МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 138 учащихся/138 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 351 352 353 354 355 ( 356 ) 357 358 359 360 >>
-
Әниләр көне
26.11.2011
25 нче ноябрь көнне 10 сыйныф укучылары “ Кояш гомере телим мин әнием сиңа” исеме астында бәйрәм концерты куйдылар. Укучыларыбыз әниләренә үзләре ясаган открыткалар, ә 10 сыйныф укучылары гөлләр бүләк иттеләр.Бәйрәм конөерты бик эчтәлекле, матур булды
-
Минобрнауки России приглашает к участию в творческом конкурсе "Как я стал профи" 25.11.2011

Министерство образования и науки Российской Федерации совместно с федеральным порталом "Российское образование" edu.ru проводит творческий конкурс "Как я стал профи" (http://prof.sc.edu.ru/). Цель Конкурса - информирование целевых аудиторий о возможностях современного профильного образования.
К участию в конкурсе приглашаются студенты и выпускники колледжей, техникумов, институтов, университетов, проживающие на территории Российской Федерации. Для участия в конкурсе необходимо написать рассказ о причинах или мотивах выбора специализации для учёбы или работы, проиллюстрировать свой рассказ реальными авторскими фотографиями и отправить на электронный адрес minobrnauki@informika.ru.
-
Әниләр көне
25.11.2011
24 нче ноябрь көнне барлык класслар да тәрбиясәгатьләрен Әниләр көненә багышлап үткәрделәр. Һәр класс әниләрен, әбиләрен әлеге сәгатькә кунакка чакырдылар. Аларга үзләреннең җылы хисләрен, үзләре язган шигьри юллар аша тапшырдылар, рәхмәтләрен әйттеләр
-
Әниләрне хөрмәт итик! 25.11.2011

Әниләргә хөрмәт ислам динендә генә түгел, барлык диннәрдә дә әни кешегә аерым урын билгеләнеп куелган.
Ислам динендә исә, Аллаһы Тәгаләне хөрмәт иткәннән соң, әти-әниләребезгә итәгать итәргә тиеш булабыз. Бу хакта пәйгамбәребезнең (Мөхәммәд сгв) күп кенә хәдисләре бар. Хәтта Аллаһы Сөбхәнәһү вә Тәгаләнең дә аятьләре китерелә. Мәсәлән, Коръәни-Кәримнең “Исра (Төнге сәяхәт)” сүрәсендә Аллаһ Раббыбыз болай ди: “Аллаһ хөкем итте вә әмер бирде, фәкать Аллаһка гына гыйбадәт кылырга һәм ата-анага изгелек итәргә. Әгәр син исән чакта аларның берсе яки икесе дә олыгаю чорына керде икән, син аларга "уф" та дип әйтмә, аларны каһәрләмә, кәефләрен җибәрмә, бәлки аларга һәрвакыт йомшак вә мөлаем сүзләр сөйлә!” (23 нче аять). Ягъни, әниләр һәрбер кеше өчен дә иң кадерле, иң якын кешеләр булып тора. Кешеләргә шундый сыйфат хас ки, ул әйбернең кадерен аны югалткач кына белә.
-
"Канатлы дустым ашханәсе" фотосюжетлар бәйгесе башлана 24.11.2011

"Сабантуй" балалар һәм яшүсмерләр газетасы "Белем.ру" порталы белән берлектә чираттагы бәйгене - "Канатлы дустым ашханәсе" фотосюжетлар бәйгесен игълан итә. Әлеге бәйге аеруча табигать сөюче дусларыбыз күңеленә хуш килер, дип уйлыйбыз. Ул 1 декабрь көнне башланачак һәм кышның соңгы аенда аның нәтиҗәләре билгеле булачак. Бәйгедә I-XI сыйныф укучылары катнаша алалар.
-
II төбәкара "Көмеш каләм" бәйгесе игълан ителде. Бәйгедә балалар да, өлкәннәр дә катнаша ала
23.11.2011
Чувашия Республикасы татарларының милли-мәдәни автономиясе II төбәкара "Көмеш каләм" бәйгесен игълан итә. Бәйге "Минем шәҗәрәм" исемле, туган җиреңдәге нәсел, 3-4 буындагы әби-бабайларның нәсел-ыру тамырлары турында, уңай фикерле иншалар язу буенча булачак. Бәйгедә балалар да, өлкәннәр дә катнаша ала - катнашучыларның яшьләре чикләнмәгән.
Шәҗәрәгезне фәнни нигездә ачып, туган ягыгызда, нәселегездә танылган шәхесләрнең тормышын иҗади формада инша итеп, А4 форматында, 2 тулы биттә язарга кирәк. Иншаны бәйгедә катнашу өчен тапшырган вакытта хатка өстәп фоторәсемегезне дә җибәрә аласыз. Язма иншаларыгыз Урмай авылының http://urmai-urmaevo.ucoz.ru сайтында (администраторы һәм төп оештыручысы - Фәрит Гыйбатдинов) куелып барылачак.
-
Бәхәсләр клубы
23.11.2011
22 нче ноябрь көнне Лилия Асхадулловна 4 сыйныф укучылары белән бәхәсләр клубы алып барды. Шәүкәт Галиевның шаян һәм тәрбияви шигырьләре аша алар урлашмаска, әйткән сүзеңдә торырга, эш сөючән, тәртипле балалар булып үсәргә өйрәнделәр. Бер – берсенә кирәкле һәм дөрес фикерләр җиткерделәр.
-
Аналар көне 23.11.2011

25 нче ноябрь – календарьда иң матур көннңрнең берсе.Чөнки ул –Әниләр көне. Шул уңайдан, Бөрбаш урта мәктәбенең укытучылар һәм укучылар коллективы, дөньядагы барлык изге күңелле, мәрхәмәтле, үзенең барлыкйөрәк җылысын баласына, нарасыена биргән газиз Әниләрне чын күңелебездән Әниләр көне белән котлыйбыз.
-
Кыш Бабайдан нәрсә сорар идегез? 22.11.2011

Кичә Россиядә рәсми рәвештә Кыш Бабайның туган көнен билгеләп үттеләр. Аның туган ягы булып саналган Бөек Устюгта бу көнгә ныклап әзерләнгәннәр. Нәкъ 18 ноябрь көнне анда Кыш Бабай почтасы эшли башлый. Һәр теләгән кеше кышкы тылсымчыга туган көне белән котлап яки Яңа елга бүләк сорап хат юллый ала. Ә сез Кыш бабайдан нәрсә сорар идегез?
-
Бөрбашта Корбан бәйрәме
19.11.2011
18 нче ноябрь көнне Бөрбаш авылы мәчетендә Корбан бәйрәме үткәрелде. Бәйрәмгә район башкарма комитеты рәисенең урынбасары Зәкиев Вакиф Мансурович, Балтач мәчете имамы Рамил Бикбаев һәм Арча районыннан да кунаклар килгән иде. Бәйрәм вәгазь тыңлау һәм намаз уку белән башланып китте. Көндез мәктәп балалары, мәчеттәукучы өлкәннәр корбан ашыннан авыз итсәләр, кичкә авылыбызның барлык яшь гаиләләре бәйрәм табыны янында сыйландылар.










