МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 138 учащихся/138 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 351 352 353 354 355 356 357 358 359 ( 360 ) >>
-
Кино.
27.10.2011
26 октябрь көнне укучыларыбыз мәдәният йортында кино карадылар. Кинодан соң классларда тәрбия сәгатьләре, укучылар белән әңгәмәләр үткәрелде.
-
Рус теле атналыгына нәтиҗәләр ясалды. 27.10.2011

Рус теле атналыгында актив катнашкан, презинтация һәм сочинениеләр конкурсында җиңгән укучылар билгеле булды. 5 – 6 класслардан: Латыйпова Алсу, Шакиров Рәмзил, Габдрахманова Нәргизә, Сибагатуллина Сылу, Латыйпова Гүзәлләр кроссвордлар һәм ребуслар чишү буенча алдынгы булсалар, презентацияләр конкурсында катнашып, Гафаров Рәмис, Гобәйдуллина Зөхрә, Шарипова Гөлнур, Исрафилова Алия, Гильмуллина Гүзәлләр җиңүче булдылар
-
Бәхәсләр клубы
26.10.2011
25 нче октябрь көнне 2 сыйныф укучылары белән Гөлсинә Нурлыходовна “Дуслык “ темасына бәхәсләр клубы үткәрде. Алар “Салават күпере” журналыннан дуслык турында хикәя укып, фикер алыштылар. Соңыннан дуслык турында мәкальләр әйтеп, аның мәгънәсенә төшенделәр.
-
Без тимурчылар.
26.10.2011
21 нче октябрь көнне 6 сыйныф укучылары үзләренең шефлыкка алынган өлкәннәре янында булып кайттылар. Шәмсенур әби хәл белергә килгән укучылар белән рәхәтләнеп сөйләшеп утырды. “Сез килгәч, мин үземне кирәкле кешегә саныйм” - дип, яшь аралаш, күңелендә булган хисләрен җиткерде, алар белән бик теләп фотога да төште.
-
Кылыч-реформалар 24.10.2011

Россиянең мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко көзге якта берничә мөһим белдерү ясады. Белдерүләр нигездә югары белем бирү системасына, төгәлрәк әйтсәк, абитуриентларны уку йортларына кайсы юнәлешләр буенча һәм ни рәвешле кабул итүгә кагыла иде.
Белдерүләр аз гына суына төште, әмма актуальлекләрен югалтмады, чөнки алар киләчәккә юнәлтелгәннәр һәм җимешләрен ил җәмәгатьчелеге бары тик киләсе елның көзеннән генә җыя башлаячак әле. Андрей Александрович гадәттә проблемалар төенен чишеп азапланмыйча, кылыч белән чабып өзү тарафдары булганга күрә, аның белдерүләре бу юлы да сагайтты һәм җәмәгатьчелектә сәламәт булмаган реакция уятты. Бары тик сәяси сәхнәдә вакыйгалар тиз алышынганга күрә генә, алар бераз онытыла төште. Кылыч-реформатор “төеннәр”не нигездә ике юнәлештә чабарга ниятләде: беренчесе – техник вузларга кабул ителгән абитуриентларның уртача баллы бик түбән булганлыктан, бу уку йортларындагы бюджет урыннарын киметү, икенчесе – югары уку йортлары үткәргән һәм россиякүләм олимпиадаларда җиңүчеләрнең вузга конкурссыз үтеп керү мөмкинлекләрен чикләү.
-
Бүләк.
23.10.2011
23 нче октябрь көнне Бөрбаш мәдәният йортында Түбән Кама каласыннан килгән артистлар концерт куйды. Күмәк хуҗалыкта яхшы эшләгән укучыларыбызга мәктәп администрациясе әлеге концертка билетлар бүләк итте
-
Дебатлар турниры
23.10.2011
21 октябрь көнне, мәктәбебезнең психологы Динә Мәүлитовна, 10 сыйныф укучысы Шарипова Гөлнур һәм 11 сыйныф укучысы Гайфуллин Илнар, район күләмендә үткәрелгән дебатлар турнирының зона ярышында катнашып II урынны алып кайттылар.
-
Классларда рейдлар
22.10.2011
«Аргамак» укучылар үзидарәсе составындагы министрлар классларда рейдлар үткәрделәр. Укучыларның дәреслекләренең тотылышын, укучыларның киемнәрен һәм чисталыкларын тикшерделәр. Спорт киеменнән булган, чәчләре җиткән укучыларга кисәтүләр ясадылар.
-
Бездә кунаклар.
22.10.2011
21 нче октябрь көнне укучыларыбыз һәм укытучыларыбыз “Казан утлары” журналының җаваплы сәркәтибе Алмаз Гыймадиев, татарның юмор остасы Алмаз Хәмзин һәм җырчы Алия Хәмзина белән очраштылар. Алар кызыклы әдәби – музыкаль концерт тәкъдим иттеләр. Бу күңелле тамаша барлык укучыларга һәм укытучыларга да бик ошады. Бу тамашаны карауда укучыларга бүләк итеп, билет бәясенең яртысын мәктәп администрациясе түләде.
-
Ачык тәрбия сәгате 21.10.2011

20 октябрь көнне башлангыч сыйныф укытучысы Миләүшә Нәзировна 1 сыйныф укучылары белән ачык тәрбия беседасы үткәрде. Миләүшә Нәзировна балалар белән өлкәннәрне хөрмәт итү, аларга ярдәмчел булу, сүзләрен тыңлау, аларны ярату турында бик эчтәлекле сөйләшү алып барды. Тәрбия беседасы бик оешкан төстә үтте, укучылар да бик актив булды.










