• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Балтасинский
  • Школы
  • МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1
Телефон: +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20
E-Mail: Sbrb.Blt@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ Бурбашская СОШ
Руководитель: Сибагатуллин Малик Тимерханович
Год основания учреждения: 1966
У нас учатся: 138 учащихся/138 укучы
У нас учат: 24 учителя/24 укытучы

Бөрбаш урта мәктәбе яңалыклары

Беткә үч итеп тун ягу

Опубликовано: 16.01.2012

Моннан бер атна тирәсе элек мәгълүмат кырында: "Укучыларның өлгереше түбән булу сәбәпле, Британиядәге һәр унынчы мәктәп ябылырга мөм­кин", – дигән хәбәр пәйда булды.

Бу илнең мәгариф минис­трлыгы мәгълүматларына караганда, 1300 мәктәптә 11 яшьлек балалар иң гади математик мәсьәләләрне дә чишә алмый һәм текстларны начар укый икән. Һәр өченче бала уртача күрсәткеч­ләргә ирешә алмый. Мондый хәл булырга мөмкин, билгеле, ләкин монда бер нечкәлек бар: җиде яшьлек вакытта ул балаларның барысы да тикшерү тестларын уңышлы үт­кән. Димәк, нәтиҗә­ләрнең түбәнлеген балаларның акыл үсеше ягыннан калышуына сылтап булмый, бу – мәктәптә дүрт ел уку чорында фәннәрне үзләш­терү дәрәҗәсе. Мәсьәләнең төбенә төшәргә тырышып, белгечләр тагын бер закончалыкны ачкан: кечкенә авыл мәктәп­ләрендә укучыларның күрсәт­кеч­ләре күпкә яхшырак икән. Шуннан инде сак кына нәтиҗә ясалган: шәһәр мәктәп­ләрендә өлгерешнең түбән булуында классларда балалар санының чамадан тыш үсеп китүе гаепле түгел микән?

Ярый, хуш, инглиз мәктәбенең проблемалары үзенә булсын ди. Соңгы вакытта Европадагы күп кенә илләрдә дә белем сыйфатының кискен түбәнәюе күзәтелә. Россиянең Мәгариф һәм фән министрлыгы нәкъ менә шул сәбәпләрне, Европа стандартларына күчәбез дип, бөтен илнең белем бирү системасын көчләп такмаса, ихтимал, бу турыда сүз озайтып торырга кирәк тә булмас иде. Әмма илдә "Яңа мәктәп" программасы тормышка ашырыла, мәгариф системасының моңа кадәр тупланган тәҗрибәсе юкка чыгарыла, "яңа укытучы", "модернизация" ди­гән сүзләр еш яңгырый... һәм стажлы укытучыларның күпчелеген әлеге үзгә­реш­ләр пошаманга сала, эчке протест тудыра, кайвакыт ул протест тышка да бәреп чыга. Әле күптән түгел генә мәгарифкә бәйле интернет-сайтларда укытучыларның "Россия президентына кандидат В.Путинга мөрәҗәгате" эленде. Мондый мөрәҗәгатьләр һәм ачык хатлар ил җитәкчелегенә байтак ясалды, аларда гел бер үк проблемалар күтәрелә, тик чишелеш тапмыйлар. "Модернизация" һәнүз алга бара, юлында очраган киртәләрне "тибә дә аудара", илнең фәнни-техник потенциалы исә кимегәннән-кими. Бәлки, бу юлларның авторы ялгыша торгандыр? Бәлки, ул тырнак астыннан кер эзли торган кара эчле кешедер? Ул чагында илебез сайлаган юлны ни өчен күпчелек галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре, иҗат интеллигенциясе вәкилләре дә тәнкыйтьли? Ни өчен ракеталар җирнең ясалма иярченнәрен орбитага чыгара алмый интегә, орбитага чыккан очу аппаратлары белән элемтә сәер рәвештә югала? Ни өчен сәнәгатьтә технологик артталык хөкем сөрә? Ни өчен техник белгечлекләргә имтиханнарда түбән балл туплаганнар гына омтыла? Дөресрәге, физика кебек төгәл фәннән ни өчен бөтен ил күләмендә нә­тиҗәләр түбән? Сорауларны чиксез дәвам итәргә мөмкин. Барысының да җавабы мәгариф системасында бара торган реформаларның уңышсыз булуына килеп ялгана. "Меридиан" ясалма иярчененең мәтәлеп төшүенә космонавт Георгий Гречко менә ничек аңлатма бирә: "...космос тармагы юкка чыгарылды – кадрлар юк, уникаль җиһазлар юк ителде, заводлардан офислар ясадылар. Бездә 100 процент төгәл исәпләүләр башкара торган алтын куллы осталар эшли иде. Хәзерге яшь белгечләрнең ни тәҗрибәсе юк, ни техникасы, бары тик курку гына. Ә без бер нәрсәдән дә курыкмый идек".

"Россия президентына кандидат В.Путинга мөрәҗәгать" авторлары (мөрәҗәгать әлегә проект хәлендә генә, аны укытучыларның тәкъдимнәрен искә алып тулыландырып, Путинга гыйнвар аенда тапшырырга уйлыйлар) нинди проблемалар күтәрә, шуларның кайберләрен санап чыгыйк. Болар: мәктәп­ләрне ремонт­лау өчен финансның бүленмәве, региондагы уртача хезмәт хакын алу өчен укытучыларның ике ставкадан да артыграк эшләргә мәҗбүр булуы, классларда балалар саны күп булу сәбәпле, сыйфатлы белем бирүнең мөмкин түгеллеге, стандартларда фәннәр­не өйрәнү өчен сәгатьләрнең дөрес бүленмәве, программаларның гадәт­тән тыш катлаулы булуы сә­бәпле, укучыларның аларны үзләштерә алмавы, аттестация системасының укытучыны түбән­сетүе, балаларның белемен бәя­ләүдә таләпләрнең укытучыны күз буяуларга этәрүе, кәгазь тутырырга мәҗбүр ител­гән укытучының укучы белән эшләргә вакыты калмавы... Исемлекне дәвам итеп тормыйк. Барысы да мәгълүм нәр­сәләр. Кайбер проблемаларны чи­шү өчен хәтта акча бүлү дә таләп ителми. Әйтик, физикадан БДИ балларының түбән булуы сәбәбе бик гади: совет мәктәбен­дә атнага 4 сәгать укытылган физикага "яңа" мәктәптә ике сәгать кенә бирелә. Ә мәгълүмат элеккечә, артыграк та түгел микән әле. Чагыштыру өчен саннар китерик. Россиядә мәктәп дәреслекләре бу фән буенча 1300 төшенчәне үз эченә алган, инглиз дәреслекләре исә 600 төшенчә белән канәгатьләнә, американнарда исә бу сан тагын да кечерәк – 300гә генә тигез. Бердәм дәүләт имтиханын уңышлы тапшыру өчен укучы теге 1300 төшенчәне дә яхшы белергә тиеш, ә өйрәнү өчен сә­гать­ләр аз. Биредә объектив рәвештә баллар түбән булмый кала алмый инде. Мөхтәрәм Фурсенко исә, ме­нә шул балларның түбәнлегенә ар­каланып, югары уку йортларында инженер-техник белгечлекләр өчен бюджет урыннарын кыскарту сәясәтен үткәрә. Халыкта моны беткә үч итеп тун ягу диләр.

Рәшит ФӘТРАХМАНОВ

Ватаным Татарстан

№ 4-5 | 13.01.2012


Источник: http://matbugat.ru/news/?id=5355

К списку новостей