МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 138 учащихся/138 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 211 212 213 214 ( 215 ) 216 217 218 219 220 >>
-
Котлыйбыз! 16.11.2015

14 нче ноябрь көнне “Балтач спорткомплексында”2003-2004 нче елгы кызлар арасында үткәрелгән волейбол ярышында кызларыбыз 2 нче урынга лаек булдылар. Кызларыбызны һәм тренер Валиев Рөстәм Шайдулловичны бу җиңүләре белән чын күңелдән котлыйбыз.Афәрин кызлар!
-
Әниләр көненә әзерлек 15.11.2015

Мәктәбебез укучылары әниләр көненә үз куллары белән эшләп матур чәчәк бәйләмнәре ясыйлар. Бу эштә аларга сыйныф җитәкчеләре һәм технология укытучысы Хөсәенова Фирания Ханифовна ярдәм итә.
-
Ачык дәрес 14.11.2015

13 нче ноябрь көнне Валиев Рөстәм Шайдуллович 7 нче классларда физкультура дәресеннән ачык дәрес бирде. Бу дәрестә ул укучыларга баскетбол уенының кагыйдәләре белән таныштырды. Дәрес оешкан төстә күтәренке рухта үтте.Алга таба да укытучыга эшендә зур уңышлар телибез
-
Түгәрәкләр эшли 13.11.2015

Укучыларыбыз буш вакытларын файдалы итеп үткәрәләр.Мәктәбебездә оештырылган бию һәм җыр түгәрәкләренә яратып һәм теләп йөриләр
-
Сәламәтлегеңне яшьтән сакла! 11.11.2015

10 ноябрь көнне укучыларыбызның сәламәтлекләрен тикшерергә район врачлары килде. Алар укучыларыбызга сәламәтлекләрен саклау буенча үзләренең тәкъдимнәрен, киңәшләрен бирделәр.
-
Халыклар бердәмлеге көненә тәрбия сәгатьләре 10.11.2015

10 нчы ноябрь көнне һәр класс җитәкчесе Халыклар бердәмлеге көненә багышланган тәрбия сәгатьләре үткәрделәр.Укучылар бу бәйрәм турында файдалы мәгълүматлар алдылар.
-
Интернет олимпиада җиңүчеләре 10.11.2015

Бер төркем укучыларыбыз җәмгыять белеменнән интернет олимпиадаларында катнашып дипломнарга ия булдылар. Котлыйбыз!
-
Котлыйбыз! 09.11.2015

Казан шәһәрендә үткәрелгән кул көрәше ярышыннан 11 нче сыйныф укучысы Хисамутдинова Ралия җиңү белән кайтты. Ул кызлар арасында 2 нче урынны яулады. Ралияне чың күнелдән зур җиңүе белән котлыйбыз.
-
Яшь шашка остасы 09.11.2015

4 нче сыйныф укучысы Базагутинова Диния шашка, шахмат остасы. Районда үткәрелгән ярышларда ул актив катнашучы. 2 нче ноябрьдә үткәрелгән ярыштан да Диния җиңү белән кайтты, аны 3нче урын алуы белән котлыйбыз , зур уңышлар телибез.Афәрин!
-
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Татарстан Республикасы Конституциясе көне уңаеннан мөрәҗәгате 07.11.2015

Хөрмәтле татарстанлылар!
Сезне чын йөрәктән дәүләт бәйрәме - Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән котлыйм!
Хокукый системаның нигезе һәм чыганагы булган Төп Законны кабул итү - Татарстан дәүләтчелегенең яңа тарихында зур вакыйга, демократик, хокукый һәм иҗтимагый дәүләт төзелешендә мөһим адым...










