МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 138 учащихся/138 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 211 212 213 214 215 216 217 ( 218 ) 219 220 >>
-
Сингапур укулары 25.10.2015

23 октябрь көнне мәктәбебездә Сингапур укулары булып үтте. Бу укулар укытучылар өчен эшлекле һәм кызыклы булды. Укытучылар киләчәктә үз эшчәнлекләрендә куллану өчен бик күп төрле эш алымнары белән танышты.
-
”Дөньяда иң зур дәрес” 24.10.2015

22 нче октябрь көнне мәктәбебездә ”Дөньяда иң зур дәрес”, “Самый Большой урок в мире” үткәрелде. Һәр сыйныф җитәкчесе бу дәрескә ныклы әзерлек белән керде.Укучыларыбызда дәрестә актив булдылар.
-
“Спорт осталары белән очрашу” 24.10.2015

22 нче октябрь көнне физкультура һәм спорт атналыгы кысаларында мәктәбебездә хөрмәтле кунаклар, кул көрәше буенча спорт мастерлары Зиятдинова Әльфия апа һәм Гайнетдинов Фагыйль абыйлар очрашуга килделәр. Бу очрашу укучылар тарафыннан җылы кабул ителде. Бу спорт төренә карата укычыларыбызның хөрмәте тагын да арткандыр дип уйлыйбыз.
-
Башлангыч сыйныф укучыларына мәдәни көндәлек тапшыру тантанасы
23.10.2015
21 нче октябрь көнне авыл китапханәсендә башлангыч сыйныф укучыларына мәдәни көндәлек тапшыру тантанасы булып узды. Китапханәче Хәкимова Әнисә Тәлгать кызы укучыларны мәдәни көндәлек, аның әһәмияте һәм эшләү тәртибе белән таныштырды. Шулай ук мәдәният йорты мөдире Хөсәенова Рәзилә Латыйп кызы укучыларга мәдәният сүзе турында төшенчә бирде һәм кайбер мәдәни урыннар турында сөйләде.
-
Фәнни-гамәли конференция. 23.10.2015

21 нче октябрь көнне Арча педагогия көллиятендә язучы Гариф Ахуновның тууына 90 ел тулу уңаеннан фәнни-гамәли конференция үтте. Безнең мәктәптән татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нуретдинова Зөлфирә Зөфәр кызы да әлеге матур тантанада катнашты. Конференциянең икенче өлеше Казанбаш урта мәктәбендә үтте. Ул “Г.Ахунов иҗатында күтәрелгән төп мәсьәләләр” темасы буенча уңышлы чыгыш ясап, дипломга лаек булды. Аның чыгышы китапка кертелде. Без аны уңышлары белән чын күңелдән котлыйбыз.
-
Ачык дәресләр. 22.10.2015

Мәктәбебезнең иң тәҗрибәле укытучыларыбызның берсе рәсем һәм технология укытучысы Хөсәенова Фирания Ханифовна тарафыннан 2 нче сйныфларда сәнгать дәресеннән ачык дәрес күрсәтелде. Яшь мөгаллимнәргә тәҗрибә туплау өчен бик яхшы үрнәк дип кабул итәргә кирәк. Алга таба да эшендә зур уңышлар телибез.
-
Профориентация
22.10.2015
21 нче октябрь көнне 7-8 классларга профориентация буенча тест үткәрелде.
-
Минимальные баллы по ЕГЭ не изменятся в 2016 году 21.10.2015

Минимальные баллы для получения школьного аттестата и для поступления в вуз в 2016 году останутся на уровне 2014 года. Об этом заявил глава Минобрнауки Дмитрий Ливанов.
«На днях мы опубликуем правила приема на 2016 год, никаких изменений не будет, и даже не будут меняться пороговые баллы, необходимые для получения школьного аттестата и для поступления в вуз», — сказал он, отметив, что в министерстве хотят оставить минимум на три года. По мнению Ливанова, сейчас ЕГЭ позволяет отделить тех, кто может учиться в вузе, от тех, кто не может.
«Что касается портфолио, которое абитуриенты предоставляют при поступлении, то тут могут быть только какие-то новые возможности для вузов», — добавил он. Министр отметил, что также сохранится система, согласно которой вузы могут добавить к результатам за ЕГЭ до 20 баллов.
В середине июня Ливанов сообщал, что средний балл ЕГЭ по математике профильного уровня в 2015 году составил 49,56 балла при минимальном пороге 27 баллов, что более чем на три балла выше, чем в 2014 году.
С 2009 года Рособрнадзор ежегодно устанавливает минимальное количество тестовых баллов по каждому предмету. В ноябре 2014 года президент России Владимир Путин поручил повысить минимальный балл ЕГЭ. -
Ачык дәресләр 20.10.2015

Тәҗрибә уртаклашу максатыннан мәктәбебездә фән укытучылары тарафыннан ФГОС таләпләренә нигезләнеп ачык дәресләр уздырыла. 19 нчы октябрь көнне Риф Фәргатович Акбиров 4 нче сыйныфлар белән физкультура фәненнән ачык дәрес уздырды. Алар “Хәрәкәтле уеннар” темасы өлкәседәге “Батминтон” уены белән танышты. Һәм дәрес барышында бу уенның тарихы, уенны уйнау кагыйдәләре белән таныштырылды. Укучыларда уенның бу төре зур кызыксыну уятты. Дәрес бик яхшы оештырылган. Укытучыга зур рәхмәт.
-
Каратэ “Кёкусин” 19.10.2015

Мәктәбебез укучылары елдагыча каратэ белән шөгыльләнүләрен дәвам итә. Һәм алар ярышларда актив катнаша.
18 нче октябрьдә Казан шәһәре беренчелегенә узган каратэ “ Кёкусин” ярышында мәктәбебез укучылары Корбанова Чулпан һәм Абдрахманова Алия үз авырлыкларында II нче призлы урынны яуладылар. Аларга алга таба да зур уңышлар, яңа җиңүләр яулауларын телибез.










