МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 138 учащихся/138 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 341 342 343 344 345 346 347 348 ( 349 ) 350 >>
-
Озайтылган көн төркеме 20.01.2012

Мәктәптә башлангыч сыйныф укучылары өчен озайтылган көн төркеме бар. Анда 2 тәрбияче эшли. Төркемдә тәрбия эше көндәлек режим буенча, атна көннәрендә билгеләнгән юнәлештә алып барыла. Көндәлек режимда тошке аш, тәрбия сәгате, саф һавада хәрәкәтле уеннар. Экскурсияләр, дәрес хәзерләү каралган.
-
Әтиләр игътибарына 19.01.2012

20 январь көнне кичке сәгать алтыда Бөрбаш урта мәктәбендә әтиләр конференциясе үткәрелә. Бөрбаш һәм Сәрдегән авылы укучыларының әтиләрен Бөрбаш авылы мәдәният йортында көтеп калабыз. Конференциядә Балтач районы әтиләр комитеты рәисе Зыятдинов Булат Бакыевич катнаша
-
“Мәгариф турында” федераль закон проекты укытучыларга үз мәктәбе укучылары белән өстәмә шөгыльләнүне тыя 19.01.2012
“Мәгариф турында” федераль закон проекты укытучыларга үз мәктәбе укучылары белән өстәмә шөгыльләнүне (репетиторлык) тыя, шулай ук башка үзгәрешләр дә бар. Билгеле булганча, әлеге закон проекты өстендә эш 2009 елда ук башланган иде. Аның берничә варианты эшләнде, җәмәгать тыңлаулары узды. Әмма әлеге документ буенча бер фикергә киленмәде.Хәзерге вакытта РФ Мәгариф һәм фән министрылыгы сайтында урнаштырылган закон проекты төрле тәкъдимнәрне, югары уку йортларына кабул итү кагыйдәләрен һәм дәүләти булмаган балалар бакчаларын, мәктәпләрне һәм вузларны финанслауның яңа принципларын да исәпкә алган.
-
"Наз" үзәге белгечләре белән очрашу 19.01.2012

Бүген "Наз" үзәге белгечләре белән очрашу үткәрелде.
"Наз" үзәге белгечләре: психолог - Шарафутдинова Л.Х., социаль эшчәнлек белгече - Шамсуллина О.Г. югары сыйныф укучылары белән очрашу үткәрделәр.
-
9 сыйныфларда математикадан ГИА 18.01.2012

Бүген 9 сыйныфларда математикадан ГИА форматында 2 нче сынау эше (тренировочная работа)
-
Ачык тәрбия сәгате 18.01.2012

17 январь көнне 6 сыйныфлар класс җитәкчесе Хөсәенова Ф.Х ачык тәрбия сәгате үткәрде.
Чарада мәктәп администрациясе һәм барлык класс җитәкчеләре катнашты
-
Педагогик киңәшмә №3
17.01.2012
Педсовет № 3 «Сәламәт балада - сәламәт акыл”
1. Уку елының I – яртыеллыгындагы укучыларның белемлелек һәм тәрбиялелек дәрәҗәләренә анализ, III – чиреккә бурычлар. (Класс җитәкчеләре)
2. Фәннәр буенча программа үтәлнше. (Укыту буенча директор урынбасары: Гобайдуллина Ә. К.)
3. «Сәламәт балада - сәламәт акыл” Сәламәтлекне саклау мәгарифе. III – физкультура сәгатен укыту турында.(Физкультура укытучысы: Валиев Р. Ш.)
-
Беткә үч итеп тун ягу 16.01.2012

Моннан бер атна тирәсе элек мәгълүмат кырында: "Укучыларның өлгереше түбән булу сәбәпле, Британиядәге һәр унынчы мәктәп ябылырга мөмкин", – дигән хәбәр пәйда булды.
Бу илнең мәгариф министрлыгы мәгълүматларына караганда, 1300 мәктәптә 11 яшьлек балалар иң гади математик мәсьәләләрне дә чишә алмый һәм текстларны начар укый икән. Һәр өченче бала уртача күрсәткечләргә ирешә алмый. Мондый хәл булырга мөмкин, билгеле, ләкин монда бер нечкәлек бар: җиде яшьлек вакытта ул балаларның барысы да тикшерү тестларын уңышлы үткән. Димәк, нәтиҗәләрнең түбәнлеген балаларның акыл үсеше ягыннан калышуына сылтап булмый, бу – мәктәптә дүрт ел уку чорында фәннәрне үзләштерү дәрәҗәсе. Мәсьәләнең төбенә төшәргә тырышып, белгечләр тагын бер закончалыкны ачкан: кечкенә авыл мәктәпләрендә укучыларның күрсәткечләре күпкә яхшырак икән. Шуннан инде сак кына нәтиҗә ясалган: шәһәр мәктәпләрендә өлгерешнең түбән булуында классларда балалар санының чамадан тыш үсеп китүе гаепле түгел микән?
-
Ачык дәрес
16.01.2012
Башлангыч сыйныф укытучысы Ләйлә Сабировна 3 сыйныфларда әйләнә – тирә дөнья һәм тормыш иминлеге нигезләре фәненнән ачык дәрес күрсәтте. Ләйлә Сабировна дәресне бик актив һәм оешкан төстә алып барды. Дәрес балалар өчен кызыклы булды. Алар дәрестә бик теләп катнаштылар.
-
Мәктәп сайтында үзгәрешләр 16.01.2012

Габдулла Тукай әсәрләре буенча мультфильмнар бүлегендә (Медиатека - видеязмалар бүлеге) яңа мультфильмнар урнаштырылды. Хөрмәтле укучылар һәм укытучылар карарга тәкъдим итәбез.










