Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422053 с.Шикши, ул. Школьная, дом 4а, Сабинский район, Республика Татарстан |
| Телефон: | +7(843)-624-61-18 |
| E-Mail: | Shikshi.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шикшинская ООШ" |
| Руководитель: | Ханнанов Ильдар Фанисевич |
| Год основания учреждения: | 1985 |
| У нас учатся: | Бездә укыйлар:68 |
| У нас учат: | Бездә укыталар: 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 191 192 193 194 195 196 197 ( 198 ) 199 200 >>
-
Әфган-йөрәк ярасы 18.02.2011

15 нче февральдә Әфган сугышына багышланган класс сәгатьләре үтте. СССР гаскәрләренең Әфган җирләреннән чыгарылуына 22 ел үтсә дә, алар безнең хәтердән юылмый.
-
"Ягез әле, егетләр!" 18.02.2011
18 февраль 5 нче класс (класс җитәкчесе Галимзянова Г.Г.) һәм 7 нче класс (класс җитәкчесе Габдулхакова М.Р.) малайлары арасында "Ягез әле, егетләр!" дигән тема астында КВН булып узды. Бик күп төрле сынаулар аша үзләренең көчләрен күрсәтергә туры килде малайларга. КВН классташ кызларының концерт номерлары белән үрелеп барылды. 1 нче урынга "Силачи" 5 нче класс малайлары командасы чыкты, ә 2 нче урынга "220 вольт" 7 нче класс малайлары калды. КВН кызларның якынлашып килүче Ватанны саклаучылар көне белән котлаулары һәм истәлекле бүләкләр бирүе белән тәмамланды. -
"Универсиаданы каршылап!" 18.02.2011

Укучыларыбыз төрле конкурсларда бик теләп катнашалар. "Универсиаданы каршылап!" социаль реклама республика бәйгесендә 5 класс укучысы Габделхакова Айгөлнең эше (җитәкчесе Габделхакова Г.Р.) 3 нче урынга лаек булды. Аңа Мәгариф Министрлыгының класстан тыш эшләр буенча республика үзәгенең Дипломы тапшырылды.
-
Математиклар үсә 18.02.2011

12 февраль көнне 6 класс укучылары арасында математика фәненнән район олимпиадасы үткәрелде. Укучыбыз Фатыйхов Салават (укытучысы Назирова Д.А.) I урынны яулады. Бүгенге көндә Салават 26 нчы февральдә узачак республика бәйгесенә әзерләнә. Без Салаватка ышанабыз!
-
Тәҗрибә уртаклашып 18.02.2011
18 февраль көнне Кашапова Г.З. һәм Давыдова Т.А. Икшермә урта мәктәбендә булдылар. Ачык дәресләр, шөгыльләр карап тәҗрибә уртаклаштылар.
-
"Без - сәламәт гаилә" 18.02.2011

Кышның салкыннарына да карамыйча 3 класс укучылары (кл.җит.Кашапова Г.З.) әти - әниләрне мәктәпкә чакырдылар. "Без - сәламәт гаилә" исем астында күңелле эстафеталар үткәрделәр. Уеннар барышында гаиләләр үзләренең өлгерлекләрен, җитезлекләрен күрсәттеләр. Кичә истәлек бүләкләре тапшыру белән тәмамланды.
-
Кошларга ярдәм итик! 17.02.2011

Быел кыш салкыннарга һәм ак карга юмарт булды. Ләкин бу кошлар өчен уңайсызлыклар тудырды. Алар үзләренә азык таба алмыйлар. II класс укучылары (класс җит. Зиннатова Э.Ш.) кошларга ярдәм итү максатыннан җимлекләр ясап элделәр.
-
Волонтерлар 17.02.2011

Мәктәптә укучылар тарафыннан өлкәннәргә хезмәт ярдәме күрсәтелә. Әлеге ярдәм күрсәтүчеләрне "Волонтерлар" дип йөртәләр. 16 нчы февральдә 8 нче класс укучылары тарафыннан Мөхәммәдиева Фирдәүсә апага хуҗалык эшләре буенча физик ярдәм күрсәтелде. Аларга зур рәхмәт.
-
Конкурска әзерләнәбез 16.02.2011

"Проект" сүзе латин теленнән кергән. "Фикер, идея, план"- аның бер мәгънәсе. 16 нчы февраль көнне 3-4 нче класс укучылары башлангыч класс укытучысы Ханнанова А.С. белән проектлаштыруның нигезләре белән таныштылар. Әлеге укучылар мәктәптә үткәреләчәк "Минем укучым-минем горурлыгым" конкурсына әзерләнәләр.
-
Муса Җәлил әсәрләрен яратабыз, укыйбыз! 15.02.2011

Бүген патриот-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 105 ел. Шушы уңайдан мәктәбебездә күптөрле чаралар үткәрелде. II класста "Муса Җәлил әсәрләрен яратабыз, укыйбыз!" дигән тәрбия сәгате үтте.











