• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Балтасинский
  • Школы
  • МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1
Телефон: +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20
E-Mail: Sbrb.Blt@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ Бурбашская СОШ
Руководитель: Сибагатуллин Малик Тимерханович
Год основания учреждения: 1966
У нас учатся: 138 учащихся/138 укучы
У нас учат: 24 учителя/24 укытучы

Бөрбаш урта мәктәбе яңалыклары

Яшең җитсә 30га...

Опубликовано: 01.12.2011

 

Яшең җитсә 30га...

Мәктәпләрдә “икенче тормыш” башланачак

 

2012 – 2014 елларда республикада мәктәпләрне төзекләндерү программасы эшли башлаячак. Мәктәпләрнең ничек сайлануы, нәрсәләрне төзекләндерүгә игътибар биреләчәге хакында кичә ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта сөйләделәр.

 

 Моңа кадәр яңа уку елына әзерләнгәндә, мәктәпләрнең тиешле таләпләргә туры килмәве санэпидемиология, янгын куркынычсызлыгы хезмәткәрләренә бәйләнергә урын калдыра иде. Чөнки акча җитмәү сәбәпле, мәктәпләрнең күбесендә агымдагы һәм капиталь ремонтлар үткә­релмәде. Бигрәк тә түбә, тә­рәзә, эчке инженерлык коммуникацияләре таушалган хәлдә. Бүген Татарстанда барлыгы 1885 гомуми белем бирү учреждениесе исәпләнсә, шуның 40 проценты капиталь ремонт үткәрү­не көтә.

 

– Өч ел эчендә 753 мәк­тәпне төзекләндерү каралган. Программа дүрт төрле эшне: түбә, тәрәзә, ишек, эчке инженерлык коммуни­кация­ләрен (суүткәргеч, канализация, җылылык, электр челтәрләре) алыштыруны күздә тота. Шуны әйтергә кирәк, бу 30 ел элек һәм аннан алдарак төзелгән мәктәпләргә кагылачак”, – диде ТР мә­гариф һәм фән министры урынбасары Данил Мостафин.

 

Мәктәпләрнең исемлеген муниципаль берәмлекләр үзләре билгеләгән. Болар – ни­гездә, бала саны 100 дән артык булган урта, шулай ук база мәктәпләре. Арада башлангыч мәктәпләр дә булырга мөмкин. Монысы инде авыл­ның демография­сенә бәйле. Билгеле, әгәр балалар саны юк икән, андыйларга ярдәм тимәячәк. Казанда өч елга 138 мәктәпне ремонтламакчылар. ТР төзе­леш, архитектура, торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Фәрит Хәнифов: “Бүген без ничек эшләргә тиешлегебезне, кай­сы мәктәпләргә тотынырга кирәклеген яхшы бе­ләбез. Төзелеш оешмаларын районнар билгели, – дип белдерде журналистларга. – Мәктәпләргә “икенче тормыш” бирү – укучыларга белем алуда уңайлыклар тудыру гына түгел, районның социаль хәлен уңай якка үзгәртү, эш урыннары булдыру да.” Эшне һәр елны апрель ахырында башлап, яңа уку елына кадәр төгәлләү планлаштырыла. Шулай итеп, 2012 елда 265 мәктәпне төзекләндерергә җые­налар. Ел саен ремонтка республика бюджетыннан 1,5 миллиард сум акча бү­ленәчәк.

 

Республика районнарында хәлләр ничек икән? Аларның ничәшәр мәктәп тәкъдим итүен белешергә булдык.

 

– Өч елга барлыгы 19 мәктәп исемлеген бирдек, беренче елда 6 сына (шуның бишесе авылда) ремонт көтәбез. Моңа кадәр агымдагы ремонт кына ясалып килде: тәрәзә­ләр, түбәләр алыштырылмады. Хәзер инде чират аларга да җитәчәк. Авыллардагы җыелышларда ата-аналар бәдрәфләрне җылыда урнаштыру мәсьәләсен күтәрә. Программа инженер челтәрләрен ремонтлау мөмкинлеге тудырса, проблеманы хәл итеп булачак,– ди Зәй районы мәгариф бүлеге башлыгы Рафаил Кәрамов.

 

Азнакай районы мәгариф бүлеге башлыгы Дамир Гый­ләҗев әйтүенчә, моңар­чы шәһәр һәм район хакимияте “Татнефть” белән берлектә мәгариф учреждениеләрен төзекләндерүгә ел саен күпмедер дәрәҗәдә ярдәм итеп торган. Узган ел әлеге эшкә 20 миллион сум акча бирелгән. “Бу программаны без, мә­гариф өлкәсендә эшләү­челәр, бик хуплыйбыз. Барлыгы 24 мәктәпне тәкъдим иттек. Алар­­­ны белем йортының хәле ни дәрәҗәдә булудан чыгып сайладык. Әйтик, узган ел 27 мәктәпнең түбәсе алыштырылган яки ремонтланган иде. Андыйларга хәзер башка төрле ремонт кирәк булачак”,– дип аңлатты Дамир Рашатович.

 

Программада катнашучы мәктәпләрнең исемлеге бе­лән берничә көннән ТР Тө­зелеш, архитектура, торак-коммуналь хуҗалык мини­стрлыгының сайтында танышырга мөмкин булачак.

 

Сәрия САДРИСЛАМОВА
Ватаным Татарстан
№ 238 | 30.11.2011


 


Источник: http://matbugat.ru/news/?id=5184

К списку новостей