Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422053 с.Шикши, ул. Школьная, дом 4а, Сабинский район, Республика Татарстан |
| Телефон: | +7(843)-624-61-18 |
| E-Mail: | Shikshi.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шикшинская ООШ" |
| Руководитель: | Ханнанов Ильдар Фанисевич |
| Год основания учреждения: | 1985 |
| У нас учатся: | Бездә укыйлар:68 |
| У нас учат: | Бездә укыталар: 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 191 192 193 194 ( 195 ) 196 197 198 199 200 >>
-
"I дәрәҗәдәге диплом - бездә!" 31.03.2011

29 мартта район балалар иҗат үзәгендә үткән "Минем укучым - минем горурлыгым" бәйгесендә Әхмәтшина Зәлия "Саламнан могҗиза" проект эшен яклап чыгыш ясады һәм I дәрәҗәдәге дипломга ия булды. Булдырдың, Зәлия!
-
Волейбол ярышында 26.03.2011
26 нчы март көнне Саба спорт комплексында мәктәп укучылары арасында волейбол буенча зона ярышларында 1 һәм 2 нче урынннарны алган мәктәп командалары очрашты. Әлеге район ярышында Шекше мәктәбенең кызлар командасы да актив катнашып, 9 команда арасыннан 4 нче урынны яуладылар.АФӘРИН!!!
-
Без инглизчә дә беләбез! 26.03.2011

25 март көнне Балалар иҗат үзәгендә үткәрелгән "Говорим и поем по-английски" конкурсында безнең мәктәп укучылары уңышлы чыгыш ясадылар. "Җыр" номинациясендә 5 класс укучысы Зиннатова Әдилә 2 урын яулап, Мактау кәгазенә һәм бүләккә лаек булды.
Very good, Adilya! -
"Беренче карлыгачлар" 24.03.2011

Балалар иҗат үзәгендә үткәрелгән "Сандугач керде күңелгә" конкурсының "Беренче карлыгачлар" номинациясендә 1 класс укучыларыбыз Фаваризова Р. һәм Хафизова З. уңышлы чыгыш ясап, Ралинә Республика турына үтте.
-
Каникулда да ял итмибез 23.03.2011

Безнең укучылар каникулда да мәктәпне онытмыйлар. "Оста куллар" түгәрәгенә балалар бик теләп йөриләр. Алар анда бәйләргә, чигәргә, макраме үрергә, тәмле ризык пешерергә ойрәнәләр. Аннары өйдәгеләрне сыйлап сөендерәләр.
-
Шахмат ярышларына әзерләнәбез 23.03.2011

Иртәгә, 24 март көнне, Лесхоз бистәсендә узачак шахмат ярышларына ныклап әзерләнәбез. Ахметшина Зәлия белән Фатыйхова Миләүшә беренчелекне бирмибез, диләр.
-
ГТОны - бишлегә! 22.03.2011

Кичә, 22 март көнне, безнең укытучылар һәм хезмәткәрләр басейнга ГТО нормаларын тапшырарга бардылар. Рәхәтләнеп коенып, көч сынашып дүртенче чиреккә энергия туплап керергә әзер булдылар!
-
Тукай елын ачу 19.03.2011

19 нчы мaрт көнне мәктәбебездә "2011 ел- Тукай елы"н ачу тантанасы булды. Кичәдә укучылар Г.Тукайның шигырьләрен сөйләделәр, җырларын җырладылар. Барабаннар тавышы астында тантаналы рәвештә ТР президенты Указы укылды. Кичә шагыйрьнең "Туган тел" җыры белән тәмамланды.
-
Саламнан могҗиза 17.03.2011

4 нче класс укучысы Әхмәтшина Зәлия үзенең "Саламнан могҗиза" проект эше белән "Минем укучым - минем горурлыгым" район конкурсында финалга чыкты. Уңышлар сиңа, Зәлия!
-
Тукайның җылы сүзе 17.03.2011

16 нчы март көнне мәктәбебезнең 3 укучысы Балалар иҗат үзәгендә үткәрелгән "Тукайның тылсымлы сүзе" конкурсында катнашты. Гарипова Динә, Г. Тукайның "Таз", Мирзагаләмова Диләрә "Киңәш", Зиннәтова Әдилә "Китап" шигырен сөйләп, Сертификатка ия булдылар.











