МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 138 учащихся/138 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 351 352 353 354 355 356 357 358 ( 359 ) 360 >>
-
Ур – ра каникуллар!
04.11.2011
I чирек тәмам, аны уңышлы төгәлләп укучылар 4 нче ноябрьдән 10 нчы ноябрьгә кадәр каникулга таралыштылар. Каникулда төрле түгәрәкләр, спорт ярышлары, башлангыч сыйныфларда бию иртәсе, югары сыйныфлар өчен дискотекалар булачак. Әлбәттә, 9 һәм 11 сыйныф укучылары өчен консультацияләр, район олимпиадаларына әзерлекләр дә каникул вакытында дәвам итәчәк.
-
"Татарстанда милли мәгариф артка тәгәри" - дип белдерәләр министрлыктан. 03.11.2011
"Татарстанда милли мәгариф артка тәгәри" - дип белдерәләр министрлыктан. Милли мәктәпләр саны 46%тан 44%ка калган31 октябрьдә Казанда этникара мөнәсәбәтләрне җайлау эшче төркеменең чираттагы утырышы үтте. Җыелыштагы чыгышлардан Татарстандагы милли мәгарифнең зур проблемаларга ия булуы аңлашылды.
Министрлар кабинетында узган җыелышның беренче өлеше республикадагы милли мәгариф өлкәсендәге перспективалар һәм проблемнар турында сөйләшүгә багышланды. Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Данил Мостафин чыгышыннан аңлашылганча, республикада татар телендә укыту 2 процентка кимегән.
-
18 яшьлек язым 03.11.2011

1 ноябрь көнне мәктәптә күренекле шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе якташыбыз Гарифҗан Садыйк улы Мөхәммәтшин белән очрашу кичәсе булды. Шагыйрь үзенең 70 яшьлек юбилеен каршылый. Укучылар аның шигырьләрен сөйләделәр, җырларын башкардылар, үткән юлына әйләнеп, тарихи көннәрне барладылар
-
Всероссийская интернет-перепись учителей 02.11.2011

Уважаемый учитель!
Предлагаем Вам принять участие во Всероссийской интернет-переписи учителей, которая проводится в форме онлайн опроса школьных учителей на всей территории Российской Федерации.
-
Бердәм дәүләт имтиханнары.
31.10.2011
9 һәм 11 сыйныф укучылары өчен БДИна әзерлек башланды.17 нче октябрьдән математика, рус теле, физика фәннәреннән консультацияләргә йөриләр. Укытучыларыбыз Әнисә Камилевна, Нурания Садыйковна, Гөлсинә Масхутовна зур тырышлык белән укучыларыбызны имтиханнарга әзерлиләр.
-
Премьер – министр белән очрашу 31.10.2011

29 нчы октябрь, шимбә көнне районга премьер - министр И.Ш. Халиков килде. Әлеге очрашуда безнең мәктәп администрациясе дә катнашты.
-
Уважаемые завучи и педагоги школ Республики Татарстан, конкурс 31.10.2011

в республиканской образовательной сети для своих ноутбуков!
-
Хоккей мәйданчыгын яңартабыз.
30.10.2011
Мәктәпнең ир – егет укытучылары һәм укучы егетләр көче белән хоккей мәйданчыгын яңарту эшләре башланды. Әлеге эшкә укучыларыбызның әтиләре,абыйлары да чакырылды. Суыклар башланганчы мәйданчыкны сафка бастыру безнең төп бурыч.
-
Без — эзтабарлар! 29.10.2011

28 нче октябрь көнне 2нче сыйныф укучыларын эзтабар сафларына кабул итү тантанасы булып узды. Укучылар бик теләп шигырьләр, җырлар өйрәнделәр. Төрле сорауларга, мәкальләр һәм табышмакларга җаваплар эзләделәр. Аларны эзтабарга 6 нчы сыйныф укучылары кабул итте.
-
Без спортны яратабыз.
29.10.2011
28 октябрь көнне булып узган 1999 һәм 2000нче елгы малайлар арасында үткән волейбол ярышында безнең мәктәбебез командасы I урынны яулады. Волейболчы егетләребез Гильметдинов Илназ һәм Габдрахманов Руслан районның җыелма командасына да алынды










