МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 138 учащихся/138 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 341 342 343 344 ( 345 ) 346 347 348 349 350 >>
-
Бер очрашу - үзе бер гомер 13.02.2012

11 нче февраль көнне булып үткән очрашу кичәсе һәркем күңелендә онытылмаслык булып уелып калды. Яшьлек елларын искә алырга дип килгән сабакташлар, көмеш кыңгырау чыңы астында кабат балачакларына, яшьлек елларына әйләнеп кайттылар, истәлекле хатирәләрен яңарттылар. Укыткан укытучыларын күреп, мәктәптә үткән елларын, көннәрен, дәресләрен искә төшереп, кызыклы мизгелләр турында сөйләштеләр, яшь аралаш бер -берсенә булган хисләрен җиткерделәр.
-
“Татар иле” социаль челтәре апрель аенда эшли башлар дип көтелә 13.02.2012

Раил Гатауллин: “Татар иле”ндә бүтән бер генә челтәрдә дә, бер генә сайтта да булмаган эчтәлек булачак", ди
Бүген Татарстан министрлар кабинетында “Татар иле” социаль челтәренә багышланган чираттагы киңәшмә узды. Ярты ел элек президент Миңнехановка тәкъдим ителгән проект тагын берничә айдан эшли башларга тиеш. Татарстан премьер-министры урынбасары Зилә Вәлиева үткәргән бүгенге киңәшмәдә Татарстан Фәннәр академиясе, Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты, Татар энциклопедиясе институты, Татарстан китап нәшрияты, Бөтендөнья татар конгрессы, “Татмедиа” агентлыгы, “Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясе, “Татарстан” дәүләт телерадиокомпаниясе вәкилләре катнашты. Һәрберсенең “Татар иле”ндә катнашы бар
-
Кастинг
12.02.2012
10 нчы февраль көнне Балтач мәдәният йортында үткәрелгән нәфис сүз осталары ярышында безнең укучыларыбыз да катнаштылар. Башлангыч сыйныф укучылары Гафарова Гөлгенә һәм Газизуллин Кәрим чыгыш ясап кайттылар. Газизуллин Кәрим беренче турдан үтеп, икенче турда да катнашачак. Кәримгә уңышлар телик!
-
Конкурс чтецов 12.02.2012

11 февраля между учащимися 5-6 классов был проведен первый этап Всероссийского конкурса чтецов "Живая классика". Тематика стихотворений разнообразная. Дети читали стихотворения А.С.Пушкина, М.Ю.Лермонтова, Ф.И.Тютчева, А.А.Фета.
-
“Иң шәп вожатый”
11.02.2012
10 нчы февраль көнне район күләмендә мәктәпләрнең отряд вожтыйлары арасында “Замечательный вожатый” конкурсы үткәрелде. Мәктәбебезнең 8 сыйныф укучысы Хәйретдинова Гүзәл әлеге конкурста катнашып, III урынга лаек булды. Гүзәлне бу уңышы белән котлыйбыз. Афәрин, Гүзәл!
-
Хокук дәресе 11.02.2012

Хокук дәресе
-
Математик олимпиада 11.02.2012

Бүген укучыларыбыз Хайруллина Ләйсән һәм Сәләхетдинов Рәдис 6 нчы сыйныфлар арасында үткәрелүче математик олимпиадада чыгыш ясадылар.
-
Язгылары булмый, җәйгеләре - озая 11.02.2012
Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанның 154 мәктәбенә язгы каникулларны уздырып тормаска тәкъдим итте. Мондый зарурлык әлеге белем бирү учреждениеләрендә быелга планлаштырылган капиталь ремонт буенча зур күләмле эшләр аркасында туган.Татарстанда торакны капиталь ремонтлау программасына алмашка мәктәпләрне төзекләндерү программасы килә. Быел 154 белем бирү учагын ремонтлау эшләренә 1 млрд 548,5 млн сум акча бүленгән. Бу акчаларга тәрәзәләрне, коммуникацияләрне алыштыру, түбәләрне төзәтү һәм башкалар каралган. Җәйге өч айда гына мондый күләм эшләрне башкарып чыгу икеле, ә закон ремонт-төзәтү эшләре алып барылган биналарга балалар кертүне катгый тыя. Бердәнбер юл - төзүчеләр тынычлап эшләсен, ә укучылар һәм укытучылар ремонтка бәйле уңайсызлыклар кичермәсен өчен, җәйге каникулларны озайту.
-
Җавап...сызлык 11.02.2012

Соңгы вакытта мәгариф өлкәсендә барган җитди үзгәрешләр, мөгаен, беркемне дә битараф калдырмыйдыр. Ни үкенеч, әлеге үзгәрешләр ата-аналар, укучыларыбыз, гомумән җәмәгатьчелек фикеренчә, нигездә тискәре нәтиҗәләргә китерде. Газетабызда чыккан "Әйдәгез, урысчага күчик" ("ВТ". 28.09.11 саны), "Түрә сиземләве белән генә "Киләчәк"кә барып буламы?" (28.10.11.) дигән мәкаләләремне һәм укучыларыбыздан килгән сорауларны гомумиләштереп, ТР мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдиновка мөрәҗәгать иттем. Ниһаять, сорауларыбызга җавап килде. Аларны ничек бар шулай укучыларыбызга тәкъдим итәбез. Билгеле, ахырда министр җаваплары уңаеннан бераз аңлатма биреп китү дә кирәк булыр
-
Мәктәпкә очрашуга рәхим итегез. 10.02.2012

Төрле елларда Бөрбаш урта мәктәбен тәмамлаган укучыларны һәм төрле елларда мәктәбебездә укыткан укытучыларны Бөрбаш урта мәктәбенә зур очрашуга чакырабыз. 11 февраль көнне, кичке сәгать алтыда Сезне Бөрбаш урта мәктәбендә көтеп калабыз.










