МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 138 учащихся/138 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 351 352 353 ( 354 ) 355 356 357 358 359 360 >>
-
Тел һәм милләт Исхакый әйткәннән алданрак та юкка чыгарга мөмкин 11.12.2011

Халыкны милләт итеп торучы иң беренче билге – бу аның теле. Милләт белән тел аерылгысыз төшенчәләр булып хисапланалар. Аларның берсе бетсә, икенчесе дә юкка чыга. Ләкин беренче булып тел югалыр, аннан соң инде милләт. Кемдер теле барның – иле бар, дип әйткән.
Гаяз Исхакый, ике йөз елдан соң татар милләте, ассимиляцияләнеп, юкка чыгар, дип фаразлаган. Әле бу татарлар ассимиляциясенең башында әйтелгән сүз. Хәзер инде бу процесс шул кадәр тиз һәм көчле бара ки, аны туктатып булмаска охшый.
-
Награждены победители республиканского конкурса творческих работ антикоррупционной направленности «Будущее моей страны – в моих руках» 11.12.2011

9 декабря 2011г. в здании Присутственных мест (Казанский Кремль, Аппарат Президента Республики Татарстан) состоялось торжественное награждение победителей и номинантов республиканского конкурса творческих работ антикоррупционной направленности «Будущее моей страны – в моих руках».
Конкурс проведен в целях формирования антикоррупционного мировоззрения учащихся среди учащихся 1-11 классов общеобразовательных учреждений республики. -
Ниязны котлыйбыз! 10.12.2011

Мәктәбебезнең 6 сыйныф укучысы Нуретдинов Нияз коррупциягә каршы сочинениеләр конкурсында катнашып, республика күләмендә I урынга лаек булып, 9 декабрь көнне мәгариф министрлыгына бүләкләү тантанасына китте.
-
Яңа елга әзерлек
10.12.2011
Мәктәбебездә яңа елга әзерлек эшләре башланып китте .Укучыларыбыз сыннар, яңа ел газеталары, классларны бәйрәмчә бизәү эшләре беләнмәшгүльләр.
-
73 яшендә шагыйрь, прозаик, драматург Фәнис Яруллин вафат булды 10.12.2011
73 яшендә шагыйрь, прозаик, драматург Фәнис Яруллин вафат булды. Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил премиясе лауреаты Фәнис Яруллин 53 ел урын өстендә ятып иҗат итте.Фәнис Яруллин (Фәниз Гатаулла улы Яруллин) 1938 елның 9 февралендә Татарстан АССРның Баулы районы Кызылъяр авылында игенче-крестьян гаиләсендә туган. Җидееллык белемне туган авылында ала, сигезенче классны Баулы урта мәктәбендә тәмамлый.
-
Татарстан Республикасы мәктәпләре сайтлары арасында бәйге башланды 08.12.2011
Татарстан Республикасы мәктәпләре сайтлары арасында бәйге башланды. Быел ул бишенче мәртәбә үткәрелә.Бәйге 5 декабрь көнне башланып китте һәм гыйнвар ахырына кадәр дәвам итәчәк. Бу көннән алып инде гаризалар кабул ителә башлады, конкурс үзе 3 этаптан тора:
I этап: 10-16 гыйнвар көннәрендә бәйгегә килгән гаризалар кабул ителеп алына. Әлеге этапта бәйге таләпләрен канәгатьләндермәгән барлык гаризалар төшерелеп калдырылачак.
-
Ачык тәрбия сәгате 07.12.2011

6 нчы декабрь көнне 6 нчы сыйныфлар белән Нурания Садиковна ачык тәрбия сәгате үткәрде. Тәрбия сәгате “Гаиләм минем – минем төп терәгем!” темасы астында үтте. Укучылар үз гаиләләре турында сочинениеләр язганнар, шәҗәрәләр төзегәннәр, әниләре һәм әтиләре турында шигырьләр иҗат иткәннәр. Әлеге чара укучыларыбыз күңелендә үз гаиләсенә, туганнарына карата хөрмәт һәм ихтирам хисләрен тагын да ныгытты.
-
Атналык тәмам
06.12.2011
28 нче ноябрьдән 5 нче декабрьгә кадәр үткәрелгән химия, биология таналыгына нәтиҗәләр ясалды.Укучыларыбызның эшләрен бәяләп түбәндәге урынар билгеләнде.
-
Интерактив такта.
05.12.2011
Заманча технологияләргә таянып эшләү максатыннан,Татарстан мәгариф министрлыгы күрсәтмәсе нигезендә мәктәпләргә интерактивтакталар кайтартылды, шул исәптән безнең мәктәпкә дә насыйп булды. Интерактив тактаны без мәктәбебезнең математикакабинетына урнаштырдык.
-
Дәрес эшкәртмәләре конкурсы
05.12.2011
Район положениесе нигезендә башлангыч сыйныф укытучылары арасында яңа стандарт таләпләренә туры килүче дәрес эшкәртмәләре конкурсының мәктәп этабы уздырылды.Җиңүче булып 1 нче сыйныфлар укытучысы Корбангалиева М.Н. һәм 3 нче сыйныфлар укытучысы Газизуллина Л.С. билгеләнде. Бу укытучыларыбызга район этабында да зур уңышлар телибез.










