МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 138 учащихся/138 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 361 ) 362 363 364 365 366 367 368 369 370 >>
-
Көзге бал кичәләре.
20.10.2011
5 – 7 сыйныфлар арасында 18 нче октябрь, 8 – 11 сыйныфлар арасында 19 нчы октябрь көнне көзге бал кичәләре булып үтте. Бәйрәм бик матур алып барылды. Укучылар көз кызы“Сөмбелә”, натюрмортлар, “Икмәк-томыш тоткасы,, “Хезмәтле кеше – хөрмәтле кеше” (мәкальләр әйтү), көзге киемнәргә реклама бәйгеләрендә үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр.
-
Экологик әкияти тамаша
20.10.2011
Ике көндә дә көзге бал кичәләре 4 сыйныф укучыларының экологик темага әзерләнгән әкияти тамашасы белән башланып китте. 4 сыйныф укучылар югары сыйныф укучыларына табигатьне саклау, дару үләннәреннән дөрес файдалану, табигатьтә үз – үзеңне тоту кагыйдәләрен катгый рәвештә үтәү безнең төп бурычыбыз икәнлекне аңлаттылар.
-
Вниманию учителей установивших автономный модуль 18.10.2011

Вниманию учителей установивших автономный модуль для заполнения электронного журнала:
-
Өлкәннәр декадасы.
17.10.2011
Өлкәннәр көне декадасы планы нигезендә, 6 – 7 сыйныф укучылары арасында үткәрелгән сочинениеләр конкурсында җиңүче укучыларны 17 октябрь көнне линейкада бүләкләп үттеләр.
-
Фән олимпиадалары
16.10.2011
11 октябрьдән мәктәбебездә фән олимпиадалары башланды. Олимпиада булып узган фәннәрдән район этабында катнашучы укучыларының исемнәре билгеле булды. Әлегә олимпиадалар дәвам итә. Хәзер укучылардан зур тырышлык сорала , белемнәрен нык туплап әлеге олимпиадаларга әзерленсеннәр һәм зур уңышларга ирешсеннәр иде.
-
“Мин әтиемне төшемдә күрдем”
16.10.2011
Авылыбыз мәдәният йортында, 14 нче октябрь көнне, “Мин әтиемне төшемдә күрдем” дип исемләнгән тема астында сугыш чоры балаларын хөрмәтләү йөзеннән , шул елларда туган өлкәннәребез кунакка чакырылды. Әлеге чарада безнең укучыларыбыз һәм укытучыларыбыз да катнашты. Чараны мәдәният йорты директоры Хөсәенова Рәзилә алып барды.
-
Укучыларның гомуми җыелышы.
15.10.2011
14 октябрь көнне “Аргамак” укучылар оешмасының гомуми җыелышы булып үтте. Җыелышны мәктәбебезнең президенты Шарипова Гөлнур алып барды. Беренче көн тәртибе буенча мәктәбебезнең психологы Динә Мәүлитовна чыгыш ясады. Ул үз чиратында балаларга авыр проблемалардан арынуның ысулларын аңлатты. Икенче көн тәртибе буенча район эчке эшләр бүлегеннән килгән хезмәткәрләр чыгыш ясады. Балигъ булмаган балалар белән эшләүче инспектор Наил Нурисламович райондагы яшүсмерләрнең җәйге чорда үз – үзләрен тотышлары һәм балигъ булмаган балалар арасындагы җинаятьчелекне булдырмау чаралары турында аңлатып үтте.
-
Йолдызлы сәгать
11.10.2011
Бүген мәктәптә рус теле атналыгы кысаларында 5 һәм 6 сыйныф укучылары өчен "Йолдызлы сәгать" уены үткәрелде
-
Мәктәбебездә рус теле һәм әдәбияты атналыгы
10.10.2011
10 – 16 октябрьгә кадәр мәктәбебездә рус теле һәм әдәбияты атналага игълан ителде. Атналыкның программасы төзелеп, укучыларыбыз өчен, белдерүләр тактасына куелды. Моннан тыш,классларга аерым төрле ребуслар, кроссвордлар, викториналар, кызыклы сораулар язылган плакатлар мәктәп коридорына куелды. Хәзер укучыларыбыз шуларны чишү юлларын эзлиләр.
-
Бөрбаш мәктәбе көзге ярминкәгә чакыра 08.10.2011

8 октябрь көнне районда күмәк хуҗалыклар, оешмалар, мәктәпләр тарафыннан ярминкә оештырылды. Әлеге ярминкәдә без дә катнаштык. Районыбыз халкы өчен көзге муллыктан сату оештырдык. Бәяләребез артык югары булмаганлыктан, сатуыбыз да уңышлы барды. Сатып алучылар да безгә рәхмәтләр әйтеп киттеләр.










