• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Балтасинский
  • Школы
  • МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1
Телефон: +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20
E-Mail: Sbrb.Blt@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ Бурбашская СОШ
Руководитель: Сибагатуллин Малик Тимерханович
Год основания учреждения: 1966
У нас учатся: 138 учащихся/138 укучы
У нас учат: 24 учителя/24 укытучы

Бөрбаш урта мәктәбе яңалыклары

Үтерәсең, имтихан!

Опубликовано: 28.02.2012

Быел бердәм дәүләт имтиханнарын бирү тәртибе былтыргы кебек үзгә­решсез калачак. “1 февраль­дән соң кертелгән үзгә­решләр 2013 елга кагылачак”,– дип белдерде РФ мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко.
Сынауларны алдан бирү этабы апрельдә башланачак. 20 апрельдә – рус теле, 23 – чит телләр, география, химия, тарих, 26 апрельдә – математика, 2 майда информатика һәм мәгълүмати-коммуника­ци­он технологияләр, биология, җәмгыять белеме, рус әдәбияты һәм физика имтиханнары билгеләнгән. Бу этапта билгеле сәбәпләр аркасында төп дулкында катнаша алмаучы чыгарылыш укучылары имтихан бирә. Төп этап 28 майдан 16 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Барлыгы 14 фән ( рус теле һәм математика мәҗбүри) тәкъдим ителә. Бу этапларда катнаша алмаганнар өчен өченчесе бар.
Имтиханнар барлык тө­бәкләрдә дә иртәнге сәгать 10да башланачак. Аудиториягә үзең белән линейка, калькулятор, транспортир алып керергә рөхсәт ителә. Эчтәлеккә килгәндә, тарих, математика һәм информатикадан тестларга үзгәрешләр кертелгән.
Ә 9нчы сыйныф укучыларының хәлләре ничек икән? Быел республикада аларга 4-5 имтихан билгеләнгән. Рус теле һәм математикадан – БДИ, татар теленнән – бердәм яки традицион форма. Моннан тыш, бер яки ике фәннән ирекле имтихан сайларга кирәк.
Әлбәттә, имтиханнарның күплеге ата-аналарда канә­гать­сезлек уята. “Минем кызым 9 нчы сыйныфта укый. Ул миңа дәүләт йомгаклау аттестациясеннән тагын бер имтихан (нәтиҗәдә 4 яңа форма һәм татар теленнән сынау би­рергә туры килә) тапшырырга кирәклеген әйтте. Дүртенче­сенә әзерләнергә 3 ай вакыт калган. Ул миңа, үз-үземә кул салачакмын, диде. Иртәдән төнге 11 гә кадәр укып, имтиханга әзерләнеп бик арыйлар. Башка шөгыльләргә ничек вакытлары калсын?! Укучыларны имтиханга әзерләү ата-аналар җилкәсенә төшә. Ә мин – ялгыз ана. Миңа бит эшкә дә йөрергә кирәк. Бу яшьтәге балаларга бик авыр. Организм һәм психикалары формалашып бетмәгән. Менә шуңа үләселәре килә дә инде. Бу халәт бер безнекенә генә хас түгел. Кызым бик җавап­лы, мәрхәмәтле, гадел. Әлеге сыйфатлары аңа җәмгыятькә файдалы кеше булырга ярдәм итәр иде. Әмма көләч кызым күз алдында укып туйган неврастеникка әйләнә бара. Балаларның психбольницаларга эләгүен көтеп ятмыйбыздыр бит инде. Сау-сәламәт балаларны юкка чыгарасыз бит”, – дип үз фикерен белдергән Лаештан бер ана со­циаль челтәрдә.
 – Бәйрәмнәр вакытында дәресләрнең кыскартылуы борчый мине. Салкыннарда берничә укучы килсә дә, кайтарып җибәрделәр. Югыйсә алар зурлар, 9 нчы сыйныфта укыйлар бит инде. Сыйныфта 16 баланың бары 3-4е генә репетиторга йөрми. Укытучылар өстәмә шөгыльләнү өчен үзләренең таныш мөгаллим­нәрен тәкъдим итәләр. Мәктәптә репетиторлык буенча индустрия барлыкка килде бугай. Кызым химия олимпиадасында җиңү яулады. Без моны бары репетитор һәм баланың хезмәте нәтиҗәсе дип күрәбез. Кызымның химия укытучысының бу хакта кызыксынмавына хәтере калган. Менә иртәгә түләүле сынау имтиханы тапшырып караячак. Кызым бик арыды инде, чөнки 4 сынауга әзерләнә. Ачуы бик тиз чыга башлады, – ди Казаннан Рузия Рәхмә­туллина.
Менә шундый хәлләр. Андрей Фурсенконың исә, 9 һәм 10 сыйныфлар һәм бакалаврлар өчен БДИ бирдерү кирәк, дигән фикере дә бар.
 
Сәрия САДРИСЛАМОВА
Ватаным Татарстан
№ 35 | 25.02.2012


Источник: http://matbugat.ru/news/?id=5575

К списку новостей