МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 138 учащихся/138 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 351 352 353 354 355 356 ( 357 ) 358 359 360 >>
-
Укучылар оешмасының гомуми җыелышы.
19.11.2011
18 нче ноябрь көнне укучылар оешмасының I чирек нәтиҗәләре буенча гомуми җыелышы булып узды. Көн тәртибе буенча уку министры нәтиҗәләр ясап чыгыш ясады. Аннан класслардагы уку секторлары фикер алышуларга күчтеләр. Икенче чиректә тырышып укырга, укуның сыйфатын тагын да арттырырга, ударниклар һәм отличникларның санын тагын да арттырырга дигән карар кабул иттеләр.
-
III сыйныфта ачык тәрбия сәгате
18.11.2011
17 нче ноябрь көнне башлангыч сыйныфлар укытучысы Газизуллина Ләйлә Сабировна III сыйныфта ачык тәрбия сәгате уздырды. Ләйлә Сабировна укучыларны әдәбият сәнгате буларак, районыбыз һәм авылыбыздан чыккан язучыларның китаплары белән таныштырды. Әңгәмәнең иң зур кунагы, тәрбия өлкәсенә зур өлеш керткән, дистәдән артык китап,вәгазьләр авторы Җәлил хәзрәт Фазлыев иде. Ул укучыларга үзе һәм кайчан, ничек, ни сәбәпле иҗат итүе турында матур, аңлаешлы итеп сөйләп үтте. Әңгәмә бик җанлы һәм тәрбияви булды.
-
Укытучылар - спорт бәйрәмендә
18.11.2011
17 нче ноябрь көннемәктәбебезнең спорт сөюче бертөркем укытучылар командасы район күләмендә үткәрелгән финал ярышларында катнашып, грамотага һәм истәлекле бүләкләргә иябулдылар.
-
Спорт спорт спорт
16.11.2011
15 нче ноябрь көнне укытучыларыбызның “Спортсменнар” командасы “Хыял” яшьләр үзәгендә үткәрелгән спорт һәм күңел ачу мероприятиесендә катнашып, III урын алып кайттылар.
-
Педсовет
16.11.2011
14 нче ноябрь көнне укытучылар коллективының педагогик киңәшмәсе булып үтте. Көн тәртибе буенча укыту эшләре буенча директор урынбасары Әнисә Камилевна I чирек нәтиҗәләренә йомгак ясады. Аннан сыйныф җитәкчеләре белән фикер алышулар булды. Икенче көн тәртибе буенча педагог – психолог ДинәМаулетовна “Балалар һәм сәләт” , инглиз теле укытучысы Гөлнара Сафуановна “Дәресләрдә сәләтле балалар белән эш”, ТИНукытучысы Рим Фаргатович “ТИН дәресләрендә укучыларга патриотик тәрбия бирү” темасына чыгышлар ясадылар.
-
Район олимпиадалары
15.11.2011
Сәләтле укучыларыбыз район күләмендә үткәрелгән олимпиадаларда катнашалар. Информатика , тарих , технология фәннәреннән укучыларыбыз үзләрен сынап кайттылар. Алда укучыларыбызга саулык - сәламәтлек,зур уңышлар телибез.
-
“Аксаков укулары” конкурсы
14.11.2011
Рус әдәбиятынан район күләмендә үткәрелгән “Аксаковские чтение” дип аталган рәсем конкурсында 9 сыйныф укучысы Шайхетдинов Данилнең хезмәте III урынны яулап, республика конкурсына җибәрелде. Данилнең җитәкчесе рус теле һәмәдәбияты укытучысы Наилә Наилевна. Республика күләмендә дә Данилгә зур уңышларга ирешүен теләп калабыз.
-
Республикадан җиңү белән кайттылар.
11.11.2011
Районның волейбол сөюче малайлары (6 – 7 класс) Чаллы шәһәреннән III урынны алып кайттылар. Алар арасында спорт сөюче , безнең укучыбыз Илназ Гыйлметдинов та бар. Ул 7 нче сыйныфта укый, шахмат уйнарга ярата, волейболны да үз итә.
-
Спорт Спорт Спорт
11.11.2011
8 – 9 ноябрь көннәрендә ДЮСШ призына 1997 – 1998 нче елгы кызлар арасында волейбол ярышлары узды. Мәктәбебезнең кызлар командасы III урынны яуладылар
-
«Говорим и поём по английски»
10.11.2011
9 ноября в Балтасинской СОШ прошел конкурс «Говорим и поём по английски». В конкурсе участвовали ученики всех школ Балтасинского района . Из нашей школы участвовали ученики из 5, 7, 8 классов. В средней группе выступали Исрафилова Алия и Исрафилова Аделя, которые исполняли песню о дружбе. Они заняли I место в своей группе в номинации «Песня».










