МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 138 учащихся/138 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
Бөрбаш урта мәктәбе яңалыклары
Бөрбашта Корбан бәйрәме
Опубликовано: 19.11.201118 нче ноябрь көнне Бөрбаш авылы мәчетендә Корбан бәйрәме үткәрелде. Бәйрәмгә район башкарма комитеты рәисенең урынбасары Зәкиев Вакиф Мансурович, Балтач мәчете имамы Рамил Бикбаев һәм Арча районыннан да кунаклар килгән иде. Бәйрәм вәгазь тыңлау һәм намаз уку белән башланып китте. Көндез мәктәп балалары, мәчеттә укучы өлкәннәр корбан ашыннан авыз итсәләр, кичкә авылыбызның барлык яшь гаиләләре бәйрәм табыны янында сыйландылар. Көндез 180 кешелек, кич 100 кешелек табын әзерләнде. Әлеге чараны оештыруда зур ярдәм күрсәткән Җәлил хәзрәткә, мәктәп директоры Гүзәл Галимулловнага, күмәк хуҗалык рәисе Рафис Фарадисовичка ( 7000 сум акчалата ярдәм), шулай ук акчалата ярдәм итүчеләр Миннемуллина Гөлчәчәк апага, укытучы Солтанова Гөлсинә Нурлыходовнага, Гобәйдуллин Хәбир абыйга, Зарипова Әсма апага, корбан ите китерүчеләр Зарипова Әсма апага, Шарифуллина Тәнзилә апага, Гыйлметдинова Кәдрия апага, Джуманиязова Әлфия апага, Мусин Азат абыйга зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Алда әйтеп үтелгән барлык кешеләргә киләчәктә нык сәламәтлек, озын гомерләр, гаилә тынычлыгы, бәхет - шатлыклар телибез.
К списку новостей










