МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 138 учащихся/138 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 341 342 343 ( 344 ) 345 346 347 348 349 350 >>
-
Государственная (итоговая) аттестация выпускников 9-х классов в 2011/2012 году 20.02.2012

Государственная (итоговая) аттестация выпускников 9-х классов в 2011/2012 году проводится в двух формах: традиционной и с использованием механизмов независимой оценки знаний с участием Государственной экзаменационной комиссии Республики Татарстан (далее – ГИА в новой форме).
Выпускники 9 классов общеобразовательных учреждений обязаны сдать следующие экзамены:
-
Чакыру
19.02.2012
10 сыйныф укучысы Шарипова Гөлнурның КФУның Филология һәм сәнгать институтына җибәрелгән хезмәтләре уңай бәяләнеп, Гөлнурга III республикакүләм фәнни – гамәли конференциядә катнашу өчен чакыру кәгазе килде. 21 нче февраль көнне Гөлнур шуның өчен Казанга барачак. Хәерле юллар, зур уңышлар сиңа, Гөлнур!
-
“Татарстан чаңгы юллары – 2012” 19.02.2012

18 нче февраль көнне мәктәбебезнең укучылар һәм укытучылар коллективы чаңгыга басты. “Татарстан чаңгы юллары – 2012” кысаларында үткән чарада безнекеләр дә читтә калмады. Барлык коллектив бергәләп чаңгы шуып кайттылар.
-
Миру — мир!» 17.02.2012

Район этабында үткәрелгән террорчылыкка каршы плакатлар ясау конкурсында Исрафилова Алиянең рәсеме I урынга лаек булып, республика күләменә җибәрелде. Афәрин, Алия!
-
Кызыклы очрашу.
17.02.2012
5 сыйныфта укучы игезәкләр, Дилүс белән Дилүзәнең әтиләрен яхшы эшләгән өчен эш урыныннан Таиландка ял итәргә җибәргәннәр иде. Тәбрис абый исән – сау йөреп кайткач, 5 сыйныф укучылары белән очрашу оештырды. Үзенең күргәннәрен сөйләде, укучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Тәбрис абый балаларның һәммәсенә истәлекле бүләкләр дә алып кайткан. Очрашу укучыларыбызга бик кызыклы булды.
-
Ачык чара.
17.02.2012
16 нчы февраль көнне 10 нчы сыйныф укучылары белән берлектә Рәмзия Миннехановна ачык тәрбия чарасы үткәрде. Бөрбаш мәктәбендә укыган, әфганчы егет Илгиз Хайруллин истәлегенә багышланган әлеге чара, Илгиз абыйның олы апайсы Гөлфинур апа белән очрашу рәвешендә уздырылды. 10 нчы сыйныф укучылары Илгиз абый истәлегенә бик матур, бай эчтәлекле стенд эшләгәннәр. Гөлфинур апа бик сөенде, укучыларыбызга ихлас күңеленнән рәхмәтләрен җиткерде. Хәзер мәктәп музеенда Илгиз Хайруллин истәлегенә аерым урын булдырылды.
-
Олимпиада җиңүчеләре 16.02.2012

6 нчы сыйныф укучылары Хайруллина Ләйсән һәм Сәләхетдинов Рәдис математик олимпиаданың район турында җиңү яуладылар.
Ләйсән, Рәдис Сезне зур җиңүегез белән котлыйбыз, олимпиаданың Республика этабында да җиңүләр яулавыгызны теләп калабыз
-
Хоккей, хоккей,хоккей!
16.02.2012
15 нче февраль көнне “Аҗаган” уенының бер этабы булган хоккей ярышы үткәрелде. “Кызыллар” һәм “Яшелләр” командасы арасында үткәрелгән бу ярышта “Яшелләр” командасы җиңү яуладылар.
-
“Ягез әле, егетләр!” 15.02.2012

Мәктәбебездә февраль ае - оборона масса эшләре айлыгы дип игълан ителде. Аерым планнар төзелде. 14 нче февраль көнне план нигезендә мәктәбебезнең югары сыйныф егетләре арасында “Ягез әле, егетләр!” исеме астында ярыш үткәрелде. Хәрби уеннар белән үткәрелгән әлеге ярышта егетләребез бик актив булдылар,уеннарда бик теләп катнаштылар. Ярыш нәтиҗәләре буенча 9 һәм 10 сыйныф егетләренең “Барс” командасы I урынга, ә 8 һәм 11 сыйныф егетләренең “ВДВ” командасы II урынга лаек булды.
-
Ачык дәрес 14.02.2012

14 февраль көнне 11 нче сыйныфларда рус әдәбиятыннан Гөлсинә Масхутовна ачык дәрес күрсәтте. Сугыш чоры шигъриятенә карата үткәрелгән дәресен укытучы яңа эш алымнары кулланып алып барды. Дәрес – семинар булганлыктан, укучылар шагыйрьләрнең тормыш юлы һәм иҗатлары турында таныштырдылар, шигырьләрен дә яттан сөйләделәр. Күп кенә шигырьләргә көйләр язылган, укучылар аларны да тыңлап үттеләр. Үзләре дә җырладылар. Дәрес бик матур һәм оешкан төстә үтте. Дәрестә катнашкан һәркем күңелендә сугыш хатирәләрен кабат яңартты. Дәрес балаларда патриотик хисләр тәрбияләде.










