МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 138 учащихся/138 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
Бөрбаш урта мәктәбе яңалыклары
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Татарстан Республикасы Конституциясе көне уңаеннан мөрәҗәгате
Опубликовано: 07.11.2015
Хөрмәтле татарстанлылар!
Сезне чын йөрәктән дәүләт бәйрәме - Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән котлыйм!
Хокукый системаның нигезе һәм чыганагы булган Төп Законны кабул итү - Татарстан дәүләтчелегенең яңа тарихында зур вакыйга, демократик, хокукый һәм иҗтимагый дәүләт төзелешендә мөһим адым.
Татарстанның Төп Законында республиканың федераль үзәк белән мөнәсәбәте нигезләре салыну – аеруча әһәмиятле. Россия Федерациясе Президенты һәм Хакимияте булышлыгы белән республикабыз икътисади-иҗтимагый үсештә зур уңышларга иреште, федерация субъектлары арасында алдынгы урынны алып тора.
Конституция республикада сәяси система эшчәнлегенең принципларын һәм механизмнарын билгеләде, сәяси-иҗтимагый тотрыклылыкның хокукый гарантияләренә нигез салды.
Күптән түгел узган Татарстан Республикасы Президенты һәм җирле берәмлекләрнең вәкаләтле органнары депутатларын сайлаулар җәмгыятебезнең бердәм булуын, аның гражданлык әзерлеге дәрәҗәсен күрсәтте.
Күпчелек халык тормышка ашырыла торган курсны куәтли. Бу җәмгыятьнең һәм дәүләтнең татарстанлыларның тормыш дәрәҗәсен һәм сыйфатын күтәрү буенча уртак эшенә нигез сала.
Татарстан Конституциясе шәхес иреген һәм хокуларын хөрмәт итү, гражданлык теләктәшлеге принципларына нигезләнеп төзелгән. Моның белән бәйле рәвештә, җәмәгатьчелекнең төрле өлкәдәге башлангычларының, аның идарә итүдә катнашуының әһәмияте арта бара.
Татарстанлыларның иҗтимагый активлыгы артуын республика Конституциясе принципларының тормышчан булуының төп билгесе дип саныйм.
Алдыбызда җитди бурычлар тора. Дөньяда тотрыксызлык арткан, деструктив идеологияләр һәм хәрәкәтләр таралу янаган чорда ныклык һәм берләшү аеруча әһәмиятле.
Илебез һәм республикабыз мәнфәгатьләрен оста итеп, дәлилләр китереп якларга, җәмгыяттә тарихка, рухи гореф-гадәтләргә һәм мәдәнияткә карата хөрмәт хисе тәрбияләргә кирәк. Республиканың Төп Законы - әлеге мөһим эшнең хокукый нигезе.
Кадерле дуслар!
Сезгә чын күңелдән саулык-сәламәтлек, яхшы кәеф, бәхет телим. Өйләрегездә тынычлык һәм татулык хөкем сөрсен!
Эшчәнлегебездә Законны һәм бер-беребезнең хокукларын хөрмәт итүгә таяныйк.
Бәйрәм белән! Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән!
Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов
К списку новостей










