МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 138 учащихся/138 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 341 342 ( 343 ) 344 345 346 347 348 349 350 >>
-
Бәйрәм белән!
23.02.2012
23 февраль – Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Бөрбаш урта мәктәбе укучылар һәм укытучылар коллективы авылыбызның барлык бабайларын, әтиләрен, ир – егетләрен әлеге күркәм бәйрәм белән котладылар. Укучыларыбыз һәр йортка кереп, аларны матур итеп котлап, открыткалар бүләк иттеләр.
-
“Йолдызлык – 2012!
23.02.2012
Район күләмендә үткәрелгән “Йолдызлык – 2012” җыр һәм бию фестивалендә укучыларыбыз чыгыш ясап кайттылар.
-
Хоккей, хоккей. 23.02.2012

23 нче февраль көнне Бөрбаш хоккей мәйданчыгында эшмәкәр Галиуллин Илдар призына мәктәп укучылары,авыл яшьләре һәм студентлар арасында хоккей ярышлары булып узды. I урынны студентлар командасы, II урынны мәктәп укучылары командасы, III урынны авыл яшьләре командасы яулады. Афәрин, егетләр!
-
Ачык тәрбия сәгате 22.02.2012

21 нче февраль көнне 9 нчы сыйныфларда Рөстәм Шайдуллович ачык тәрбия сәгате үткәрде. “Кеше – Җирнең гүзәл чәчәге” темасы астында үткән бу чарада кешедә булырга тиешле уңай сыйфатлар хакында сүз алып барылды. Рөстәм Шәйдуллович төрле мәкальләр һәм әйтемнәр аша бу сыйфатларны укучыларга аңлата һәм аларның мәгънәсенә төшендерә алды. Ачык тәрбия сәгате бик уңышлы үтте.
-
Макулатура җыю өмәсе.
22.02.2012
22 нче февраль көнне укучыларыбыз макулатура җыю өмәсе үткәрделәр. Өмәдә барлык укучылар да зур активлык күрсәтте. Һәр укучы үз вакытында, тиешле күләмдә макулатура алып килеп тапшырды. Бу эшне мәктәбебезнең хуҗалык эшләре җитәкчесе Эльмира апалары белән, укучылар оешмасында хәтер һәм тәртип саклау министрлары булып торган егетләребез Шафигуллин Фаяз һәм Сафаргалиев Азатлар башкарды.
-
Конференция
22.02.2012
21 нче февраль көнне Казан Федераль университетында укучыларның һәм студентларның III Республикакүләм конференциясе булып үтте. Анда 10 нчы сыйныф укучысы Шарипова Гөлнур “Татар әдәбиятында әдәби- эстетик эзләнүләр” секциясендә чыгыш ясап, “Иң яхшы доклад ясаучы укучы” исемен алып, Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Җитәкчесе Г.И. Мифтахова да сертификатка лаек булды. Аларның ясаган чыгышы “Татар лингвокультурологиясе: проблемалар һәм перспективалар” җыентыгында басылып чыкты
-
Укытучылар мәктәптән ник китә? 21.02.2012

Россия мәгарифе тәҗрибә мәйданын хәтерләтә. Даими рәвештә яңа укыту программалары, нанотехнологияләр һәм замананың башка модалы терминнарын кулланышка кертергә яраткан түрәләребезнең ничек үзләренең башы әйләнми диген!
БДИ авырткан башка тимер тарак булып кадалганы гына җитмәгән, инде электрон журнал дигәннәре гамәлгә кереп маташа. “Татарстан 2012 елда тулысынча электрон журналларга күчереп бетерү турында карар кабул иткән Россиянең бердәнбер төбәге”, - диде Татарстан фән һәм мәгариф министры Альберт Гыйльметдинов.
-
Олимпиадалар
20.02.2012
Район күләмендә башлангыч сыйныфлар арасында рус теле, математика һәм инглиз теле фәннәреннән олимпиадалар булып үтте. Безнең укучыларыбыз Гильметдинова Гүзәл, Нуретдинова Фирүзә олимпиадаларда катнашып, үзләрен сынап кайттылар
-
Иң яхшы вожатый конкурсы 20.02.2012

Иң яхшы вожатый конкурсы
-
“Аҗаган” 20.02.2012

18 нче февраль көнне булып узган “Аҗаган” ярышларында “Кызыллар” һәм “Яшелләр”командалары көч сынашты. Бу көнне иртәдән укучыларыбыз нык әзерлек белән, ашкынып мәктәпкә килделәр. Командирлар үз командалары белән ныклы әзерлек эшләре алып бардылар. Стройда йөрү, сугышчан җырлар башкару осталыкларын да күрсәттеләр. Командалар арасында төрле кызыклы уен – ярышлар да уйнатылды. Төрле этапларны үтеп килгәннән соң “батырларыбыз” җылы учак янында тәмле ашлар белән сыйландылар. Ял итеп, көч җыйганнан соң, командалар арасында кабат ярышлар башланып китте.










