МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 138 учащихся/138 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 211 ( 212 ) 213 214 215 216 217 218 219 220 >>
-
Ачык дәрес
11.12.2015
8 нче декабрь көнне татар теле һәм әдәбияте укытучысы Хайруллина Венера Надиловна 8 нче сыйныфларда бәйләнешле сөйләм үстерү,”Урман “ темасына татар теленнән тәҗрибә уртаклашу максатыннан ачык дәрес үткәрдә. Дәрестә укытычы күп эш алымнары кулланып укучыларны кызыксындырып эшләтә алды. Укучылар дәрестә бик күп файдалы мәгълүматлар ала алдылар. Венера Надиловнага зур рәхмәтебезне белдерәбез, алга таба да эшендә зур уңышлар телибез.
-
9 нчы декабрь-Коррупциягә каршы көрәш көне 10.12.2015

Һәр сыйныфта “Без коррупциягә каршы” темасы астында тәрбия сәгатьләре булып узды.
-
Инвалидлар декадасы 10.12.2015

Мәктәбебездә инвалидлар декадасы кысаларында һәр сыйныфта тәрбия сәгатьләре үткәрелә. Укучыларыбызга тирә- яктагы кешеләргә мәрхәмәтле, игътибарлы булу турында аңлатыла.
-
Котлыйбыз! 09.12.2015

3-6 декабрь көннәрендә Түбән Новгород шәһәрендә үткән Бөтенрәссәй армспорт ярышында мәктәбебезнең 11 нче сыйныф укучысы Хисамутдинова Ралия катнашып 3 урынны яулап кайтты. Ралияне бу уңышы белән чың күңелдән котлыйбыз, зур уңышлар телибез. Афәрин!
-
Иртәнге линейка 08.12.2015

Иртәнге линейкада дежур торган 6 нчы класс атналык эшкә нәтиҗә ясады. Бу атнада “Иң яхшы укучы класс” дип 7 класслар танылды. “Шәфкатьле класс” номинациясе 8 сыйныф укучыларына бирелде.”Иң чиста класс” дип 6 сыйныф билгеләнде, “Конкурсларда актив катнашучы класс” дип 9 нчы сыйныфлар бүләкләнде.
-
Шахмат ярышы узды. 07.12.2015

5 нче декабрь көнне Бөрбаш мәктәбендә дүртенче тапкыр районыбызның шахмат ветераны Габдрафик Гөзәирович Файзрахманов призына районара шахмат турниры булып узды. Ярышка ерак араны якын итеп килүче Кукмара, Мамадыш, Тәкәнеш уенчылары да килгән иде. 2000-2004,2005 нче елгы һәм аннан яшьрәк балалар арасында уздырылган ярышта 95 бала көч сынашты. Мәктәбебез командасы 3 урынны яулады. Бу ярышта катнашкан бер төркем укучыларыбызны җиңүләре белән чың күңелдән котлыйбыз, алдагы ярышларда да зур уңышларга ирешүләрен телибез.
-
Тәрбия сәгате 06.12.2015

3 нче декабрь көнне Гилмуллина Рамиля Шамилевна 3 нче классларда “Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс” дип исемләнгән ачык тәрбия сәгате үткәрде. Дәрестә укучыларыбыз төрле һөнәр ияләре турында белешмә алдылар. Әти-әниләренең һәнәрләре турында матур иншалар язып, алар турында горурланып сөйләделәр.Тәрбия сәгатендә укытучы төрле эш алымнары белән укучыларны кызыксындыра алды. Тәрбия сәгате бик матур, эшлекле булды.Укытучыга алдагы эшендә зур иҗади уңышлар телибез.
-
Радиотапшыру 06.12.2015

-
Кинофильм карадык 06.12.2015

4 нче декабрь көнне Бөрбаш мәдәният йортында Рабит Батулланың “Оча торган татар”әсәре буенча куелган “Рудольф Нуриев. Рудик” киносы булды. Режиссеры Фәрит Дәүләтшин. Бу фильм татарның дөньга танылган бөек балетмейстеры Рудольф Нуриев хакында булуы белән якын.
-
«Талантларны барлар чак» 05.12.2015

2 декабрь көнне сәнгатькә гашыйк бертөркем укучыларыбыз Түбән Кенә авылында Татарстанның халык артисты Римма Ибраһимова исемендәге “Талантларны барлар чак” дип исемләнгән районара ачык конкурс – фестивалендә катнашып кайттылар. 1нче сыйныфтан Абдрахманов Әмир, 5 сыйныфтан Газизуллин Кәрим нәфис сүз осталары буларак, 1 сыйныфтан Базагутинов Әмир, Фазлыева Әминә, 2 нче сыйныфтан Акбирова Нәфисә, 3 нче сыйныфтан Галимов Әлфис, 4 нчы сыйныфтан Базагутинова Диния, 6 нчы сыйныфтан Шакирова Галия, 7 нче сыйныфтан Гыйльмуллин Рифат, 8 сыйныфтан Гафарова Гөлгенә, Гильметдинова Гүзәл, Хәйретдинова Диләрәләр җырчылар буларак чыгыш ясадылар. Һәм нәтиҗәдә Галимов Әлфис беренче дәрәҗә, Акбирова Нәфисә һәм Гильмуллин Рифат өченче дәрәҗә дипломга лаек булып, истәлекле бүләкләр алып кайттылар. Конкурста катнашучы барлык укучыларыбызга тырышлыклары һәм конкурста телән катнашканнары өчен рәхмәт. Киләчәктә тагы да шундый конкурсларда актив катнашып, матур – матур уңышларга ирешсәк иде.










