МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 138 учащихся/138 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
Бөрбаш урта мәктәбе яңалыклары
"Канатлы дустым ашханәсе" фотосюжетлар бәйгесе башлана
Опубликовано: 24.11.2011"Сабантуй" балалар һәм яшүсмерләр газетасы "Белем.ру" порталы белән берлектә чираттагы бәйгене - "Канатлы дустым ашханәсе" фотосюжетлар бәйгесен игълан итә. Әлеге бәйге аеруча табигать сөюче дусларыбыз күңеленә хуш килер, дип уйлыйбыз. Ул 1 декабрь көнне башланачак һәм кышның соңгы аенда аның нәтиҗәләре билгеле булачак. Бәйгедә I-XI сыйныф укучылары катнаша алалар.
Бәйгенең максатлары:
1. Кышкы салкыннарда канатлы дусларыбызга ярдәм кулын сузу - алар өчен җимлек булдыру һәм ашатып тору.
2. Фотография, интернет һәм компьютер графикалары өлкәсендә укучыларның белемнәрен ныгыту.
3. Фотосюжет ясарга һәм аның нигезендә каләм тибрәтергә өйрәнү.
4. Табигатьне саклау һәм яклау буенча пропаганда алып бару, табигатькә карата ихтирам үстерү.
Тулырак мәгълүматны http://forum.belem.ru/index.php?showtopic=952 адресы буенча "Сабантуй" газетасы форумына кереп укый аласыз.
Источник: http://belem.ru/node/3523
К списку новостей










