нче уку елына укучылар кабул итәргә әзер. Класс-кабинетлар җыештырылды, косметик ремонт ясалды. Район комиссиясе тарафыннан мәктәпнең яңа уку елына әзерлеге уңай бәяләнде. -
Тәҗрибә участогында 29.07.2011
Мәктәп яны тәҗрибә участогында җәй буена эш гөрләде. Укучылар, укытучылар һәм хезмәткәрләр тырышлыгы белән мул уңыш үстерелде. Кышка витаминлы ризыклар әзерләнде. -
Су көне 16.06.2011

Лагерьда бүген "Су көне" иде. Шунлыктан балалар барысы да зәңгәр төстән киенеп килгәннәр. Алар шулай ук урман модасы күрсәттеләр, Габдулла Тукай иҗаты буенча презентация карадылар. "Югалган предметлар" уены балаларга аеруча нык ошады.
-
Без иң сәләтлеләр! 15.06.2011

Бүген "Кыңгырау"да балаларга "Спорт-тайм" уенын уйнау бик ошады. Алар бу уенда җитезлекләрен генә түгел, актёрлык сәләтләрен дә сынадылар. Көн дәвамында музыка укытучысы Маметова М.Р. белән яңа җырлар өйрәнделәр, "Иң кызыклы кошлар" конкурсында катнашып, урыннар яуладылар.
-
Безнең куллар бик оста! 14.06.2011

14 июнь көнне балалар Боз сараенда булдылар,рәхәтләнеп тимераякта шудылар. Шулай ук табигатьтә күңелле уеннар уйнап, оригами һәм аппликация ысулы белән матур итеп газета чыгардылар.
-
1 нче сменаның соңгы көне 07.06.2011

Көн яңгырлы булса да,балаларның күңеле күтәренке иде.Бу көн "Апельсин көне" дип аталды.Шуңа күрә балалар көне буе сары киемнәре белән балкып йөрделәр.Дуслык темасына тест эшләделәр, әкиятләрне заманча итеп сәхнәләштерделәр, ялганчылар конкурсында көчләрен сынадылар.Шулай ук лагерь начальнигы Гарифулинна Г.Р.ны туган көне белән котларга да онытмадылар.
-
Лагерь гөрли 06.06.2011

Лагерьның бу көне "Кире көн" дип игълан ителгәнлектән, бүген малайлар кызлар, кызлар малайлар булып киенеп килгәннәр иде. Көн дәвамында авылыбыз фельдшеры Яхина Ләйсән апа белән очрашып, сәламәтлек турында әңгәмә кордык. Мәктәп библиотекасына экскурсия, Г.Тукай турында презентация карау, аяк киемнәре "распродажа"сы балаларга бик ошады.
-
Байлар Сабасында кунакта 04.06.2011

"Кыңгырау" лагере балалары бүген Байлар Сабасы буйлап экскурсиягә бардылар.Район үзәгенең иң гүзәл урыннарында булдылар. Яңа төзелгзн футбол мәйданчыгын карап, үзәк китапханәдә яңа газета-журналлар белән таныштылар. Экскурсиядән соң көн "Иң акыллы бала" конкурсы белән дәвам итте.
-
Янә лагерьда! 03.06.2011

Бүген лагерьда ачылыш тантанасы булып узды. Аны лагерь начальнигы Гарифуллина Г.Р. ачып җибәрде һәм балаларга күңелле ял, шәп кәеф теләде. Көн буена дәвам иткән кызыклы конкурслар, мавыктыргыч "Хәзинә эзләү" уеныннан соң балалар "Инглизчә дискотека"да биеп күңел ачтылар.
-
Лагерьнын 2нче коне 02.06.2011

Балалар бүген дә шат күңел белән "Кыңгырау" сәламәтләндерү лагеренә ашкынып килделәр. Көн дәвамында алар төрле җырлар, биюләр өйрәнделәр, мини-футбол уйнадылар, пешекче апаларыбыз пешергән иң тәмле ризыклар белән сыйландылар. Ә иң истә калганы "Үз стилебезне булдырабыз" конкурсы булгандыр. Балалар үзләре ясап килгән прическаларны тәкъдир итеп, төрле номинацияләрдә урыннар яуладылар. Ниндиләре генә юк иде прическаларның! Исемнәре аеруча үзенчәлекле иде: "Хайван койрыклары", "Кобра", "Ватылган лампочка", "Чүп-чар баскан бакча" һ.б. Лагерьның бу көне дә бик күңелле үтте.











