МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 138 учащихся/138 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 211 212 ( 213 ) 214 215 216 217 218 219 220 >>
-
Учимся говорить публично 05.12.2015

-
Котлыйбыз 04.12.2015

8 нче сыйныф укучысы Нуретдинова Фирүзәне Бөтенроссия фән олимпиадаларының муниципаль этабында биология фәне буенча җиңүче булуы белән чын күңелдән котлыйбыз! Фирүзәгә һәм биология укытучысы Сибагатуллин Мәлик Тимерхановичка зур рәхмәтебезне белдерәбез. Алдагы олимпиадаларда да зур уңышларга ирешүләрен телибез. Афәрин!
-
10-класс егетләре һәйкәл тирәсендә тәртип булдырды 04.12.2015

Карлары бураннары белән декабрь ае да башланып китте. Көннәр әле җылы торса да, эшлим дигәннәргә эш табыла ул. 10-класс егетләре “Изгелек кыл” девизын истә тотып, атна дәвамында һәйкәл тирәсендә тәртип булдырды, карларын көрәде.
-
Прокурор белән очрашу 03.12.2015

3 декабрь көнне укучыларыбыз районыбызның баш прокуроры Абитов Зөфәр Мәүлит улы белән очрашты. “Хокук белгечләре” темасы астында үткән әлеге очрашуда укучыларыбыз җәмгыятьтә бала хокуклары, аларның үз – үзләрен тотышлары турындагы кануннарны тирәнтен өйрәнделәр. Зөфәр Мәүлитович та үз чыгышында тәрбияле балаларның җәмгыятьтә урыны нинди дәрәҗәдә булуы хакында укучыларыбызга җентекләп аңлатты һәм киңәшләрен бирде. Укучыларыбыз прокурор авызыннан үзләре белергә теләгән сорауларга җаваплар да ишеттеләр. Укучылар өчен бик файдалы һәм кирәкле очрашу булды ул.
-
Йомгаклау иншасы 03.12.2015

2015 елның 2 декабрендә Татарстан мәктәпләрен тәмамлаучы 16 меңнән артык укучы, шул исәптән мәктәбебезнең 11 нче сыйныф укучылары да 2016 елгы БДИ тапшыру мөмкинлеген алу өчен, йомгаклау иншасын яза.
Мөмкинлекләре чикле укучылар һәм инвалид-балалар өчен инша изложение белән алмаштырыла ала. Татарстанда изложения язу өчен 429 укучы теркәлгән.
Укучыларга иҗат эше өчен 4 сәгатькә якын, төгәлрәге, 235 минут вакыт бирелә. Физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларга - 1,5 сәгатькә күбрәк. Катнашучыга үзе белән кара төстәге каләм, шәхесне раслаучы документ, катнашучы өчен күрсәтмәләр, кирәк булган очракта - дару һәм ризык алырга рөхсәт ителә. Орфографик сүзлекләрне мәктәп комиссиясе әгъзалары бирәчәк.
Имтихан вакытында телефон һәм смартфон, фото-, аудио- һәм видеоаппаратура, белешмә материаллар, язмалардан, үзләре алып килгән сүзлекләрдән файдаланырга, кабинетлардан инша темаларын алып чыгарга, бланк һәм темаларны фотосурәткә төшерергә ярамый. Укучылар иншаны бирелгән акка кара белән язылган теркәү бланкларында һәм А4 форматындагы язма бланкларында язачак.
Теләгән вакытта, йомгаклау иншасын нәтиҗәсен вузларга кергән вакытты күрсәтү өчен, мәктәпләрне алдагы елларда тәмамлаучылар да яза ала. Инша нәтиҗәсе "зачет" яки "незачет" булачак. "Незачет" булган очракта иншаны 2016 елның 3 февралендә һәм 6 маенда яңадан язып булачак. -
10 сыйныфлар өмәдә 02.12.2015

-
Инглиз теле атналыгы
01.12.2015
Мәктәбебездә 30.11.15-05.12.15 нче декабрь көннәрендә “Инглиз теле” атналыгы булып узачак. Укучыларыбызга түбәндәге программа тәкъдим ителәчәк.
30.11-4.12. “Кроссвордлар конкурсы”
30.11-5.12 “Котлау открыткалары ясау”
30.11-4.12. Буклетлар ясау”
30.11-4.12 Презентацияләр конкурсы
2.12. КВН “Great Britain”
4.12. “Инглиз телендә җырлйбыз һәм сөйлибез”
Бу атна кысаларында 4 нче декабрь көнне башлангыч сыйныфлар өчен шигырь бәйгесе уздырылды. Укучыларыбыз матур шигырьләр өйрәнеп сөйләделәр. -
Шахмат түгәрәге эшли. 30.11.2015

Мәктәбебездә Гарифуллина Ландыш Васыйл кызы җитәкчелегендә шахмат түгәрәге эшләп килә. Укучыларыбыз бу тәгәрәкә бик теләп йөриләр. Шахмат, шашка ярышларында алдынгы урыннар алып киләләр.
-
Әниләр көненә багышланган бәйрәм концерты 28.11.2015

“Бөтен кешелек дөньясына ямь бирүче, елмаюыгыз белән безне иркәләүче, җылы карашларыгыз белән назлаучы, акыллы фикерләрегез белән безгә ак юл күрсәтүче сөекле әниләребез!
Бүген әниләр бәйрәме
Бүген җирдә тантана.
Кояш шуңа көлә бүген
Гөлләр шуңа шатлана.”
Шушындый матур сүзләр белән башланып китте әниләр көненә багышланган бәйрәм концертыбыз. 10-класс укучылары әзерләгән “Илгә -матурлыкны, җиргә - батырлыкны сез бирәсез, газиз әниләр! ” дип исемләнгән ял кичәсен тамашачы бик яратып кабул итте, һәр номер көчле алкышларга күмелде. Ә бәйрәм ахырында һәр укучы әниләренә үзе ясаган чәчәкләр букеты бүләк итте. Шундый ял кичәсе оештырган 10-класс укучыларына зур рәхмәт. -
Инглиз теленнән мониторинг 27.11.2015

26 нчы ноябрь көнне мәктәбебездә 4,6,8 класслар өчен инглиз теленнән мониторинг үткәрелде. Укучыларыбыз алган белемнәрен күрсәтә алдылар.










