МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 138 учащихся/138 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 351 352 353 354 ( 355 ) 356 357 358 359 360 >>
-
Электрдан җәрәхәт алуын кисәтү буенча “Иң яхшы тыю һәм кисәтү билгеләре”нә конкурс 03.12.2011

“Сетевая компания” ААҖе балаларның электрдан җәрәхәт алуын кисәтү буенча “Иң яхшы тыю һәм кисәтү билгеләре”нә конкурс игълан итте.
Конкурс балаларның электрдан җәрәхәт алуын кисәтү буенча ел саен мәктәпләрдә үткәрелә торган чаралар уңаеннан озак сроклы республика программасы кысаларында оештырыла. Ул Татарстанда “Сетевая компания” ААҖ тарафыннан Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә тормышка ашырыла. Конкурсның максаты – балалар һәм яшүсмерләрнең электрдан җәрәхәт алуын киметү.
Конкурс шартлары буенча электрдан җәрәхәт алуга китерү ихтималы тудырган эш-гамәлләрне тыю яки кисәтү билгесе уйлап табарга кирәк.
-
Ачык тәрбия сәгате
02.12.2011
1 нче декабрь көнне 5 нче сыйныфлар белән Раушания Урановна ачык тәрбия сәгате үткәрде. Тәрбия сәгате “Гаиләм минем – минем төп терәгем!” темасы астында үтте. Укучылар үз гаиләләре турында сочинениеләр язганнар, шәҗәрәләр төзегәннәр, әниләре һәм әтиләре турында шигырьләр иҗат иткәннәр. Әлеге чара укучыларыбыз күңелендә үз гаиләсенә, туганнарына карата хөрмәт һәм ихтирам хисләрен тагын да ныгыттты. Үз гаиләң исеменә тап төшермәскә өйрәтте. Әти – әниең, әби –бабаң, туганнарыңның кадерен белеп яшәргә кирәклеккә өндәде.
-
Мәктәп авыл тоткысы 02.12.2011

Мәгариф системасы реформа кичерә. Ел саен яңалык – укытучыларның, укучыларның, ата-ананың башы әйләнә. Министр Фурсенко да, үзенең сайлаулардан соң китү мөмкинлеген, ачыктан-ачык булмаса да, читләтеп әйтте. Ул да арыды.
Соңгысы, оптимизация сәясәте дигәне, бигрәк тә авыл халкының җанына кагылды: алар - мәктәп бетсә авыл да калмас, дип хафаланып яши. Ә мәгариф җитәкчеләре “бетә”, “ябыла” дигәнгә каршы: “Юкка чыгару түгел бу, бары тик статус кына үзгәртелә”, - дип аңлатмакчы була. Мәсәлән, урта мәктәпләр тугыз еллыкка, соңгылары башлангыч итеп калдырыла. Шулай итеп статус үзгәрә, ә балалар күрше авыл мәктәбендә укыйлар.
-
Яшең җитсә 30га... 01.12.2011

Мәктәпләрдә “икенче тормыш” башланачак
2012 – 2014 елларда республикада мәктәпләрне төзекләндерү программасы эшли башлаячак. Мәктәпләрнең ничек сайлануы, нәрсәләрне төзекләндерүгә игътибар биреләчәге хакында кичә ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта сөйләделәр.
-
Без варислар сафында.
01.12.2011
30 нчы ноябрь көнне 5 нче сыйныф укучыларын вариска алу тантанасы булып узды. Укучыларыбыз әлеге чарага алдан әзерләнделәр. Алар варисларның законнарын өйрәнделәр, варис булу өчен үзеңдә нинди сыйфатлар булдырырга кирәклекне аңлап үттеләр, барлык иптәшләре алдында тантаналы вәгъдә биреп, ант иттеләр.
-
Без варислар сафында. 01.12.2011

30 нчы ноябрь көнне 5 нче сыйныф укучыларын вариска алу тантанасы булып узды. Укучыларыбыз әлеге чарага алдан әзерләнделәр. Алар варисларның законнарын өйрәнделәр, варис булу өчен үзеңдә нинди сыйфатлар булдырырга кирәклекне аңлап үттеләр, барлык иптәшләре алдында тантаналы вәгъдә биреп, ант иттеләр. Аннан соң Татарстан гимны астында 6 сыйныф укучылары аларга галстуклар тактылар. Бәйрәмнең тантаналы өлешеннән соң варислар арасында, аларны сынамак өчен төрле күңелле уеннар уйнатылды. Бәйрәм ахырында укучыларыбызга мәктәп администрациясе исеменнән бүләкләр тапшырылды.
-
Атналык
29.11.2011
28 ноябрьдән мәктәптә химия,биология, география атналыгы башланып китте. Атналыкка укучылар стена газеталары чыгардылар. 4 нче декабрьгә кадәр, аерым программа нигезендә, 11 класс укучылары табигатьне саклау буенчапрезентацияләр конкурсы, 6 – 7 класслар арасында КВН , 8 – 9 класслар арасында“Серле чикләвек” конкурсы, 1 - 4 сыйныфлар арасында “Табигать бизәкләре”темасына рәсем конкурслары уздырылычак.
-
Капремонт будет проведен в 753 школах Татарстана
29.11.2011
В список школ в РТ, подлежащих капитальному ремонту по республиканской программе на 2012 – 2014 годы, вошли 753 учреждения. Такая цифра была озвучена сегодня во время брифинга в Кабинете Министров РТ первым заместителем министра образования и науки РТ Данилом Мустафиным. Всего в настоящее время в Республике Татарстан функционируют 1885 общеобразовательных учреждений, в том числе 55 коррекционных школ и школ-интернатов. Из 1885 образовательных учреждений порядка 40 процентов имеют возраст свыше 30 лет и требуют проведения капитального ремонта.
-
Яңа ел кичәсе 29.11.2011

Бүген мәктәптә 1-6 сыйныфлар өчен Яңа ел кичәсе үткәрелде.
Бәйрәмнән фотолар һәм видерепортаж белән сайтның медиатека бүлегендә таныша аласыз.
-
Хоккей мәйданы
27.11.2011
26 нчы ноябрь көнне әтиләр, укытучылар һәм укучы егетләр көче белән хоккей мәйданчыгы сафка бастырылды. Хәзер зур тырышлык белән, аерым график нигезендә һәр классның егетләре мәйданчыкта боз катыру эшләре белән мәшгуль










