МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 138 учащихся/138 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 341 342 343 344 345 ( 346 ) 347 348 349 350 >>
-
Ачык дәрес
07.02.2012
6 февраль көнне 5 сыйныфларда Әнисә Камиловна математика фәненнән ачык дәрес күрсәтте. Яңа технологияләр кулланып үткәрелгән дәрес бик уңышлы үтте. Яңа тема аңлатылды. Укучылар дәрестә бик игътибарлы, актив булдылар.
-
Инглиз теле атналыгы
06.02.2012
27 нче январьдан 7 нче февральга кадәр мәктәптә инглиз теле атналыгы уза. Стенага төрле темага крссвордлар эленде. 3-5 класс укучылары арасында рәсем конкурсы үткәрелде. 27 январь көнне 5-7 класслар арасында КВН булып узды. Балалар 2 командага бүленеп соауларга җавап бирделәр, кроссвордлар чиштеләр, төрле биремнәр эшләделәр, инглиз телендә шигырьләр сөйләделәр.8-11 класс укучылары инглиз телендә стенгазеталар чыгардылар. Балалар конкурслаларда бик актив катнаштылар. Җиңүчеләр дирекция тарафыннан истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр.
-
Белем алырга соң түгел 04.02.2012

Өлкәннәрне компьютер серләренә өйрәтү максатыннан мәктәбебездә укулар башланып китте. Укуларны информатика укытучысы Фоат Раифович алып бара. Өлкәннәр бик теләп һәм кызыксынып укуларга йөри башладылар. Аларга тазалык, тынычлык, зур тырышлык телибез.
-
Югары сыйныфларда очрашу 03.02.2012

Бүген чыгарылыш сыйныф укучылары КФУ студенты Мифтахова М.М. белән очраштылар.
Миләүшә Мәгфүровна укучыларны КФУ белән университетта студент тормышы белән таныштырды, укучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде.
-
Толымнар, түбәтәйләр.
03.02.2012
2 нче февраль көнне лидерларыбыз кызлар өчен матур толымнар,ә егетләребез өчен матур түбәтәйләр көне үткәрде. Озын чәчле кызларыбыз нинди рәвешләрдә генә үрмәгәннәр чәчләрен,карап туйгысыз, бигрәк матурлар инде үзләре.
-
«Алтын йөзлек»кә нинди китапларны кертер идегез? (фикерләр) 03.02.2012
Премьер-министр Владимир Путин илебезнең “мәдәни канун”ын билгеләүче һәм һәр мәктәп баласы укырга тиешле 100 китаптан торган исемлек төзергә тәкъдим итте. Премьер үз фикерен бу атнада бастырылган “Россия: милли мәсьәлә” дигән мәкаләсендә дә җиткерде. Исемлекне төзүгә Путин мәдәният өлкәсендәге олпатларны җәлеп итмәкче.«Алтын йөзлек»кә нинди китапларны кертер идегез?
-
Татарстанда 2011 ел ахырында укытучыларның хезмәт хакы икътисад буенча уртача эш хакыннан артып киткән 03.02.2012

Узган елның дүртенче кварталында республика укытучыларының хезмәт хакы 17 мең 851 сум тәшкил иткән
Татарстанда 2011 ел ахырында укытучыларның хезмәт хакы беренче тапкыр төбәктәге икътисад буенча уртача эш хакыннан артып киткән. Бүген бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының еллык коллегиясендә министр Альберт Гыйльметдинов хәбәр итте.
Аның сүзләренә караганда, “Киләчәк” программасы кысаларында укытучыларның хезмәт хакын арттыру буенча эш алып барылган. Шулай ук грант программалары тормышка ашырыла. Болар барысы да педагог һөнәренең абруен күтәрү өчен эшләнә.
-
Ачык дәрес
03.02.2012
2 нче февраль көнне Гүзәл Галимулловна 5 сыйныфларда татар әдәбиятыннан ачык дәрес үткәрде. Бу дәрестә укучылар әдәбият теориясен яхшы белүләрен күрсәттеләр. Әдәби әсәрләр аша укучыларыбыз туган якка мәхәббәт, кешеләрдә гаделлек һәм әхлак сыйфатлары тәрбияләү турында тирәнтен өйрәнделәр. Дәрес бик уңышлы үтте.
-
Укытучыбыз Арча сәхнәсендә 02.02.2012

Мәктәбебезнең 6 нчы сыйныф җитәкчесе Мифтахова Н.С. Арча шәһәрендә үткән "Ел хатын-кызы - 2012" конкурсының зона ярышларында катнашып, уңышлы чыгыш ясады. Нурания Садиковна әлеге бәйгедә Мактау таныклыгы һәм истәлек бүләкләренә лаек булды.
-
Реформалар чытырманлыгында, яки Бердәм дәүләт ялганы 02.02.2012

Владимир Путинның ил буйлап сәяхәте дәвам итә. Очрашулар һәм киңәшмәләр вакытында булачак Президент алдында ил өчен мөһим булган мәсьәләләр күтәрелә. Билгеле, Россиядә проблема булмаган өлкәне табу кыен, шуңа да җәмәгатьчелек тарафыннан күпкырлы мәсьәләләр күтәрелүе гаҗәп түгел. Тик проблемаларның кайберсе аеруча еш кабатланып күтәрелә.
Бу аңлашыла: авырткан җирдән кул китми, гел сыйпап торасы килә сызлавыкны. Кызык як шунда: россиялеләрне иң нык сызлата торган сызлавык ул – гап-гадәти мәктәп имтиханы. Путинның футбол фанатлары вәкилләре белән очрашуы вакытында спорттан шактый ерак торган БДИ мәсьәләсе күтәрелүе һәм премьер-министр авызыннан афоризм булып чыккан җавапның мәгълүмат кырында зур дулкыннар кузгалтуы мәктәптәге чыгарылыш имтиханының чынлап та авырткан җир булуын тагын бер кат дәлилләде.










