МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 138 учащихся/138 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 341 342 343 344 345 346 ( 347 ) 348 349 350 >>
-
Реформалар чытырманлыгында, яки Бердәм дәүләт ялганы 02.02.2012

Владимир Путинның ил буйлап сәяхәте дәвам итә. Очрашулар һәм киңәшмәләр вакытында булачак Президент алдында ил өчен мөһим булган мәсьәләләр күтәрелә. Билгеле, Россиядә проблема булмаган өлкәне табу кыен, шуңа да җәмәгатьчелек тарафыннан күпкырлы мәсьәләләр күтәрелүе гаҗәп түгел. Тик проблемаларның кайберсе аеруча еш кабатланып күтәрелә.
Бу аңлашыла: авырткан җирдән кул китми, гел сыйпап торасы килә сызлавыкны. Кызык як шунда: россиялеләрне иң нык сызлата торган сызлавык ул – гап-гадәти мәктәп имтиханы. Путинның футбол фанатлары вәкилләре белән очрашуы вакытында спорттан шактый ерак торган БДИ мәсьәләсе күтәрелүе һәм премьер-министр авызыннан афоризм булып чыккан җавапның мәгълүмат кырында зур дулкыннар кузгалтуы мәктәптәге чыгарылыш имтиханының чынлап та авырткан җир булуын тагын бер кат дәлилләде. -
Ачык дәрес
01.02.2012
31 нче январь көнне Лилия Асхадулловна 4 нче сыйныфларда математика фәненнән ачык дәрес уздырды. Ул дәрестә яңа технологияләрне бик урынлы һәм оста файдаланды. Укучылар да дәрестә бик актив булдылар. Дәрес бик оешкан төстә үтте.
-
Мәктәптә пенсионерлар өчен укулар башланды 01.02.2012

Мәктәптә пенсионерлар өчен компьютерга өйрәтү буенча укулар башланды.
Укулар атнага ике тапкыр информатика кабинетында үткәреләчәк.
-
Бию киемнәре 01.02.2012

Мәктәбебез укучылары концертларда татар биюләрен бик яратып бииләр. Һәр класс концертында төрледән – төрле матур татар халык биюләре башкырыла. Шуңа күрә быел татар костюмнарының гардеробын баету өчен тагын да матур татар бию костюмнары тегәргә булдык. Бу эшне технология укытучысы Фирания Ханифовна башкара. Аның теккән һәрбер киеме бик матур килеп чыга. Фирания апаларына укучыларыбыз бик рәхмәтле.
-
Башлангыч сыйныф укытучысы Газизуллина Л.С. ны зур җиңүе белән котлыйбыз 31.01.2012

Ләйлә Сабировна башлангыч сыйныф укытучылары арасында үткәрелгән дәрес эшкәртмәләре конкурсында I урынны яулады.
Сезне зур уңышыгыз белән котлыйбыз, алга таба да зур үрләр яулавыгызны теләп калабыз.
-
Ачык класс сәгате 31.01.2012

31 нче январь көнне Гөлнара Тәлгатовна 8 класслар белән ачык тәрбия сәгате үткәрде. Алар сәламәтлек темасы астында фикер алыштылар. Гөлнара Тәлгатовна бик әйбәт презинтация эшләгән. Шуңа нигезләнеп, тәрбия сәгатен алып барды. Укучылар сәламәт булу өчен нәрсәләр эшләргә, кешенең нинди сыйфатларга ия булырга тиешлеген ассызыклап үттеләр. Сәламәт булу өчен кешенең рухи байлыгы нык, изге күңелле булырга кирәклекне дә әйтеп үттеләр
-
Новые правила приема в вузы разрешают льготникам пользоваться своими преимуществами только один раз 29.01.2012

Новые правила приема в вузы, по которым будет идти набор абитуриентов в 2012 году опубликован сегодня в печати. Как и прежде, абитуриенты могут подать документы в пять вузов на три направления подготовки или специальности. А вот льготники - те, кому обещаны преимущество при поступлении, право зачисления без вступительных экзаменов или вне конкурса, смогут воспользоваться своими привилегиями только в одном вузе и на одной специальности. Они могут подать документы еще в четыре вуза, но там им придется участвовать в конкурсе на общих основаниях. Часть мест в вузах, как и прежде, будет отдана целевикам-абитуриентам, которых направила на учебу федеральная или местная власть. Таких поступающих не должно быть больше 15 процентов от общего числа мест по каждой специальности. Возможна и более высокая доля целевиков - этот вопрос согласуется с учредителем
-
Мәктәптә бантлар бәйрәме 28.01.2012

Мәктәптә бантлар бәйрәме
-
Бантиклар һәм галстуклар көне.
28.01.2012
Мәктәбебезнең лидерлары, 26 нчы январь көнен, кызлар өчен бантиклар, ә егетләр өчен галстуклар көне итеп игълан иттеләр. Бу көнне кызларыбыз берсеннән – берсе матур бантиклар тагып килделәр. Аеруча 5сыйныф кызлары бик матур иде. Ә галстукларга килгәндә, егетләребезгә: “Афәрин!”- дияргә генә кирәк. Бу көнне мәктәбебез “болынында” матур чәчкәләр аеручы күп “үскәннәр” иде.
-
5-7 классларда КВН 27.01.2012

Бүген Инглиз теле атналыгы кысаларында 5-7 класслар арасында КВН үткәрелде










