МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 138 учащихся/138 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 221 ) 222 223 224 225 226 227 228 229 230 >>
-
Хөрмәтле укытучылар! 04.10.2015

Хөрмәтле укытучылар!
Сезне Укытучылар көне белән чың күнелдән котлыйбыз. Сезгә озын гомер, нык сәламәтлек, бәхет- шатлык телибез.
Нигә бүген алтын нурлар
Урманнарга йөгерә?
Нигә безне көзге кояш
Җәйдәгечә көлдерә?
Ай нинди көн, нинди көн бу?
Кыздыра кояш көзне.
Шул кояштай якты сыман
Укытучылар көне. -
Мәктәп олимпиадалары дәвам итә. 03.10.2015

21 нче сентябрьдән Бөтенроссия фән олимпиадаларының мәктәп этабы башланды. Барлык укучыларга һәм укытучыларга уңышлар телибез.
-
Мониторинг 03.10.2015

30 нчы сентябрь көнне бишенче классларда рус теленнән мониторинг үткәрелде. Укучыларыбыз үзләренең алган белемнәрен күрсәттеләр.
-
“Балан”, “Миләш” операциясе 02.10.2015

Мәктәбебездә “Балан”, “Миләш” операциясе игълан ителде. Барлык классларда бу эшкә теләп катнашалар
-
Тәрбия сәгате 01.10.2015

1 октябрь көнне барлык сыйныфларда да пожар, электр куркынычсызлы буенча тәрбия сәгатьләре үткәрелде.
-
1 октябрь өлкәннәр көне 01.10.2015

Хөрмәтле өлкәннәребез!
Сезне бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйбыз.
Сезгә озын гомер, нык сәламәтлек, телибез. Балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп, тынычлыкта яшәсәгез иде.
Сәламәтлек ташламасын Сезне,
Һәр көнегез үтсен шатлыкта.
Яшәү яме, дөнья иминлеге
Юлдаш булсын сезгә картлыкта.
Иң изге теләкләр белән Бөрбаш урта мәктәбе укытучылары һәм укучылар коллективы. -
Мәктәп яны тәҗрибә участогында уңыш җыйнау 29.09.2015

Мәктәп яны тәҗрибә участогында үстерелгән уңышларны җыеп алдык.Уңыш бик югары булды. Уңышны җыеп алуда мәктәп укучылары һәм укытучылар бик зур тырышлык куйдылар.
-
Тәрбиячеләр көне 29.09.2015

29 сентябрь көнне мәктәп укучылары "Ромашка" балалар бакчасы тәрбиячеләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлап кайтты.
-
Милләтләр кроссы 26.09.2015

Бүген мәктәбебездә “Милләтләр кроссы – 2015” уздырылды. Кросста барлык укучылар һәм укытучылар катнашты.
-
Татарстан укучылары “IT-чемпион” исеме алу өчен көрәшүен дәвам итә 18.09.2015

Татарстанда республикакүләм «IT-чемпион» бәйгесе дәвам итә. Бүгенге көнгә бәйгедә республикабызның 1 187 мәктәбеннән 40 меңнән артык укучы катнаша. Аларның логиннары uslugi.tatarstan.ru Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталындагы 49 799 шәхси кабинетта сакланган.
Конкурста укучылары иң актив катнашучы мәктәпләр рәтендә Арча, Балтач, Мөслим, Нурлат, Балык Бистәсе, Тукай, Теләче һәм Яр Чаллы шәһәрләре исәпләнә.
Иң актив Топ-10 мәктәп укучысы исемлегенә Балык Бистәсе, Нурлат, Ютазы, Сарман һәм Саба районнарыннан укучылар керде.
Бәйге ике этапта уздырыла: 2015 елның 18 мартыннан 31 июльгә кадәр, 1 августан 30 ноябрьгә кадәр. Бәйгедә республиканың барлык мәктәп укучылары катнаша ала










