• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Балтасинский
  • Школы
  • МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1
Телефон: +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20
E-Mail: Sbrb.Blt@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ Бурбашская СОШ
Руководитель: Сибагатуллин Малик Тимерханович
Год основания учреждения: 1966
У нас учатся: 138 учащихся/138 укучы
У нас учат: 24 учителя/24 укытучы

Бөрбаш урта мәктәбе яңалыклары

Электрдан җәрәхәт алуын кисәтү буенча “Иң яхшы тыю һәм кисәтү билге­ләре”нә конкурс

Опубликовано: 03.12.2011

“Сетевая компания” ААҖе балаларның электрдан җәрәхәт алуын кисәтү буенча “Иң яхшы тыю һәм кисәтү билге­ләре”нә конкурс игълан итте.

Конкурс балаларның электрдан җәрәхәт алуын кисәтү буенча ел саен мәктәп­ләрдә үткәрелә торган чаралар уңаеннан озак сроклы республика программасы кысаларында оештырыла. Ул Татарстанда “Сетевая компания” ААҖ тарафыннан Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә тормышка ашырыла. Конкурсның максаты – балалар һәм яшүсмерләрнең электрдан җәрәхәт алуын киметү.

Конкурс шартлары буенча электрдан җәрәхәт алуга китерү ихтималы тудырган эш-гамәлләрне тыю яки кисәтү билгесе уйлап табарга кирәк.

Материаллар язма һәм электрон үрнәкләрдә түбән­дәге адрес буенча җибәрелә яки китерелә: 420066, г.Казань, ул Чистопольская, д.5, а/я135. Редакция газеты “Мэгърифэт”. Телефон: (843) 292-36-53, magrifat@inbox.ru 420094, г.Казань, ул Бондаренко, д.3. Телефон: 291-82-84, office@gridcom-rt.ru

Конкурска материаллар 19 декабрьгә кадәр кабул ителә. Нәтиҗәләр ясаганда билгеләрнең оригинальлеге, үзенчәлекле булуы, төгәллеге һәм күрсәтмәлелеге искә алы­начак. Конкурс оештыручылары әлеге бәйгедә сту­дентларның да актив катнашуына өметләнә.

Конкурс җиңүчеләренә призлар тапшырылачак, ә аларның эшләре “Сетевая ком­пания” ААҖенең WEB-сайтында урнаштырылачак, электрдан җәрәхәт алуны кисәтүгә багышлап чыгарылачак плакатларда, буклетларда һәм мәгълүмати материалларда кулланылачак.

Чыганак: http://vatantat.ru


Источник: http://belem.ru/node/3527

К списку новостей