• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Балтасинский
  • Школы
  • МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1
Телефон: +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20
E-Mail: Sbrb.Blt@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ Бурбашская СОШ
Руководитель: Сибагатуллин Малик Тимерханович
Год основания учреждения: 1966
У нас учатся: 138 учащихся/138 укучы
У нас учат: 24 учителя/24 укытучы

Бөрбаш урта мәктәбе яңалыклары

Кызганыч түгел, үкенеч...

Опубликовано: 10.01.2012

Бүген татар һәм рус телләрендә сөйләшүчеләренең туган телләрендә сөйләм культурасы, дөрес сөйләм әдәбе әле тиешле дәрәҗәдә түгел.

Мондый хәлнең төрле объ­ектив сәбәпләре бар. Шуларның берсе – мәгариф системасының бүген укучыларның татар һәм рус телләрен камил белүләренә ирешә алмавы булса, икенчесе – уку йортларында укучыларны бер телдән икенче телгә тәрҗемә итәргә өйрәтү практикасы булмауда. Ике тел белән эш итүче татар кешесе еш кына кайбер төшенчәләрне рус теленнән ялгыш тәрҗемә итеп ала, чөнки ул бу ике телнең үзара нисбәтен­дәге кагыйдәләрне, бер телдәге мәгънәне, эчтәлекне икенче телдә бирү тәртибен һәм һәр телнең үзенә генә хас үзенчәлекләре барлыгын белми.

Татар теле, бигрәк тә матбугат, радио-телевидение теле, көннән көн ныграк рус теленең калькасына әверелә бара.

Кайбер мисаллар китерик. "Врач сохранил ему (ей) жизнь" дигән җөмләне еш кына "Врач (табиб) аның тормышын саклап калды" дип тәрҗемә итүчеләр бар (башка беренче килгән жизнь – тормыш тәңгәллеген кулланып). Бу да саф татарча булып чыкмый. Чөнки бу очракта жизнь сүзенә, сөйләмнән аңлашылганча, гомер сүзе туры килә: чын татарча гомерне саклау диләр. Тормыш белән гомер бер үк нәрсә түгел: тормыш – иҗтимагый күренеш, гомер – биологик төшенчә.

Республика газеталарының берсендә урнаштырылган кечкенә генә бер информациянең исеме – "Ирек һәм хокук – бәһасез төшен­чәләр". Алай булырга мөмкин түгел ләбаса! Баксаң, рус сүзенең кисәкләренә кадәр тәрҗемә итү галәмәте икән бу: ценность – бәһа (бәя), бес (без) – юклыкны белдерә торган компонент (сыз-сезгә туры килә). Менә шуннан бәһасез сүзе ясаганнар. Нәтиҗәдә оригиналдагы мәгъ­нәнең капма-каршысы килеп чыккан: бесценный бәһасез түгел, киресенчә, бәя биреп бетергесез, бик кыйммәтле, бик зур бәһале.

Бүгенге мәгълүмат чаралары телендәге дип белдерде (заявил), дип билгеләде (отметил), дип күрсәтте (указал), дип ышандырды (заверил), дип раслады (утверждал) кебек күп санлы трафарет әйтелмәләрнең барысы да ясалма, татар теле өчен ят; чын татарча дөресе – дип әйтте, дип сөйләде, дип язды, диде һ.б.

Рәсми мөрәҗәгать итүдә татарларда фәлән әфәнде, фәлән ханым дип әйтү тәртибе бар. Руслар белән бергә булып, русча сөйләш­кәндә, алар телендәгечә, Илдус Рустемович, Гузель Раисовна формасында мөрәҗәгать ителә.


Источник: http://matbugat.ru/news/?id=5336

К списку новостей