МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 138 учащихся/138 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 341 342 343 344 345 346 347 348 349 ( 350 ) >>
-
Бүген Бөрбаш урта мәктәбе хоккей мәйданчыгында ярыш гөрли 15.01.2012

Бүген Бөрбаш урта мәктәбе хоккей мәйданчыгында ярыш гөрли. Мәктәп укучылары, студентлар һәм авыл яшьләре арасында хоккей ярышы
-
Гомуми җыелыш 13.01.2012

Бүген мәктәптә гомуми җыелыш. Җыелышта укучылар үзидарәсе беренче яртыеллыкка йомгак ясады, икенче яртыеллыкка бурычлар билгеләнде.
-
Афәрин Алия!
12.01.2012
Салавыч мәктәбендә үткән кышкы лагерьда катнашып, Алиябез иптәшләре алдында үзен уңай яктан күрсәтеп кайтты. Бар яктан сәләтле булган укучыбыз, легерьда үткәрелгән барлык чараларда да актив катнашып, үзенең лидерлык сәләтен да ачты. Алия киләчәктә мәктәбебезнең ышанычлы президенты булыр дип өметләнәбез. Аңа алда зур уңышлар телибез! Афәрин Алия!
-
Кышкы табигатькә экскурсияләр 11.01.2012

Каникул планындагы график нигезендә 5-8 класс укучылары кышкы урманга экскурсияләргә бардылар. Саф һавада йөрү сәламәтлекләрен ныгытуга ярдәм итте.
-
Күңелле стартлар 10.01.2012

Физкультура укытучысы Р.Ш.Валиев 5-7 класслар арасында “Күңелле стартлар” уены оештырды. Кышкы спорт уеннарында укучылар бик актив булдылар.
-
"Урмай моңы" Халыкара татар җыры фестиваленең беренче туры старт алды 10.01.2012

Яңа ел әле башланырга да өлгермәде, "Урмай моңы" Халыкара татар җыры фестиваленең беренче туры инде башланып та китте. Бу турыда Урмай авылының сайты хәбәр итә. Дөньякүләм аренага чыккан әлеге бәйгенең беренче турында 2012 елның 10 февраленә кадәр катнашырга мөмкин. Бәйгенең әлеге туры дистанцион рәвештә үткәрелә.
Бәйгедә катнашып уңышка ирешү өчен татар эстрадасы җырларын яхшы итеп башкара белү сорала. 10 яшьтән алып 17 яшькәчә укучы балалар өчен бер номинация булса, 17-30 яшьтәге башкаручылар өчен аерым номинация каралган. Һәр катнашучы 2-3 эстрада җырын башкарып күрсәтергә тиеш булачак.
-
Кызганыч түгел, үкенеч... 10.01.2012

Бүген татар һәм рус телләрендә сөйләшүчеләренең туган телләрендә сөйләм культурасы, дөрес сөйләм әдәбе әле тиешле дәрәҗәдә түгел.
Мондый хәлнең төрле объектив сәбәпләре бар. Шуларның берсе – мәгариф системасының бүген укучыларның татар һәм рус телләрен камил белүләренә ирешә алмавы булса, икенчесе – уку йортларында укучыларны бер телдән икенче телгә тәрҗемә итәргә өйрәтү практикасы булмауда. Ике тел белән эш итүче татар кешесе еш кына кайбер төшенчәләрне рус теленнән ялгыш тәрҗемә итеп ала, чөнки ул бу ике телнең үзара нисбәтендәге кагыйдәләрне, бер телдәге мәгънәне, эчтәлекне икенче телдә бирү тәртибен һәм һәр телнең үзенә генә хас үзенчәлекләре барлыгын белми.
-
Для учителей и родителей
10.01.2012
В разделе нормативные документы размещен "Проект федерального закона "Об образовании в Российской Федерации" (версия 3.0.3)"
-
Президент России Дмитрий Медведев подписал Указ "О проведении в Российской Федерации Года российской истории". 10.01.2012

Президент России Дмитрий Медведев подписал Указ "О проведении в Российской Федерации Года российской истории".
В тексте указа, который размещен на сайте пресс-службы Кремля, говорится: "В целях привлечения внимания общества к российской истории и роли России в мировом историческом процессе постановляю: провести в 2012 году в Российской Федерации Год российской истории".
-
Тимераякта шуу ярышы
09.01.2012
Физкультура укытучысы Акбиров Р.Ф. 4-7 класслар арасында тимераякта шуу ярышы уздырды. Бу ярышта кызлар да теләп катнашты.










