МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 138 учащихся/138 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 341 ( 342 ) 343 344 345 346 347 348 349 350 >>
-
Ачык дәрес
03.03.2012
2 нче март көнне 8 нче сыйныфларда география фәненнән Мәгъфүр Раифович ачык дәрес күрсәтте. Укучылар укытучының сорауларына тулы һәм дөрес җаваплар бирделәр. Презентацияләр белән үткәрелгән дәрес укучылар өчен кызыклы һәм файдалы булды. Дәрес бик уңышлы утте.
-
Хоккей, хоккей, хоккей
02.03.2012
Бариев Марат Мансурович призына үткәрелгән чаңгы ярышларының зона ярышларында безнең 1996 – 1997 елгы егетләр командасы яхшы уйнап, финал ярышларына үттеләр. Анда да укучыларыбыз зур тырышлык күрсәттеләр һәм истәлекле бүләккә лаек булдылар. Афәрин, егетләр! Киләчәктә дә сынатмаска, тагын да зуррак уңышларга ирешергә язсын сезгә !!!
-
Укучылар җыелышы
02.03.2012
1 нче март көнне дәресләрдән соң “Аргамак” укучылар оешмасының гомуми җыелышы булып үтте. Көн тәртибе буенча оборона – масса айлыгына нәтиҗәләр ясалды. Спорт һәм сәнгать министрлары үз юнәлешләрендәге эшләр турында чыгыш ясадылар һәм фикерләр алыштылар. Җыелыш ахырында спорт ярышларында актив катнашырга, бәйрәмнәрне күңелле һәм истә калдырырлык итеп үткәрергә дигән карар кабул иттеләр.
-
ГИА
01.03.2012
28, 29 нчы февраль көннәрендә, 9 нчы сыйныф укучылары математика һәм рус теле фәннәреннән пробный имтиханнарда булып кайттылар. Әлеге имтиханнар укучыларга үзләрен сынап карау максатыннан үткәрелә. Уку елы ахырында үтәчәк имтиханнарга укучылар тагын да тырышып әзерләнсеннәр һәм уңай нәтиҗәләргә ирешсеннәр иде дигән теләктә калабыз.
-
Ачык дәрес
29.02.2012
28 нче февраль көнне, Зөлфирә Зөфәровна 7 сыйныфларда татар теленән ачык дәрес күрсәтте. Дәреснең темасы “Җөмлә кисәкләрен гомумиләштереп кабатлау”. Яңа технологияләр кулланып үткәрелгән бу дәрестә укучылар алган белемнәрен тагын да ныгыттылар, теманы нык үзләштерүләрен күрсәттеләр һәм дәрестә бик актив булдылар.
-
Үтерәсең, имтихан! 28.02.2012

Быел бердәм дәүләт имтиханнарын бирү тәртибе былтыргы кебек үзгәрешсез калачак. “1 февральдән соң кертелгән үзгәрешләр 2013 елга кагылачак”,– дип белдерде РФ мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко.
Сынауларны алдан бирү этабы апрельдә башланачак. 20 апрельдә – рус теле, 23 – чит телләр, география, химия, тарих, 26 апрельдә – математика, 2 майда информатика һәм мәгълүмати-коммуникацион технологияләр, биология, җәмгыять белеме, рус әдәбияты һәм физика имтиханнары билгеләнгән. Бу этапта билгеле сәбәпләр аркасында төп дулкында катнаша алмаучы чыгарылыш укучылары имтихан бирә. Төп этап 28 майдан 16 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Барлыгы 14 фән ( рус теле һәм математика мәҗбүри) тәкъдим ителә. Бу этапларда катнаша алмаганнар өчен өченчесе бар.
-
“Зеленая школа” 27.02.2012

Бөтенроссия күләмендә үткәрелә торган “Зеленая школа” конкурсына безнең укучыларыбыз да катнашырга теләк белдерделәр. Экологик юнәлештә үтәчәк бу конкурс һәр айда төрле юнәлештәге эшләр белән үткәрелә һәм баллар белән бәяләнеп барыла. Беренче этапны үтеп, “Җимлек” операциясендә һәм сочинениеләр конкурсында катнашып 15 балл җыйдылар. Хәзер конкурсның икенче этабына, “ Берегите природу” дип исемләнгән плакатлар конкурсына да эшләрен җибәрделәр. Уңышлар сезгә!
-
Очрашу 25.02.2012

Очрашу
-
“Безнең бакча”
24.02.2012
Республика күләмендә уздырылган мәктәп яны бакчалары конкурсында катнашып, мәктәп коллективы авыл хуҗалыгы министры Ахметов Марат Готович тарафыннан сертификат алды.
-
“Тамчы шоу” 23.02.2012

Арча педагогия көллиятеннән үз укучыбыз Лилия Шәйхетдинова ике атна дәвамында укучыларыбызга белем бирү һәм кызыклы чаралар үткәрү максатыннан практикага кайткан иде. Лилия сынауларда сынатмады. Ул укучылар һәм укытучылар тарафыннан уңай бәяләнеп, матур фикерләр алып китте. Укучыларга бигрәк тә аның, Туфан Миңнуллин иҗатына багышлап үткәрелгән “Тамчы шоу” уены ошады. Укучылар, Лилия апалары кушкан барлык эшләргә дә нык әзерләнгәннәр, шуңа да бәйрәм бик җанлы үте. Рәхмәт, Лилия, үзең теләп сайлаган бу һөнәрең киләчәктә сиңа зур уңышлар китерсен!










