МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 138 учащихся/138 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 351 ) 352 353 354 355 356 357 358 359 360 >>
-
В 2012 году число бюджетных мест приёма в российских вузах сохранится на уровне 2011 года 09.01.2012

"В 2012 году количество контрольных цифр приёма в вузы планируется сохранить на уровне этого года, при этом доступность качественного образования должна увеличиваться", - сообщил Министр образования и науки Российской Федерации Андрей Фурсенко на заседании коллегии Министерства 6 декабря 2011 года.
На заседании коллегии была отмечена несбалансированность числа выпускников учреждений профобразования и кадровой потребности рынка труда, в результате в ряде случаев выпускники вузов оказываются невостребованными. Кроме того, существует проблема несоответствия уровня квалификации выпускников предъявляемым к ним требованиям, что связано, в том числе, с приёмом в вузы абитуриентов, недостаточно подготовленных и слабо мотивированных к освоению профессиональных образовательных программ.
-
Чыршы янында уеннар 05.01.2012

-
Дискотека
05.01.2012
8-11 класс укучылары өчен чыршы янында дискотека оештырылды. Музыкаль биюләр аша укучылар күңелле ял иттеләр.
-
Тәбриклибез Сезне туган көнегез белән! 05.01.2012

Һәр көн саен диярлек күрешеп, хәл белешеп торган, катлаулы мизгелләрдә аңлатып ярдәмгә килгән, уңышлы вакытларда янәшә булган, үзенең эш-гамәлләре белән чиксез рәхмәтебезне яулаган хөрмәтле хезмәттәшебез, Гүзәл Галимулловна!
Тәбриклибез Сезне туган көнегез белән!
-
Хоккей уеннары 04.01.2012

5-6 һәм 7-8 класслар арасында хоккей уеннары оештырылды. Классташларының уеннарын карарга барлык укучылар да килде. 8 класслардан торган команда җиңүче булды.
-
2012 ел... 04.01.2012

Яңа елны каршылау гадәте моннан якынча дүрт-биш мең ел элек Месопатамиядә башланып киткән. Инде ул чакларда ук кешеләр ел фасыллары алышынуын аңлаганнар, елның һәр фасылы кабатлануын зарыгып көткәннәр, бәйрәмнәр оештырганнар.
Ул вакыттан соң инде күп сулар аккан, күп гасырлар һәм еллар үткән. Календарьлар барлыкка килгән, илләр оешкан, диннәр туган, буыннар алмашкан, цивилизацияләр үзгәргән. Һәр халык, халык кына түгел - һәр кеше - Яңа елны үзенчә аңлый, үзенчә каршы ала. Кем өчендер Яңа ел ул туган көнне башланып китә, кемдер Ай календаре буенча елларны санап бара, ә кемдер Кояшка ориентлаша. Ә укытучы халкы "Яңа елны" 1 нче сентябрь көнне дулкынланып каршы ала...
-
20 елдан артык модернизацияләргә түзгән укытучы Хәлим Әлимов: “Сез әйткәнчә, без уйлаганча түгел шул” 04.01.2012

2011 елда хөкүмәтебез тарафыннан Россиядә мәгариф системасын үзгәртүләр турында бик күп сүз ишетергә туры килде. Аларның барысы да президентыбыз әйтүе буенча мәгариф системасын яхшы якка үзгәртергә тиеш иде. Укытучыларга хезмәт хакын арттыру, барлык мәктәпләрне дә интернетка тоташтыру, укытучыларга фатирлар бирү, яшь белгечләргә барлык яктан ярдәм итү һ.б. Барлык күрсәтмәләр дә үтәлдеме соң? Россия регионнарында Сез уйлаган “яңа мәктәпләр” ни хәлдә? Россия президентына регионнардан юлланган рапортлар чынлыкта бөтенләй киресен күрсәтә кебек. Әйдәгез әле, бергәләп 2011 елны искә төшереп алыйк.
-
Хоккей уеннары
03.01.2012
5-8 класс егетләре әтиләренә каршы хоккей уйнадылар. Уен әтиләрнең җиңүе белән тәмамланды.
-
“Татар лингвокультурологиясе: проблемалар һәм перспективалар” темасына III республикакүләм фәнни-гамәли конференция үткәреләчәк 01.01.2012

Киләсе елның 21 февралендә Казанда “Татар лингвокультурологиясе: проблемалар һәм перспективалар” темасына III республикакүләм фәнни-гамәли конференция булачак.
Конференциядә фикер алышулар түбәндәге темаларга нисбәтле: татар лингвокультурологиясе мәсьәләләре: теория һәм практика; телнең җәмгыять һәм мәдәният белән бәйләнеше; телдә милли характерның чагылышы; тәрҗемәдә лингвокультурологик проблемалар; фольклор теленең этник үзенчәлекләре; татар язучылары һәм шагыйрьләре иҗатында дөнья сурәте чагылышы; югары (урта махсус) һөнәри белем бирү һәм төбәк мәдәнияте; тел берәмлекләренең этимологиясе һәм тарихы; лексикография һәм фразеографиядә лингвокультурология проблемалары; лексикада милли-мәдәни үзенчәлекләр; телдә рухи һәм матди мәдәниятнең чагылышы; телара багланышлар нәтиҗәсе буларак алынмалар; телләрне чагыштырма планда (татар-инглиз, татар-немец, татар-рус, татар-чуваш, татар-мари, татар-удмурт һ.б) өйрәнү тәҗрибәсе; җирле сөйләшләрдә милли менталитет чагылышы; телара багланышларда китапханә, музей һәм театрның роле һ.б.
-
2011 елда татар дөньясында иң мөһим вакыйгалар 01.01.2012

2011 елның төп вакыйгаларын искә төшереп, шатлыклы мизгелләрне дә, югалтуларны да күз алдыннан кичереп, хәтерне яңартыйк.










